Зәкия бәйнә-бәйнә итеп үзләренең Зәйтүнә белән ничек фермада эшләүләрен, хатыннарның чи...
Зәкия бәйнә-бәйнә итеп үзләренең Зәйтүнә белән ничек фермада эшләүләрен, хатыннарның чиратлашып кышкы төннәрдә дежур торуларын, кырык икенче елның бер төнендә Зәйтүнәнең чана өстерәп суга баруын, аягы таеп бәкегә егылуын, бик озак чыга алмый азаплануын, чыккач та өенә кайтмыйча фермага йөгерүен (ул көнне алты сыер бозаулый), бозаулар абзарында төн уздыруын һәм икенче көнне урын өстенә егылуын сөйләп бирә. Шул авырудан соң Зәйтүнә бүтән аягына баса алмый. Хат язарлык түгел, җеп өзәрлек тә хәле булмый аның. Һәм ул иренә дигән хатларны сердәше Зәкиягә әйтеп яздыра. Үзенең авыруы хакында хәбәр итү түгел, кечкенә генә ишарә дә, бәләкәй генә күңел төшенкелеге дә булмый ул хатларда. Киресенчә, белә генә күрмәсен, хәбәр итә генә күрмәсеннәр дип, коты оча иде аның. – Син берни сизмәдең. Зәйтүнә әйтеп яздырган хатларны аныкы дип белдең. Кочаклашып елый-елый уйлап тапкан шаяру сүзләребезне Зәйтүнәнеке итеп кабул иттең. Чөнки синең хатларың сагыну, рәхмәт хисе һәм мәхәббәт белән тулы иде. Аларда бер борчылу, бер хафалану сизмәдем мин. Ә хатың килеп төшкәч, Зәйтүнәнең ничек сөенгәнен белсәң иде син… Бер-ике атна хат килми торса, Зәйтүнә бөтенләй боега, чәй дә эчми, сөйләшми дә, тик тәрәзәгә карап ятарга гадәтләнә. Көндез дә, кичен дә, төнлә дә күзе тәрәзәдә була. Мондый вакытларда аның авыруы тагын да көчәя сыман, ул озак-озак буылып-буылып йөткерә башлый, аңын югалтып саташа. Шундый көннәрнең берсендә авыруның тагын да көчәюеннән курыккан Зәкия, колхоздан ат алып, Зәйтүнәне больницага илтеп сала. Ул ике атна да ятмый анда: тын гына, сабыр гына җан бирә. Гомәрнең күз аллары караңгыланып китте. Яңак сөякләре авыртканчы каты итеп тешләрен кысты. Үзе дә сизмәстән, куллары белән чатырдатып ишек яңагына ябышты. – Соңгы сәгатьләрендә янында идем. Үләр алдыннан телдән калды ул. Хәзер дә күз алдымда тора, бахырым, бернинди хәрәкәтсез-нисез мендәрдә ята һәм күзләре белән мөлдерәп карап тора: нидер әйтәсе килә, мескенемнең, тик әйтә генә алмый. Аның күзләрен гомеремдә онытасым юк. – Зәкия яңадан елап җибәрде. Гомәрдән ярты елдан артык хат булмый. Ә шушы вакыт эчендә Зәкия икенче бер зур югалту кичерә: ире Салих хәбәрсез югала. Бу хәл шултиклем тетрәтә аны: ул үзен акылдан язадыр сыман тоя башлый. Аш-суның тәме бетә, яшәүнең яме калмый, һичнинди эшкә кулы бармый. Бер төндә су буена төшә дә һичнинди уйсыз-нисез таңга кадәр агым суга карап утыра. Бала елаган тавыш ишетелгәч кенә, урыныннан кубып, өенә йөгерә. Өч яшьлек малае Талип йокыдан уянган, куркынып, елап утыра. Зәкия баласын кочагына ала һәм шундый нык итеп күкрәгенә кыса, малай, тыны буылып, тагын да катырак елый башлый. Зәкия читенлек белән хәсрәтен онытырга, онытып булмаса да, беразга гына арынып торырга теләп йөргән көннәрнең берсендә хат ташучы Сорур апа Гомәрдән Зәйтүнә исеменә язылган өчпочмаклы хат китереп бирә: «Кемгә тапшырырга да белмим. Уйладым, уйладым да сезгә китерергә булдым. Синнән дә якын кешесе калмады бит аның. Авыр булса да җавап язып җибәр, кызым». – Сорур апа хатыңны калдырып чыккач та берни үзгәрмәгән сыман тоела башлады миңа. Минем Салихым да исәндер, иртәгә аңардан да хат килеп төшәргә тиеш, дип уйладым. Зәйтүнә дә сау-сәламәт килеш эшләп йөри күк тиде. Ул эштән кайткач, мин бу хатны күтәреп керермен дә сөенечен алырмын дип уйлап куйдым, аннары озак итеп чәй эчеп утырырбыз. Яшь чакларны искә алырбыз. Аннары хатыңны ачып укыдым. «Чолганышта булдык. Күбебез ятып калды. Госпитальгә салдылар, сагындым», дигәнсең. Синең хатны укыгач, шундый-шундый кызгандым үзеңне. Нигәдер ярдәм итәсем, юатасым, башыңнан сыйпыйсым килеп китте. Һәм утырып сиңа хат яздым. Хатының Зәйтүнә булып, аның сүзләре, аның көлүе, аның сөюе белән хат яздым. (Ахыры бар.)