төзесәләр, кешегә дә эш булыр иде. Авыл кешесе дә, тилмермичә генә эшләп, тормышын алып...
төзесәләр, кешегә дә эш булыр иде. Авыл кешесе дә, тилмермичә генә эшләп, тормышын алып барыр. Балалары да авылдан качмас, чөнки кешеләр, шәһәр җирендәге кебек, эшкә теләп барырлар иде. Зур комплексларда кешенең хезмәтен җиңеләйтергә бөтен уңайлыклар да бар. Ә сезнең сырга килгәндә, ул – чын ашамлык! Аның тәме дә, туклыклыгы да чиста сөттән ясалуында. Европа илләреннән кергән сырлар белән чагыштырганда, күпкә өстенлеге белән аерылып тора. Мин аны сездән алам, ә Европада сатам. Минем өчен кыйммәт бәядән алучы гына булсын! – дип сөйләп китте эшмәкәр, елмаеп кына, бер Фирүзәгә, бер Нәфисәгә күз йөртеп. «Чынын сөйли бу кеше. Хәер, ул үзе дә агрофирмасын шулай уйлап төзеде. Авылыннан һәм аңа кергән авыллардан бер кеше дә читкә чыгарга уйламый. Чөнки аларның тормыш итүләре шәһәр халкыныкыннан күпкә югарырак», – дип җөпләп куйды Фирүзә эченнән генә. Теге эшмәкәр чыгып китүгә, Нәфисә Фирүзәне кочаклап алды. – Фирүзә апа, сезнең хыялларыгыз тормышка аша бит! Нәрсә ди теге кеше, сезнең сырыгыз Европаныкыннан ким түгел, киресенчә, әйбәтрәк, ди. Димәк, безгә Италия ярминкәсенә әзерләнергә кирәк! – Әйе, Нәфисә, без анда отарга һәм үзебезнең дөрес юл белән баруыбызны калганнарга күрсәтергә тиеш! Бүген Фирүзә эш көнен Нәфисә янында уздырды. Аның отчётларын карап тикшереп чыкты, һәм алар киләсе ел өчен планнар да сызып куйдылар. Өенә кайтканда, Фирүзә үзләренә җыела башлаган кешеләрне күреп аптырап китте. Күңеле ниндидер начарлык сизеп, өйгә ташланды. Җыелган күрше-күлән, башларын иеп, Фирүзәгә юл бирде. Әсмабикәне идәннән алып диванга салганнар һәм, идәндәге канны җыештырып, юып алганнар. Фирүзә, ишекне ачып керүгә, әнисенә ташланды. – Әни, нишләдең син?! Кем кул күтәрде сиңа? – Әсмабикәнең күзләре йомык һәм ул хәрәкәтсез ята иде. Фирүзә аңа капланып еларга тотынды. Фельдшер кызның аны тынычландырырга омтылып әйткән сүзләренә бернинди дә җавап бирмәде. Ниһаять, фельдшер кыз, яңагына салкын су бөркеп, Фирүзәне айнытты. Ул аңа әнисен хастаханәгә озатырга машина табарга кирәклеген һәм, каны күп китү сәбәпле, аңа кан бирергә кирәк булачагын аңлатты. Шулвакыт, булган хәлне ишетеп, машинасы белән аның шофёры килеп җитте, һәм алар үлем белән яшәү арасындагы Әсмабикәне алып, хастаханәдән килергә чыккан «ашыгыч ярдәм» машинасына каршы киттеләр. Фирүзә үзенең машинасына кан бирергә теләгән биш кешене алды. Алар арасында Бибинур да бар иде. Фирүзә аны алмаска уйласа да, ул барырга булды. Чөнки яшь чакларында кан биргәннәре булган иде. Шул вакытны аның хәтеренә аларның кан группалары бертөрле дип кереп калган. Чыннан да, Бибинур канының группасы гына Әсмабикәнеке белән бертөрле булып чыкты. Шулай итеп, Бибинур үзенең күралмый торган көндәшен үлемнән алып калды. Авылда булган бу хәл икенче көнне иртүк Александр Петровичка килеп ишетелде. Башта ул бу хәлгә ышанмады һәм, Фирүзәгә шалтыратып ачыклагач кына, аптырашта калды. Чөнки соңгы елларда моның ише вәхшилекләр күренми иде. Ул тиз генә үзенә милиция начальнигын чакырып, иң яхшы тикшерүчеләрдән төркем төзеп, бу хәлне ачыкларга боерды. Начальник, Александр Петрович яныннан кайтуга, үзенең тикшерүчеләрен җыеп, кыскача гына кичә кич авылда булып узган вакыйганы сөйләп, бүген алар алдына куелган бурыч турында әйтте. Мансур бу турыда белә иде инде. Аңа бу хәлне кичә кич үк участок милиционеры шалтыратып сөйләп биргән иде. Начальник сүзен тәмамлауга, Мансур үзен шунда җибәрүләрен сорады. Авылда аларны участок милиционеры каршы алды. Аның әйтүенчә, бу вәхшилекнең бернинди дә сәбәбе юк. Өйдә бернәрсәгә зыян килмәгән һәм бер әйбер дә югалмаган. Аның белән килгән тикшерүчеләр, һәркем үз вазифасын үтәп, эшләрен бетереп бүлеккә кайтып киттеләр. Хәзер төп тикшерү эше Мансурга калды. Нинди үч яисә нинди маньяк булырга мөмкин? Чөнки бу җинаять алдан планлаштырылмаган. Бу хәл үзеннән-үзе барлыкка килгән. Монда балта шунда ук өстәл астында һәм балтага эләккән уклау да Әсмабикә апа кулында булган. «Ниндидер тавыш чыгып, кешеләрнең үз-үзләрен тотышларына чыдамлыклары югалган, һәм чыккан талаштан кешеләрнең