Уел (хикәя)
Уел (хикәя) Альберт САФИН 1. Мин урынымнан тордым да тәрәзә алдына килеп бастым, ә Талип икенче якка чыгып китте. Белеп торам: хәзер ул баян алып керер, яңадан өстәл янына утырыр һәм уйный башлар. Аның белән байтактан бирле утырабыз инде: сөйләшер сүз күптән беткән; әллә җәйге кичнең тын эңгере тәэсиреннән, әллә әңгәмәбезнең һичберкайчан ахыры да, нәтиҗәсе дә юклыгын аңлаудан (сүз «яхшылык» турында бара иде) икебезгә дә ямансу була башлаган иде. Үзебез үк чарасыз рәвештә кузгаткан җавапсыз сораулардан һәм әлегә тиклем берәү дә хәл итә алмаган мәсьәләләрдән күңелне коткарырга кирәк иде. Ә мондый чакларда Талип гел баянда уйнарга тотына. Әйтерсең лә җанны адаштырып өметсезлеккә күмгән сорауларга көйләр генә җавап бирә, әрнүләрне һәм сагышны көйләр генә юып ала. Талип баянда әллә ни шәп уйнамый. Тик аңарда иң әйбәт уенчыда да сирәк очрый торган сыйфат бар: үзенә генә хас ихласлык һәм кабатланмаслык бер аһәң белән башкарганга, көйләре шул тиклем сөйкемле һәм эчкерсез яңгырый ки, миңа, вакыт-вакыт, алар фәкать шулай гына ишетелергә тиештер сыман тоела. Аннары, ул һәрвакыт борынгы көйләрне генә уйный: озын һәм моңсу җырлар уйларына аваздашлар, күрәмсең. Талип шуларны гына ярата. Ә соңыннан, иң соңыннан (гел шулай) баянын кочаклап уйга бата һәм кинәт аны бөтен буена тартып җибәрә; бармаклары гаҗәп җитез җиңеллек белән төймәдән-төймәгә йөгерә башлый: бүлмә әрнүдән генә тукылган моң белән тула, ярсу белән уйналганга, талгын гына сибеләсе урынга, бу моң, гасабиланып тыпырчынуы белән күңелдә шом уятыр дәрәҗәдә өзгәләнеп, кисәк-кисәк булып ишетелә; тик бераздан көй салмаклана, табигый хәленә кайта, берничә тапкыр сискәнеп сулкылдап ала да тәмам тынычлана, сабыр һәм тирән сагышын күңелләргә түгеп агыла да агыла. Ә мин, тылсымланган кебек, йотлыгып тыңлыйм аны. Һәм күңелне (гел шулай) курку били: сулкылдамаса гына ярар иде бу көй тагын, дип уйлыйм, өзелмәсә генә ярар иде, дип борчылам. Талип, баянын алды исә, әлеге көйне башкармый калмый. Еш кына ул, нәкъ бүгенгедәй, үз моңына әзерләнгәндәй, башта бүтән җырлар белән юана, аннары гына аңа әйләнеп кайта. Ә кайвакытларда озак итеп, сәгатьләр буена, фәкать шуны гына уйный. Мондый чагына туры килсәм, аны бүлдермим, игътибар итмәгән кыяфәт белән түргә узам, берәр китап, йә газета алып утырам, шуңа текәләм – тик укымыйм: көй тыңлыйм һәм уйга биреләм, көй тәэсирендә туган уйларым һәрвакыт ямансу була, еш кына алар хатирәләр белән кушыла һәм барысы бергә күңелемдә сагыну белән бергә ниндидер сиземләү уята: хәйран күп кешеләрне ялгыз һәм өметсез иткән сәбәпләр менә-менә ачылыр сыман тоела башлый. Ә аннары (гел шулай), көйдән килеп чыккан сыман, күз алдымда гаҗәп рәвештә кыр юлы пәйда була һәм мин тузан туздыра-туздыра таудан төшеп килүче атлыны күреп алам. Арбада икәү. Берсе – җәйге челлә булуга карамастан, өстенә сырган бишмәт, аягына тула оек белән резин галош, ә башына киез эшләпә кигән арык тәнле карт. Икенчесе – төз, тыгыз гәүдәсенә сыланып торган гимнастерка кигән каратут йөзле ир – фронттан кайтып баруы әллә каян күренеп тора. Алар күптән киләләр бугай – сүзсез утыралар: карт йокымсырап бара, арба ныграк дыңгырдый башлады исә, кинәт сискәнеп күзләрен ача да һаман бер үк сүз белән («Йә, алаша!») атына кычкырып җибәрә. Янында яткан озын чыбык белән аның ябык сыртына сугып ала, ә тегесе иелгән башын күтәрмичә ялкау гына юыртып алгандай итә һәм янә адымнарын акрынайта. Солдат исә әллә ничек иркенәеп рәхәтләнеп киткән күз карашы белән комсызланып тирә-юнен күзәтә, ара-тирә картка караштырып ала һәм елмаеп көрсенеп куя. Аннары түзми, яңадан сораштыра башлый. – Безнекеләр ничек соң, бабай? – Ару гына, улым. Теге җомгада Сабирҗан абыең кайтты менә. Ә Гариф абыең былтыр ук кайткан иде бит инде. Җәрәхәте төзәлмәс булгач, списәйт иткәннәр үзен. Йә, алаша! – Ә Зәйтүнә ни хәлдә соң, бабай? Колхоз эшендәдер инде ул. – Йә, алаша, йокыга китәсең бит. Әйе. Исәннәр кайта әкрен генә. Кая китсеннәр, кайтмыйча. – Габдрахман бабай, мин әйтәм, Зәйтүнә колхоз эшендәдер инде?