нервылары шушы хәлгә килгән, – дип фикер йөртте Мансур. – Кем бу җинаятьче? Тагын нәрсә...
нервылары шушы хәлгә килгән, – дип фикер йөртте Мансур. – Кем бу җинаятьче? Тагын нәрсәләр көтәргә була? Бу сорауларга тизрәк җавап тапмасаң, алга таба тагын да авыр хәлләргә дучар булуың бар, – дип уйлады ул. – Боларның барысына да Әсмабикә апа җавап бирә ала, ләкин әле ул һаман аңына килми. Күршесе Бибинур апа да бернинди дә артык сүз сөйли алмады. Озакламый әнисе яныннан Фирүзә кайтып җитәргә тиеш, бәлки, ул берәр нәрсә әйтә алыр» дигән уйлар белән Мансур кабат Фирүзәләр өенә таба барырга булды. Фирүзә төне буе әнисе янында булды. Ярый әле үзе белән хастаханәгә Бибинур апаны алганнар. Табиблар әйтүе буенча, тагын әз генә соңга калган булсалар, артык кан китүдән әнисе үләсе булган. Бу хәл берничек тә Фирүзәнең башына сыймады. Нәрсә өчен әнисен үтерергә теләгәннәр? Аның бер кешегә дә зыян китергәне булмады бит. Инде таларга кергән булсалар, бер әйбергә дә тимәгәннәр. Бибинур апа әйтүенчә, аларга тыкрык буйлап кемдер менгән һәм шул ук кеше тыкрык буйлап кире киткән. Кем бу? Аны эзләгәннәрме? Кемнең бездән шулхәтле үч аласы килгән? Шулвакыт күптән түгел генә Нәзирә белән булган сөйләшү исенә төште. Ул аңа озакламый Наилнең төрмәдән кайтачагын әйткән иде. «Син инде хәзер Наилне санга да сукмассың, ләкин малае хакына, бәлки, кабат җайлашып китәрсез», – дигән иде. Фирүзә аңа Наил белән икесе арасында инде берни дә калмыйча, күптән онытылганлыгын әйтте. – Юкка. Ул күп нәрсәне синең исеңә төшерергә мөмкин. Мансур белән калу өчен, син аңа әллә кайчангы әти бозып ташлаган ачкычны биргәнеңне, сез әле һаман да закон буенча ир белән хатын булуыгызны онытма! Хәзер, аерылыша калсагыз, ярты байлыгың Мансурга күчәчәк. Барысын да уйлап хәл ит. Малаеңны да онытма! Үкенерлек булмасын! – диде аңа Нәзирә. Әллә, чынлап та, кайтып, әнисе белән тавышланышып, бу хәлгә килеп җиткәннәрме? Ничек кенә булса да, әлеге билгесезлеккә әнисе генә ачыклык кертә алачак. Ә ул әле һаман да аңына килә алмый. Табиблар әйтүенчә, әнисенә инде куркыныч янамый. Яралары төзәлә башлаган, ә менә аңына килә алмау – монысы әзрәк куркыта, чөнки ул артык куркудан сөйләшми башларга мөмкин. Хәзер Фирүзә өенә кайтып ял итәргә булды. Әгәр берәр үзгәреш булса, аңа хәбәр итәргә вәгъдә бирделәр. Мансур килеп кергәндә, Фирүзә, кайтып, өстен алыштырып, чәй куйган иде. Ул кергәнгә аптырамады. «Эше шул, – дип уйлады аның исәнләшүенә каршы. – Башка вакытта әле беркайчан да безнең ничек яшәвебезне күреп чыгарга уйламагандыр. Хәер, без хәзер инде бер-беребезгә чит кешеләр кебек. Нигә шулай ачы көлә бездән язмыш?! Ильяс, әтисе була торып, ятим үсә. Йә Ходаем, алга таба нишләргә миңа? Горурлыгымны ташлап, аңа хисләремне белгертергәме? Әгәр «Ир хатыны була торып, үзенең зур хуҗа булуына масаеп, миңа ябышырга тели» дип уйласа һәм шул турыда миңа нинди дә булса сүз әйтсә, мин нишләрмен?» – Әйдә уз, Мансур! Син инде әни белән булган хәл турында белешергә килгәнсең. Мин нәрсә әйтергә дә белмим! Безнең дошманнарыбыз да булмаска тиеш. Булса да, минеке генә булырга мөмкин. Үзең беләсең, мин халык белән эшлим. Ә аның төрлесе бар. (Дәвамы бар.)