Уел (хикәя)
Уел (хикәя) Альберт САФИН 2. (Ахыры.) Шушы көннән башлап Зәкия түземсезлек белән фронттан хат көтә башлый. Тормышының җуелган мәгънәсе кире кайта. Хат ташучы Сорур апа аның өчен яңадан көтеп алына торган иң кадерле кешегә әверелә. Аның таушалып, искереп беткән зәңгәрсу пальтосы белән иске мамык шәлен күрү белән ул яңадан каушый, дулкынлана башлый. Үзенең серен ул фәкать Сорур апага ышандыра. Күпне кичергән бу хатын башта Зәкияне бик нык битәрләп ташлый. Аннары, уйланып утыргач: «Ниятең, бәлки, дөрестер, кызым, – ди. – Чынлап та, бәлки Гомәрнең берни белмәве хәерледер. Үлгәнне терелтеп булмый. Ә менә исәннәрне сүз белән дә җәрәхәтләргә ярамый хәзер». – Сорур апа синең хатларыңны берәүгә дә күрсәтми-нитми үземә генә тапшыра иде. Минем хатларны да яшертен генә район үзәгенә алып китә торган иде. Бу яшерен, тыелган шөгыль Зәкия өчен бердәнбер юанычка әйләнә. Башта, хат язган саен, вөҗдан газабы кичерә, бүтән болай эшләмәскә антлар итә. Тик Гомәрдән яңа хат килү белән антларын оныта, языласы хатны берничә көн уйлап йөри, аннары, ишеген бикләп, өстәл янына утыра. – Мин ул хатларны сиңа дип язсам да, бөтен хисләремне ирем Салихка багышлый идем. Өстәл янында ак кәгазь битенә текәлеп утырганда да, минем өчен ул исән иде. Ул кайдадыр еракта-еракта, салкын окоп эчендә мине уйлап утыра, миннән сагынып хат көтә иде. Аның бик тә кайтасы килә. Аның мине һәм улын күрәсе килә. Шуңа күрә дә мин хат саен бер үк сүзләрне яза идем: «Синең өчен генә яшимдер сыман тоела, кайта гына күр, яме…» Ә хатны Сорур апага тапшыргач, балаларча иләсләнеп үземнең ялганыма үзем ышанып йөрим: имеш, мин хатны сиңа түгел, ә чынлап та Салихка атап язганмын. Ул бит өзелеп-өзелеп хат көтә. Зәкия тынып калды. Гомәр дә эндәшмәде. – Хатларыңны җыеп бардым мин, – Зәкия сандыгын ачып бер төргәк хат чыгарды һәм солдатның алдына куйды. – Мин синең алда бик тә гаепле. Тик Зәйтүнә соңгы сәгатендә миннән нәкъ шул хакта үтенгәндер сыман тоела миңа хәзер дә. Синең чынын белүдән бик курыкты ул. Ә өегезне җыештырып тордым мин. Соңгы вакытта гына кул тимәде. Үзем дә бу кышны чирләп чыктым. Хатың да бик озак килми торды. Солдат бернинди сүзсез, хәрәкәтсез тыңлап утырды, аннары үзенең хатларын алды да, шуларга карап торды һәм кинәт төргәкне йомып учын кысты. Соңыннан борылды да ишеккә юнәлде. Бусага төбендә басып торган малайга күзе төшкәч, аны кайда күргәнен исенә төшерә алмый азапланды. Исенә төшергәч, чүгәләде дә аның күзенә төшкән пилоткасын рәтләп куйды: – Менә шулай… Аннары, юл капчыгын ачып, аннан консервалар, ипи, тоз, шикәр ише нигъмәтләрне өстәлгә бушатты һәм бер сүз әйтми чыгып китте. Шул кичне әлеге малай, уеннан кайтып барган җиреннән, гаҗәп көй ишетеп туктап калды. Көй күрше өйдән ишетелә иде. Малай койма буендагы бүрәнәләр өстенә менде һәм рәшәткәгә тотынып тәрәзәгә күз салды. Пәрдәсез тәрәзә аша ул керосин лампасының сүрән-кызыл яктысы таралган өй эчендә утырган солдатны күреп алды. Солдат ак күлмәктән иде. Ул өй уртасына куелган артсыз урындыкка яланаякларын аерып утырган килеш гармун уйный иде – тик аның гармуны әллә нинди: зур һәм матур иде; телләр урынына бихисап күп ак сәдәпләр сибелешкән, үзе ялык-йолык килә. Тавышы да тальян тавышына охшамаган; яңгырап тора, үзе ят та сыман, үзе куе, тирән – берьюлы әллә ничә гармун уйный диярсең. Малай, тылсымланган шикелле, тәрәзәдән күзен ала алмады. Кайтып яткач та күзенә йокы кермәде, колагында бик озак көй яңгырады. Икенче көнне дә малай шул ук көйне ишетте һәм тагын рәшәткә янына килеп аны тыңлап торды. Ә өченче көнне ул бу көйне сагына иде инде. Кич җитү белән, гармун ишетелмәс борын, рәшәткә янына килде һәм түземсезләнеп солдатның уйный башлавын көтте. Ә инде матур гармунның беренче авазлары ишетелү белән малай җиңел сулап куйды. Ул әлеге көйнең үзе өчен әнисе шикелле үк кадерле икәнен тоя башлады: аны әллә кайчаннан белә ич ул, ишеткәне генә юк иде моңарчы; бүгенге кичне дә, авыл өстенә иңеп килүче эңгер-җилне дә, урамның ике ягына тезелешеп киткән өйләрне, аларның утларын, агачларны, бакчаларны – боларны да әллә