Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 46. Бу минутларда Бибинурга мондый Борһанны күрү бик тә авыр иде. «Нишләткән аны Әсма? – дип уйлады ул. – Нигә җимерергә ярдәм иттеләр, ди. Әллә ул аңа хыянәт иткәнме? Юк, мөмкин түгел! Ул Әсмабикәне яхшы белә. Ләкин шуның ише нәрсәдер булгандыр. Аралары шулай кырт киселмәс иде. Алар һаман да бер-берләрен яраталар, ләкин кичерә алмыйлар, ахры», – дип уйлады Бибинур, аны иңнәреннән кочып. – Син, Борһан, алай төшенкелеккә бирелмә! – дип пышылдады ул аның колагына, иелгән башын үзенең күкрәгенә салырга тырышып. – Менә син мине бәхетле дисең, – дип пышылдавын дәвам итте, аның яңакларына иреннәрен куеп. – Әйе, ирем мине бик тә ярата, үзем аны яратмасам да! Борһан! Кая соң аның җимеше?! Ул миңа бәби дә бүләк итә алмый! Хатын-кыз бәби тудырырга тиеш, кайда ул минем балам? – дип, Борһанны кочагыннан ычкындырмаска тырышып, аның алдына ук утырды һәм шашып үбәргә тотынды. – Мин сине яраттым, миңа башка берәү кирәк түгел иде, ләкин язмыш минем белән башкача уйнады. Беләм, син Әсманы һаман яратасың! Борһан, мин синнән өзелеп сорыйм, сине яратуымны һәм һәрвакыт үземнең янымда икәнлегеңне сизәр өчен, миңа бәби бүләк ит! Мин бүген синеке! – дип, тиз генә өстендәге киемнәрен салып атып, кабат аның алдына утырып, исләнгән киемнәрен салдыра башлады. Борһан Бибинурның сүзләреннән һәм кыланышларыннан югалып калды. Аның кайнарлыгы йөрәк кылларын уйната башлаган иде, ул Бибинурның үзен чолгап алган сөю ялкынының телләренә каршылык күрсәтә алмады һәм, аның иркенә бирелеп, күзләрен йомды. Ләкин Борһанның бу күңел кичереше озакка бармады. Ул кинәт йокысында начар төштән уянгандай сискәнеп китте, үзен инде чишендереп бетерә язган Бибинурны кырыйга этеп җибәрде. – Кит, Бибинур! Гөнаһка тартма мине! Йә берәр нәрсә эшләп атармын. Син минеке түгел һәм була да алмассың! Чөнки мин, нинди генә хәлдә булсам да, күңелемдәге аны яратудан туган хисләремне юлымда очраган буш ләззәткә алыштыра алмыйм! Һәм шулай ук яратудагы икейөзлелек белән чын хисләргә атылган пычракны гафу итә алмыйм! – дип, Борһан урыныннан торды. Бибинурга бу сүзләрне ишетү бик авыр булды. Планнары барып чыкмавына ул тагын Әсманы гаепләде. Борһан аны Әсмабикә белән чагыштырып, хисләрен кире какты. Озакламый Борһан, аларның икесен дә калдырып, мәңгелек йортка китеп барды. Бер-ике елдан соң, Бибинурның берүзен калдырып, Кәримулласы да үлеп китте. Табиблар, аның яшьлек чорында бавырына нидер булып, шул әшәке чиргә әйләнгән, диделәр. Үләр алдыннан аны Кәримулласы, үзе янына чакырып, бәхетле итә алмавына кичерүен сорады. – Мин синең бәхетеңә өлешкә кердем, ләкин барыбер бәхетле була алмадым. Урманда Борһан агач астында калган көнне аның белән бергә идем һәм мин аны агач басудан коткара ала идем. Ләкин аны эшләмәдем. Чөнки минем теге сез бергә булган көн өчен аннан үч аласым килде, – диде, инде көчкә авызын кыймылдатып кына. Шул вакытта Бибинурның күзләреннән яшь чыкты. «Ничек яраткан ул мине, күпме вакыт минем аңа булган хыянәтемне, өскә чыгармыйча, эчендә йөрткән», – дип уйлады ул, аңа капланып елап. «Болар барысы да шушы Әсма аркасында, дөмеккере», – дип пышылдады аның иреннәре шул чакта. Еллар уза торды. Әсмабикәнең менә дигән, кай ягы беләндер атасына охшаган кызы үсте. Бибинур, Әсмабикә күрмәгәндә, аңа гел сокланып карап тора иде. Ләкин нишлисең, бәхете булмады бугай ул кызның. Әтисенең нык характерын аннан ала алмассың. Көчле ихтыярлы. Күршеләр булгач, икесенең дә тормышы күз алларында. Бигрәк тә Бибинур күршеләренең тормышын күз алдында тотарга тырышты. Әсмабикәләргә килгән-киткән кеше һәрвакыт аның күз алдыннан үтте. Менә ул бүген кичке караңгыга хәтле бакча тирәләрен җыештырды. Аның быелгы чүп-чарны икенче елның язына калдырасы килмәде. Инде бүгенгә җитәр, караңгы да төште дип өйгә керергә җыенганда гына, аның күзенә сыртына биштәр салган кешенең ашыгып кына тыкрык буйлап менеп килүе чалынды. «Кая ашыга, нинди кеше бу?» дигән кызыксыну уянды аның күңелендә. Һәм, абзар почмагына качып, Бибинур аны күзәтә башлады. Ул җиңелчә генә