Бибинур арбада ук үзен урлап кәләшлеккә алып кайтканнарын аңлаган иде инде. Шуңа күрә б...
Бибинур арбада ук үзен урлап кәләшлеккә алып кайтканнарын аңлаган иде инде. Шуңа күрә бик артыгын тавышланмады да, ләкин ул юл буе кемгә урлаганнарын белә алмыйча аптырап кайтты. «Бәлки, Борһандыр?! Теге көнне чишмә буенда ул миңа үзенең хисләрен белгерткән иде бит. Менә хәзер урлап алып кайтырга уйлагандыр. Болай мәшәкате дә әзрәк. Аңа барыбер өйләнергә кирәк инде, чөнки әнисе өендә көчкә йөри. Аннан соң әтиләр дә тизрәк риза булачак», – дип уйлады Бибинур юл буе. Ә менә аның каршында Кәримулланың әнисе белән әтисе тора. Кәримулла үзе аны иңнәреннән кочаклаган да аларга карап тора. Киленне алар өчен алып кайтамыни?! «Әй Ходаем, нишләрмен мин бу чурбан белән? Бу бит миңа бер атнага гына түгел, ә гомер буена», – дип уйлап куйды ул, атылып чыгарга торган күз яшьләрен көчкә тыярга тырышып. Шулвакыт аның колагына әкрен генә Кәримулла пышылдады: – Син, Бибинур җаным, мине кичер инде, сине шулай урлап алып кайткан өчен! Мин сине гел яратып йөрдем, ләкин син миңа күз дә атмадың. Минем бүгенге җиңүем – синең өчен! Әгәр дә бүген батыр калмаган булсам, мин синең яныңа башка көннәрдәге кебек якын да килә алмаган булыр идем. Кирәк булса, мин хәзер, синең алдыңа тезләнеп, ризалыгыңны сорыйм, – дип, ул аны, иңнәреннән тагын да ныграк кысып, өйгә таба этәрде. «Язмыштан узмыш юк» диләр. Язмышымдыр инде, дип уйлап, Бибинур алга атлады. Кәримулланың әти-әнисе аны беркайчан да какмады. Хәер, кагарлык та түгел иде. Өендә эшләп үскән кыз аларның хуҗалыгында бик тиз үз кешегә әйләнде. Бар җирләрендә дә, үзләренең өйләрендәгечә, тәртип урнаштырды. Ире дә хуҗалык эшләрендә аңа булышып, һәрвакыт янында сырпаланып йөрде. Яратты шул аны Кәримулла. Бибинур гына, хатын вазифасын үтәсә дә, Кәримуллага салкын булды. Бәлки, шуңадыр да, бәбигә уза алмады. Әй көнләште ул Әсмабикәдән, тегесе Борһанга кияүгә чыккач. Әниләренә кунакка килгәч, ул аларны койма ярыгыннан ничек «яратып» күзәтә иде. Әсмабикә Борһаннан баласы белән аерылып кайткач, бик шатланды. Моны беркем дә сизмәде дә, белмәде дә! Борһан эчүгә сабышкач, аның өчен кайгырды. Күңелендә тагын сүрән генә ут уянды. «Ул тикмәгә генә эчми, аның күңелен күрүче юк! Янына барып, назлап сөеп карарга кирәк әле», – дип уйлый башлады. Кәримулла еракка эшкә киткән көнне кич белән каенанасына, әти-әниләрне күреп кайтам әле, диде дә туган йортына чыгып китте. Әниләрендә озак утырмады, хәлләр белеште дә, йортларда утлар кабынгач, кайтыйм инде, дип чыгып та китте. Әнисе озата чыккач, бар, туңасың, дип, тиз генә кире кертеп җибәреп, үзе күршесе Борһанның капкасын ачты һәм, эчкә үтеп, аны акрын гына ябып куйды да, як-ягына каранып, карак кешедәй, өйалды ишеген тартты. Ишек бикле түгел иде. Аны, ачканда, әкрен генә шакыган булды һәм, җавап та көтмичә эчкә узып, ишек төбендә туктап калды. Өй эчендә кеше сөйләп бетермәслек тәртипсезлек хөкем сөрә иде. Ишек төбендәге караватта эш киемнәре белән, итеген дә салмыйча, тигез генә гырлап Борһан йоклап ята. Бибинур бу күренешкә аптырап карап торды да, үзенең ни эшләгәнен дә аңламыйча, өстен чишенеп, күлмәкчән генә өйне җыештырырга тотынды. Башта теләсә кайда аунап яткан әйберләрне урнаштырды, аннан, кече якка чыгып, савыт-сабаларны юып куйды. Соңыннан нәрсә эшләргә дип уйланып торды да, кече якка кереп, керосинкада булса да бәрәңге кыздырырга булды. Озакламый өй эченә кыздырылган бәрәңге исе таралды. Бибинур аны табасы белән өстәлгә куйды да, мич арасында торган сулы агач кисмәктән чүмеч белән су алып, кайчандыр ялтырап торган җиз чәйнеккә тутырып, керосинкага кайнарга утыртты. Шулвакыт әллә инде чәйнеккә су салганда чүмеч тиеп зеңгелдәп алды, әллә инде Борһанның ач тамагы, бәрәңге исен сизеп, аны йокыдан уятты. Ул, гырылдавыннан туктап, күзләрен ачты һәм аптырап калды. Өйдә беркем дә күренми, ә өстәлгә, буларын чыгарып, табада кыздырылган бәрәңге куелган. Ниһаять, ул кече якта кеше йөргәнен ишетте, ахры. – Әсма, синме ул?! Сагынып килдеңме, әллә болай гынамы? – дип кычкырды Борһан эчке бер шатлану белән.