Бибинур бу тавыштан сискәнеп китте. Бөтен тәне тартышып, күңеле белән нәрсә дип җавап б...
Бибинур бу тавыштан сискәнеп китте. Бөтен тәне тартышып, күңеле белән нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. «Аның башында һаман Әсмабикә, ә миңа хәзер нишләргә?» дигән уй аның бөтен йөрәген актарып алды. Ләкин инде ул, артка юл юк икәнлеген аңлап, үзен бик тиз кулга алды. – Менә әниләргә килгән идем, күршемнең хәлен белеп чыгарга уйладым. Берүзе, аракысын кочаклап, акылдан яза күрмәсен, ни әйтсәң дә, кайчандыр минем яраткан күршем иде, – дип сөйләнеп, Бибинур олы якка чыкты. – Исәнме, Борһан! Син, бәлки, оныткансыңдыр да безнең чишмә буйларында йөргәнне. Ә мин ул кичне хәтеремнән сызып ташлый алмамдыр! Сиңа сыенып утырган чагымда тойган җылымны! Их, аңламадың син мине! Һаман шул Әсма дип үлдең, ә ул сине ташлап китте. – Ю-ук, күрше! Ул мине ташлап китмәде, ә мин аны өенә кайтарып җибәрдем, – диде Борһан, ачулы тавыш белән өстәл янына килеп. Ул, Бибинурга күтәрелеп карарга тырышмыйча гына, өстәл астыннан артсыз урындык тартып чыгарды. Аннан тагын бер урындык эзләп алып килеп, аңа үзе каршына утырырга кушты. Ул һаман элеккечә тупас иде. – Син, Бибинур, мине ачуланма инде. Мин сине яратмадым һәм хәзер дә син минем өчен әллә бар, әллә юк! Нигә икәнен үзем дә аңламыйм! Мин кыргыйракларны яратам! Ачуланма инде мине, хәзер башым авырта. Ә менә бәрәңге кыздыруың өчен рәхмәт! – Борһан, кулына кашык алып, башын түбән иеп, бәрәңге ашарга тотынды. Аның уйлары еракка очты, ахры. Ул алдында берни дә күрмичә, күзләрен бер ноктага терәп ашавын белде. Бибинур кыюсызланып калды. Аның сүзләренә каршы җавап таба алмады. Болай утырырга да ярамаганын аңлый иде. Нәрсә булса шул булыр дип, урыныннан торып, әниләренә килгәндә үк үзе белән алган аракысын өстәлгә куйды. – Әй күрше, аптырагансың икән иске чикмәнгә! Башыңны төзәтәбез аны хәзер! – Бибинур күңел күтәренкелеге белән өстәл өстендәге подностан ике чәркә алып, өстәлгә куйды. – Әйдә, сал әле, Борһан, сагынуларны басып булмасмы икән,– диде ул, аны уйларыннан айнытырга тырышып, һәм бер кулын аның иелгән җилкәсенә куеп, икенче кулы белән каршысына ук аракы шешәсен этте. «Аракысын эчсен әле, бәлки, йомшарып та китәр! Монда аның һәрбер сүзенә үпкәләп утырып булмый инде, кабат күз күрер», – дип уйлады Бибинур. Ул үзенең урындыгын аңа якынрак тартып, күченеп утырды. Аның уттай янган тәне, Борһанның тезләренә кагылып киткән ачык шәрә ботлары иргә карата җылы хисләр уятыр дип уйлады. Ләкин Борһан, инде ничә көннәр ашамаган кеше кебек, бернигә дә игътибар бирмичә, ашавында булды. Бибинур, күкрәкләре белән Борһанны яртылаш кочаклап, алдындагы шешәсен алды һәм чәркәләргә аракы салды. – Ярар, синең шешәгә кагыласың килмәсә, менә үзем салдым. Әйдә эчәбез! Мин бүген синең кунагың булсам да, сине кыстыйм. Тот әле чәркәңне! – дип, Бибинур, аның кулындагы кашыгын алып, мөлдерәмә тулган чәркә тоттырды. Борһан, бер сүз дә әйтмичә, аракысын салып куйды. Аннан, Бибинур авызына китергән кашыгын үз кулына алып, бәрәңгесен авызына капты. Аның күзләре тагын каядыр тукталып калды. Ул тирән уйда иде. Бибинур аракысын эчеп куйды да тагын чәркәләрне тутырды. Аракыдан соң аның Борһанга булган хисләре күңелен тагын да актара төште. Ул хәзер ничек кенә булса да Борһанны уйларыннан айнытырга теләде. – Борһан, нәрсәгә уйга баттың син шулхәтле? Һаман да Әсма турында уйлыйсыңмы? Уйлама! Ул уйламый бит әле, уйласа килер иде яныңа. Әйдә, салып куй әле, җиңелрәк булыр! – дип, Бибинур аңа чәркәсен тоттырды. Борһан берсүзсез тагын салып куйды. Аңа җиңелрәк булып китте, ахры. Ул, башын күтәреп, Бибинурга карады. Аның күзләрендә дәрт чаткылары күренде. – Син, Бибинур, әйбәт хатын! Иреңне дә хөрмәт итәсең. Бәхетең дә бардыр! Ә менә минем бернәрсәм дә юк! Барысын да үз кулым белән җимердем. Дөресрәге, җимерергә ярдәм иттеләр! Мин шундый кеше инде, чабаталы шәрә, ләкин горур! Инде күпме уйласам да, горурлыгымны атлап чыга алмыйм! Башкалар кебек яшисем килә! Менә аракы эчәм дә, барысы да онытыла, һәм миңа җиңел булып китә, – дип, Борһан кабат чәркәсенә аракы салып эчеп куйды һәм тагын башын иеп уйга чумды. (Дәвамы бар.)