– Аку Саневич, әгәр риза булсагыз, без сезнең белән килешү төзеп, сез безнең туристлары...
– Аку Саневич, әгәр риза булсагыз, без сезнең белән килешү төзеп, сез безнең туристларыбызны бу як халыкларының тормышы белән таныштырыр идегез. Кем белә, бәлки, алар арасында да бу халыкларның тарихы белән кызыксынган кешеләр очрар, һәм алар үзләренең белгәннәрен дә өстәрләр. Халык бит ул зур хәтер букчасы! Ул букчаны ачарга әллә ни күп тә кирәк түгел. Әңгәмәң белән кеше күңеленә орынырга гына кирәк. Һәм менә без шушы турист маршрутларыбыз белән тарихи белемнәребезне әз кенә булса да арттырып, тарихыбызга карата кызыксыну уятырбыз дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә! Минем сезгә тагын бер үтенечем бар иде. Бу як халыклар турында легендалар табып булмасмы икән? Ишетеп белүемчә, Емельян Пугачёв восстаниесендә бик күп удмуртлар да катнашкан һәм алар үзләрен аямыйча сугышканнар. Алар турында нинди дә булса легенда сакланган булырга тиеш. – Светлана, бу эшләре ахыргача барып чыкканда, кешеләргә нинди зур рухи байлык өстәләсен аңлады. «Кеше күпмедер вакытка гына булса да гадәтләнгән мәшәкатьләреннән арынып тора һәм күпмедер вакыт эчендә булса да икенче дөньяда яшәп ала. Ул аның күңелен тынычландырып, җәйге яңгырдан соң чистарып калган үсемлекләр кебек сафландырып калдыра» дигән уйлардан аның күңеле тагын да күтәрелеп китте. – Микай абый, безгә хәзер бергәләп мәктәп музеен карап чыгарга кирәк булыр. Сез, Аку Саневич, вакытыгызны әрәм итеп булса да безгә музеегызны күрсәтерсез инде. Аннан бергәләп мәдәният йортына барып, мари фольклор ансамбленең видеотасмасын карарбыз, – дип, Светлана урыныннан торды. Алар ул көнне тагын ике-өч авылда булып, җыр-бию ансамбльләренең чыгышларын кассетадан карадылар. Светлана уйлавынча, шушы концертлардан иң әйбәтләрен җыеп, туристларга тәкъдим итәргә кирәк булыр. Кире әйләнеп кайтканда, аларны ресторанда Флүрә каршы алды. – Мин сезне бөтенләй югалттым! Нәрсәләр генә уйлап бетермәдем. Машиналары ватылмадымы икән? Берәр урман юлына кереп адашмадылармы икән дип. Инде тагын әзрәк кайтмасагыз, билләһи дип әйтәм, сезнең юкка чыгуыгыз турында Александр Петровичка шалтыратасы идем. – Флүрә үзенең уенын-чынын бергә кушып сөйләвеннән шаркылдап көлде. Аларны күрүгә, чынлап та күңеле күтәрелеп китте. – Әйдәгез табынга, юкны бушка аударып йөрүчеләр. Инде бу салкында катып йөреп, тамакларыгыз ачыккандыр! Ул аларны өстәл янына чакырды. Флүрә алар кайтмаганга ныклап борчыла башлаган иде инде. Шулхәтле озак нишләп йөрерләр инде? Юк, ни генә булмасын, аңа Салихны ычкындырырга ярамый. Нишлисең инде, тормышы да яныннан гына узып бара. Аның да ниндидер сөю һәм сөелү бәхете бардыр бит! Гел үткәннәрне искә алып, кайчандыр узган тормышка үч итеп, үзеңне тумранга әйләндереп яшәргә ярамыйдыр. Кеше үз бәхете өчен көрәшергә тиеш, диләр. Бер уйлаганда, шулай яшәгәндә генә яшәүнең мәгънәсе ачыла. Син бәхетең өчен көрәш юлында күпме ялгышларыңны аңлыйсың һәм алдыңа куйган максатыңның ни дәрәҗәдә кирәклегенә төшенәсең. Шул чагында бәхетеңә илтәсе юлың, бөтен авырлыклары белән ап-ачык булып, синең алдыңа килеп баса. Ул авырлыкларны күңелең белән аңлап җиңә алсаң, син бәхетеңә ирешерсең! Светланага ул бик рәхмәтле. Алар икесе дә хаталарын тирәннән аңладылар инде. Менә тагын ул Светлана аша бәхетенә үрелә. Юк, бу юлы Светлана аның бәхетенә каршы төшмәс! Ул үзенең бәхетен тапкандыр инде. Ә менә әле гаилә бәхетенә ирешергә күп кирәктер! Ул әле Салихны бөтенләй дип әйтерлек белми дә. Салих та аны ныклап белми. Ләкин алар бер-берләренә ошаганлыкларын аңлыйлар инде. Димәк, алар бер-берләрен үзләре ничек бар, шулай кабул итәрләр һәм аңларлар! Монда инде, балта белән юнып, чурбаннан буратино ясау кирәкмидер! Флүрә күңелендә купкан шундый уйлар белән Салих янына килеп утырды. Аның Салих белән орынып дип әйтерлек янәшә утырып, суыкта йөреп әзрәк йончыган гәүдәсенә үзенең җылысын өстисе килде. Әгәр каршысында Светлана утырмаса, ул аны кашык белән үзе ашатыр иде. Беравык алар сүзсез генә ашадылар. Светлана белән Салихның тамаклары ачыккан иде. Алар алларына куйган ризыкларны тәмләп кенә чәйнәүләрендә булдылар. Беренче булып сүзне Салих башлады: