– Мин аның үзен дә монда алып киләм әле. Мондагы матурлыкны күреп, мондагы чын чиста һа...
– Мин аның үзен дә монда алып киләм әле. Мондагы матурлыкны күреп, мондагы чын чиста һаваны бер суласа, ул үзе дә моннан китмәячәк! – Салих тагын да рәхәтләнеп көлеп куйды. Светлана ресторанга кереп Флүрәне күрде дә Салих белән тирә-якларны әйләнеп кайтасын әйтте. – Флүрә, монда берәр кичектергесез эш килеп чыга калса, үзең хәл итәрсең. Миңа бүген күп җирләрне үтеп, күп кенә кешеләр белән очрашырга кирәк. Кайчан кайтып җитәсем билгесез, әмма югалтмагыз! – дип, Светлана Флүрәгә тылсымлы гына елмаеп куйды. Аннан, Флүрәнең йөзе үзгәрүен күреп: – Юк, Флүрә! Әллә нәрсәләр уйлый күрмә тагын. Яшьлектәге юләр чаклар үтте инде, кеше бәхетенә үрелергә, – дип өстәде Светлана, Флүрәнең аның турында начар уйлавыннан куркып. – Юк, Светлана, мин берни турында да уйламыйм! Ул андый җилкуар егет түгел, мин аңа ышанам! – Флүрә, Салихка булган хисләрен аңлатырга теләп, Светлана алдында акланып алды. Теле белән аңа шулай дип әйтсә дә, күңел түрен нидер тырмалап куйды. «Көне буена нәрсәләр генә булып бетмәскә мөмкин?! Алар бүген көне буе икесе генә табигать кочагында. Әгәр аңа үч итәргә уйласа? Нәрсә өчен?! Алар бит ул вакытта икесе дә юләр булганнар. Ике сукыр, – дип көлеп куйды Флүрә, Светланага ачуы килеп йөргән чакларны искә алып. – Тормыш безнең икебезне дә хәйран гына акылга утыртты инде. Тормышта якын кешеңне югалту ул инде тереләй үлү белән бер икән! Ә инде ялгышларыңны аңлау – ул инде синең таң каршылавың!» Чынлап та, Салих аңа бик ошады. Бу минем бәхетем, дип уйлады ул Салих турында. Соңгы вакытларда Салих һәрвакыт аның күңелендә иде. Кызын да ничек ярата! Килгән саен, ул аңа нинди дә булса бүләк алып килә. Әтисез үскән бала өчен ата җанлылык, аның күңеленә үтеп кереп, нинди генә хисләр, тойгылар уятмый! Бала үзенең күңелендә аны яклаучысын, авырлыклар сизгәндә, ярдәмгә килүчесен сизә. Флүрә, шундый уйлар белән тәрәзә янына килеп, аларны күзләре белән озатып калды. Бүгенге юлга Светлана бик җентекләп әзерләнде. Моңарчы ул районның бөтен авылы турында мәгълүмат туплаган иде. Үзен кызыксындырган милләт вәкилләре яшәгән авылларның район үзешчән сәнгать концертларында ничегрәк катнашулары һәм репертуарларының милли байлыгы турында белеште. Шәһәр музеена кереп, кайсы авылның нинди дәрәҗәдә гореф-гадәтләрне сакларга тырышканлыгын өйрәнде. Һәр авылның үз легендасын барлады. Легендалар күп нәрсә сөйли. Анда халыкның яшәү өчен көрәшүе, бәйсезлек өчен көрәшләрендә туган аерым батырларның кызыклы маҗаралары чагыла иде. Светлана үзенең туристлык картасы маршрутында өч төрле милләтнең бу тирәләргә урнашу тарихларын сөйләп, гореф-гадәтләре, йолалары белән кунакларны таныштыруны үзенә максат итеп куйды. «Моның өчен һәр халыкның үзләренә хас көнкүрешен күрсәтә белерлек музей хуҗалыклары оештырырга кирәк. Хәзерге вакытларда андый музей хуҗалыклар күп авылларда бар да инде. Шулар арасыннан бай тарихлысын сайлап алып, аны тагын да баетып, килгән туристларга күрсәтә белергә кирәк. Мондый очракларда иң әйбәте: шул тирәләрдә яшәүче тарих укытучылары белән сөйләшеп, аларны вакытлыча эшкә җәлеп итү программаның бу өлешенә зур уңыш китерәчәк. Кабат шул халыкның милли үзенчәлекле фольклорыннан торган концертларын күрсәтү белән бетерергә иде», – дип уйлады Светлана юлда барганда, тирә-юньдәге табигатьнең гүзәллегенә сокланып. Ләкин монда табигать нинди матур булса да, туристларда ул шулхәтле үк кичереш калдырмаячак. – Хәзерге заманда кешенең, машинасын онытып, моңарчы үзләре күрмәгән, тоймаган кичерешләргә чумасы киләдер. Шуңа күрә, ничек кенә булса да, су трамвае табып, төп маршрутны су юлы белән оештырасы булыр, – дип уйга чумды ул, юл буендагы тузанга буялган карларга карап. Үзе планлаштырган беренче авылга килеп җиткәч, Светлана юл кырыеннан үтеп баручы ападан авыл советының кайда икәнлеген сорады. Анда рәис һәм тагын бер кеше көтеп тора иде инде. (Дәвамы бар.)