– Шалтырат, кызым! – Ул аңа телефон аппаратын этәреп куйды. – Сине дөрес аңласа ярый ин...
– Шалтырат, кызым! – Ул аңа телефон аппаратын этәреп куйды. – Сине дөрес аңласа ярый инде. Икегез ике җирдә! Яңа гына тормышыгыз рәтләнеп килә. Эшең белән гаиләңне онытма! Күрүемчә, син, артык эшкә бирелеп, әйләнә-тирәңне онытасың, – диде Александр Петрович, кызын җәлләп. Кызының икенче мәртәбә тормышы җимерелә башлагач, ул да бик курыккан иде. Аның язмышы шундый булуына әти кеше һәрвакыт үзен гаепләде. Беренче ирен үлеп яратуыннан бөтенләй сукыр булды. Әтисе кисәтүләренә Светлана кул гына селтәде. Ләкин нишлисең, бала бит! Балачакта уздырып җибәргән ялгышларны хәзер – үсеп җиткәч төзәтү авыр шул инде. Хәзер үзе генә ялгышларын аңлап төзәтергә тиеш. Алга таба барысы да әйбәт булыр, дип уйлады Александр Петрович, кызының үзенә хас характерын сиземләп. – Алло! Адел, исәнме! Ничек яшисең? Син мине гафу ит инде! Һаман синең янга килеп чыга алмыйм. Мин сине шундый сагындым! Аңлыйм инде, син дә сагынгансыңдыр! Түзик инде, җаным! Миңа бу башлаган эшемне бетереп, эшләтеп җибәрергә иде. Шулай иткәндә генә мин үземне сиңа чын тормыш юлдашы, кызларыбызга ана һәм гаиләбезгә ике терәкнең берсе булырмын дип уйлыйм. Аннан, җаным, син инде мине үзенә кирәк булганда гына шалтырата, дип уйлама! Нишлим соң инде, – диде Светлана телефоннан, Аделгә үзенең эше күплегенә акланып. – Светлана, бер-беребезгә шулай акланып яшүдән ни файда? Аклану белән генә сагыну хисләрен баса алмыйбыз! Без, эшебезне беренче урынга куеп, бүгенге көндәге гаиләбез бәхетен икенче урынга калдырабыз. Син мине гафу ит инде! Әмма мин синең янымда булуыңны һәм һәр көн иртән бер-беребезгә хәерле иртә дип әйтүебезне телим. Шуның өчен дә башлаган эшеңне тизрәк бетереп, бөтенебез бергә җыелуыбызны өмет итәм! Ярар, тагын нинди ярдәм кирәк? – диде Адел, дулкынлануын сиздереп. – Адел, син миңа артык ачуланма инде! Җәйгә, Ходаем кушса, барыбыз да җыелып, гаилә казанын асарбыз! Син миңа шушы араларда берничә көнгә шофёрың белән машинаңны биреп тор әле? Туркартаның маршрутлары буенча эшләргә кирәк. Бүгенге көндә миңа берсе дә ярдәм итә алмый! – диде Светлана, Аделнең сүзләренә үпкәләмәскә тырышып. – Ярар инде, нишлисең! Бөтен дусларың ташлап бетергәндә, үзеңне яраткан иреңне искә алганың өчен, мин синең үтенечеңне кире кага алмыйм. Сез анда Салихка ялар өчен тоз сипмәгәнсездер бит?! Ул якларга барырга ашкынып кына тора. Иртәгә иртән ул синең яныңда булыр. Кабат сине сагынычлы сәлам белән үбеп калам! – диде Адел, инде күтәренке күңел белән. Светлана тагын рәхмәтен әйтеп, әз генә булса да сөйләшеп, аның тавышын ишетәсе килгән иде дә, ләкин телефон трубкасында кыска гудоклар гына ишетелә башлады. Аларның сөйләшкәннәрен тыңлап утырган Александр Петрович: «Ай-яй үзсүзлеләр, бер-берләрен аңларга авырдыр!» – дип уйлап куйды. – Әйе, кызым! Кеше гаиләсендә генә түгел, ә үзе яшәгән җәмгыятендә дә хөрмәтле булырга тиеш. Моның өчен тырышлык белән үзеңне күрсәтерлек эшеңне булдырырга кирәк. Болар икесе ике төшенчә! Әмма кеше тормышында алар бер генә төшенчәне аңлаталар. Хөрмәт иясен! – диде Александр Петрович, кызына сокланып. «Менә бит ул – аның кызы – бер башлаган эшен беркайчан да ярты юлда калдырмый. Ахырга кадәр башкарып чыгу өчен үзен аямый. Ходаем, бәхете генә булсын инде», – дип уйлап куйды ул эченнән генә. Иртәгесен чынлап та Салих аны рестораннары янында иртүк көтеп тора иде инде. Светлана күренүгә, ул аның каршына чыкты. – Светлана Александровна, озак йоклыйсыз! Мин инде, соңга калырмын дип, кичтән үк килеп җиттем. – Салихның күңеле күтәренке иде һәм ул, көлә-көлә, солдат кебек төз басып, аңа честь бирде. – Син молодец инде! Әнә Адел анда, сиңа ялар өчен тоз сиптеләрме, сезнең якка ашкынып кына тора, нәрсәдер бардыр анда, ди. Мин инде әйтмәдем, озакламый аны монда бөтенләй алып калабыз, дип. Курыктым, машинасын бирмәс дип уйладым. Ярар, тамагыңа ашадыңмы? Хәер, Флүрәң инде кичтән үк ашатып, иртә беләнгә әче таңнан әзерләгәндер! – дип көлә-көлә Салих белән исәнләште.