Тик карт бу сүзгә җавап бирми, кинәт буыла-буыла йөткерә башлый.
Тик карт бу сүзгә җавап бирми, кинәт буыла-буыла йөткерә башлый. Солдат, сораштыруның һичбер файдасы юклыгын аңлап, янә төпченүдән туктый, яңадан гаҗиз булып тирә-якка күз сала һәм Зәйтүнәсен уйлый. Үзләренең моннан биш ел элек аерылыша алмый интегүләрен искә төшерә; биш ел буена килеп торган хатларның җылы сулышын һәм сагыну белән сугарылган моңын искә төшерә; иң кыен һәм өметсез вакытларда да сыгылып төшүдән саклаган әлеге моң хәзер дә күңелендә аның («зинһар, берүк кайта күр, сөеклем…»), хатлардагы шул сагыну һәм җан җылысы үлемнән коткарып калды түгелме соң аны? Солдат бервакыт үзенең төн буена ярым аңсыз хәлдә кар өстендә ятып чыгуын, йомшак кар кайнарлыгы эчендә рәхәт һәм куркыныч онытылу йотты дигәндә генә колак төбендә пышылдап әйтелгән сүзләрнең ишетелүен искә төшерә: «Минем өчен синнән дә кадерле кеше юк бу дөньяда, берүк исән кала күр, күз нурым…» Һәм, каян көч-дәрман килгәндер аңа, ул яңадан алга үрмәләде; солдат һични күрмәде, ишетмәде, түш кесәсенә салынган хат турында гына уйлады. Хатның югалуыннан яисә чит кешеләр кулына эләгүеннән курку тойгысы аны алга барырга, яшәү өчен термәкләшергә, исән калырга мәҗбүр итте. Ә былтыр операция вакытында… Хәер, баштан аз үттемени андый хәлләр. Әгәр дә Зәйтүнәнең хатлары булмаса, белмим, ниләр генә эшләп бетәр иде икән ул («синең өчен генә яшимдер сыман тоела, кайта гына күр, яме…»). Солдат биштәрендәге бик кадерләп төрелгән хатларны искә төшереп елмая һәм көрсенеп яңадан картка карап ала, тик аңа бүтән эндәшми. Тагын ни дип борчымак кирәк кешене. Барыбер артык сүз тартып ала алмыйсың аңардан. Әллә ни эшләгән бу Габдрахман бабай, җиңеләйгән дә бугай бераз. Бер сүзенең рәте юк. Үзе күтәрелеп йөзгә карарга курка. Аңламассың. Авылга җитәрәк Габдрахман карт, җәйләүгә сугыласы бар дигән сылтау белән, атын су буйлатып уңга борды. Ә солдат арбадан сикереп төште дә ашыга-ашыга юлын дәвам итте. Урамда аңа берәү дә очрамады. Үзләренең турысына җиткәч кенә күрше өйнең капкасыннан күзләренә үк төшеп торган пилотка кигән яланаяклы малай йөгереп чыкты һәм, солдатны күргәч, туктап калды да кыенсыну белән аны күзәтергә кереште. Солдат аның янына килеп чүгәләде, пилоткасын рәтләп куйды: – Кем улы син? – Зәкия улы. – Малай, оялчан кыз баладай кызарып, башын аска иде. Малайдан күзен ала алмады солдат. Тамагына килеп утырган төер аңа сүз әйтергә ирек бирми иде. Ул үзенең яшьлек дусты Салихны исенә төшерде. Җанөзгеч кадерле вакыйгалар әллә нидән кабаланып, каударланып хәтерендә яңарды: кичке уеннар, аулак өйләр, каз өмәләре; бер-бере белән ярышып гармун уйнаулар (икесе дә гармунчы иде), сүз уйнатулар, биюләр, бер-беренә дулкынланып сер ачулар, мәңгелек дус булырга вәгъдә бирүләр – барысы да берьюлы исенә төште. Алар гашыйк булган кызлар да бер-берсе белән ахирәт дуслар иде. Пар канат сыман бергә йөргән бу ике кызны аерып, үзләре белән алып китү өчен ниләр генә уйлап чыгармыйлар иде алар, ниләр генә кылмыйлар иде. Ә ул кызларның тапкыр шуклыкларын, шаянлыкларын искә төшерсәң?... Туйларын алар бер елны ясадылар. Салих, аталарыннан аерылып чыккач, үз өен алар янындагы буш урынга китереп салды. Алар шултиклем дус Һәм күңелле яшәделәр, исемнәрен авылда гыйбрәт итеп сөйли башладылар. Ике гаиләнең шатлыгы да, хәсрәте дә уртак иде. Шуңа күрә Салих белән Зәкиянең малайлары тугач, Зәйтүнә дә, Гомәр дә ахирәтләреннән ким сөенмәделәр. Бу вакыйга алар өчен дә гаҗәп зур куаныч булды, алар өчен дә мең төрле борчылу һәм дулкынлану алып килде – үзләренең балалары туган диярсең. Хәзер шул малай, зуп-зур малай, аның каршысында басып тора. Ә Салих юк. Җан дустының югалган хәбәре Гомәргә кырык икенең көзендә үк килеп җиткән иде. Солдат малайның аркасыннан сөйде һәм үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды: – Менә шулай. Борынны салындырмыйк, яме.