Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 64. – Исәнме, Микай абый! – дип исәнләште Светлана авыл советы рәисе белән. – Минем нинди гозер белән йөргәнемне сиңа Александр Петрович хәбәр иткәндер инде, – дип, ул аңа кулын сузды. – Әйе, ул миңа кичә шалтыраткан иде. Бик әйбәт нәрсә. Бай тарихлы халкыбызның чыгышын, шушы тирәләрдә укмашып, биш төрле милләтнең ничек бер-берләренә таянып яшәүләрен белү зур нәрсә. Аларның дусларча яшәп, яу килгәндә бер йодрыкка төйнәлеп, үзләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калып шушы көнгәчә китереп җиткерүләре, безгә, хәзерге заман кешеләренә, тарихларын ачып сала алулары бүгенге яшьләребезгә зур үгет! – диде Микай абыйсы, Светлананың кулын кысып. – Мин сезнең белән күрешүгә шушы тирә халыкларның тарихын өйрәнүче, мондагы урта мәктәпнең тарих укытучысы Анискинны чакырдым. Ул, шушы якларны өйрәнү буенча җыйган бай мирасын сезнең программагызга кертеп, туристларда бу милләт халыкларының үзенчәлекле гореф-гадәтләрен, аларның фольклорының милли байлыгын ачарга ярдәм итәр! – дип, үзе янында төз генә басып торган урта буйдагы, олы яшьтәге кеше белән таныштырды. – Исәнмесез! – дип исәнләште Светлана, ул абыйга кызыксынып карап. – Сез, Микай абый, минем теләкне ерактан ук белеп торгансыз, ахры. Миңа шундый белгеч белән очрашырга кирәк иде дә инде. Кабат аңа кулын биреп, үзе белән таныштырды. – Мин Светлана Александровна булам! Ә сезнең исемегез? – Минем исемем Аку Саневич. Милләтем буенча мари. Монда тарих укытучысы булып эшлим. Менә Микай Григориевич мине сезнең белән очрашуга чакырды. Сезне бу тирәләрнең тарихы кызыксындыра икән, һәм ул миңа шушында яшәгән халыкның чыгышын, аның гореф-гадәтләрен сөйләп бирергә кушты. – Аку кызыксынган һәм гаҗәпләнгән караш белән Светлананың кулын кысып куйды. – Әйе, мине бу як халкының тарихы кызыксындыра дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Чөнки мариларның төп халкы Идел буйлап республика булып яши. Безнең тирәләрдә дә мари авыллары хәйран гына. Алар, ар, керәшен авыллары белән буталып, дусларча яшәп яталар. Минем хыялым, Аку Саневич, аларның элеккеге тормышларын өйрәнеп, гореф-гадәтләрен, милли фольклорларын туристларга таныштыру иде. Чөнки җәйге чорда без шәһәрчегебезне туристлар шәһәрчегенә әйләндерергә исәплибез. Моның өчен бездә туристлар ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр булачак. Быел безнең «Яр буе ял итү ансамбле»нең бер өлеше җәйнең беренче көнендә үк ачылачак. – Безнең халык бу тирәләргә ундүртенче-унбишенче гасырларда күчеп килгән булырга тиеш. Чөнки ул вакытларда Казан һәм Кырым ханлыкларының морзалары, үзләренең сугышчан отрядлары белән бик еш аларның илемнәрен басып алып, кудоларын талап яндырганнар. Үзләренә ошаган хатын-кызларны алып киткәннәр. Өстәвенә марилар аларга елга бер мәртәбә ясак та түләргә тиеш булалар. Ул вакытларда мари халкы, күбесенчә урман эчләрендәге су буйларында, таулыкларда яшәгәнлектән, аучылык белән дөнья күргән. Алар өстеннән торган морзалар игенчелек белән шөгыльләнергә ирек куймаганнар. Кайбер илемнәрдә урыслардан күреп иген чәчә башласалар, морзалар, аларның игеннәрен таптатып, кудоларын яндыра торган булганнар. Чөнки мари халкы икмәкне татарлардан кыйммәтле тиреләргә алыштырып алган. Алар үзләренең потлары Юмоларга табынганнар, һәм һәрбер илемнең үзләренең әйберләрен саклый торган изге урманчыгы – кюсотосы булган. Бу урманчыкка, нинди генә яулар килсә дә, анда кереп, мариларның әйберләрен таларга батырчылык итмәгәннәр. Чөнки бу, аларның йолаларын бозып, Юмоларыннан көлү булып саналган. Илемнәр лужайларга җыелган, алар белән лужавуйлар идарә итә. Бу инде элеккеге, урысча әйткәндә, вотчиналар. Лужавуйларны, нәсел буенча өлкәнлеккә өстенлек биреп, илемнәрдән җыелып килгән өлкән картлар билгелеп куйган. Ә бөтен лужавуйлар белән идарә итәргә бик танылган батыр лужавуй сайланып куела. Монда инде өлкән картлар сайланасы кешенең лужавуйлар арасында тоткан урынын, аның батырлыгын һәм үзләре белән алар өстеннән идарә итүче морзаларның яки кенәзләрнең аңа карата мөнәсәбәтен игътибарга алганнар. Бу өлкән лужавуйга