Яраттым... Яратам... Ләкин... (Хикәя)
Яраттым... Яратам... Ләкин... (Хикәя) Язилә АБДРӘХИМОВА 2. (Ахыры.) Гөлләрия театрга барды. Ләкин Исрафилнең уен‑көлке белән әйтелгән «Бергә барырбыз» дигән сүзләре аның колагы яныннан гына үтеп киттеләр, ахрысы: Рәүфә белән бардылар. Ипләп кенә кереп утырдылар. Спектакль башлануны хәбәр итеп, музыка яңгырый, утлар сүнәбез-сүнәбез дип, күз кыскалый башлагач, Гөлләрия янындагы буш урындыкка кемнеңдер утыруын абайлады, ләкин борылып карамады. Тамашаның беренче бүлеге тәмам. Утлар кабынды. – Кызлар, хәлләр ничек? – дигән таныш тавыш ишетелде. Менә сиңа кирәк булса! Гөлләрия күршесендә генә Исрафил утырган булган ләбаса! Тамаша башланыр алдыннан кереп утырды, күрәсең, кызның кем белән килүен беләсе килгәндер. Спектакль тәмамлангач, егет кызларны озатып куйды: машинасын ипле генә «иярләп,» юл буе уен‑көлке сөйләшеп, тагын очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Исрафил зур гына оешманың җитәкчесе икән. Белеме буенча финансист. Яшь булуына карамастан, оештыру, кешеләр белән аралашу, эшләтә белү сәләтенә ия, эшен җиренә җиткереп башкара. Эшендә яраталар. Өйләнмәгән икәнен белеп, олы яшьтәге апа, абыйлар, и-и-и, кызлар сайлыйлар, димлиләр: кайсының бик тә акыллы кызы, берсенең сеңелесе, икенчесенең... әллә кеме бар. Әйтерсең, Исрафил – үзенә тиң кызны сайлый-таба алмас егет. Тапты бит! Гөлләрия аның бөтен барлыгын, күңелен биләп алды, йокысыз төннәр, очрашу өчен нинди хәйләләр корырга икән дигән газаплы уйлану, кичерешләр бүләк итте ул кызый. Хастаханәдә күрде дә гашыйк булып куйды. Гашыйк булу хәлләре бигрәкләр кыен икән ләбаса! Юл читендә басып торган кызга гашыйк булган дустыннан еллар буе көлеп йөргән иде. Кешедән көлмәк – үзеңә килмәк, дигән сүзләр хак икән. Егет кызны күздән ычкындырмаска тырышты. Өлкән шәфкать туташына күчтәнәчләр, бүләкләр биргәләгән булып, Гөлләриянең эш сәгатьләрен төгәл белеп, аны каршы ала, тулай торакка кадәр озатып куя; театр, концертларга йөриләр – кыскасы, буш вакытлары гел бергә уза диярлек. Ильяс катнашкан тамашаларда да булырга туры килде аларга. Ләкин кыз аның турында Исрафилгә бер кәлимә сүз ычкындырмады. Ак баянын күтәреп, ятларга калган сөйгәне сәхнәгә чыккан мизгелдә кызның үкереп-үкереп елыйсы килсә дә, түзде: җитәр, син түккән күз яшьләреннән зур күл хасил булыр иде, дип тыйды үзен. Бер ел аралашып, бер-берсен сынап йөргәннән соң, яңа гаилә барлыкка килде. Гөлләрия институт тәмамлап, кулына диплом алганда, үзе эшләгән хастаханәдә Алсу исемле, якты, алсу йөзле, хуш исле сабыен да тоттырдылар. Исрафил кешелекле, эшчән, гаиләсенә тугрылыклы ир буларак, Гөлләрияне, кызын муллыкта, бәхеттә яшәтә. Шатлык өстенә куаныч дигәндәй, ике елдан соң, Ләлә исемле кызчык та иркен дөньяга аваз салды. Гөлләриянең дөньясы мул, түгәрәк, бәхете шәттин ашкан. Булганына шөкер итеп яшиләр болар. Ишеккә «Врач Гульлария Насимовна Халитова» дигән язу эленгән. Урта яшьләрдәге ир: «Һе, фамилиясен үзгәрткән икән», – дип кычкырып әйтүен сизми калды. Табибә кабул итәсе бер генә кеше калды, аннары ул керәчәк. Ничек кабул итәр? Сөйләшерме? Үзен әллә нинди сораулар белән башын катырып утырганда: – Керегез, – дигән тавышны ишетте ир. Керде. Табибә утырырга кушты, ә үзе башын күтәрмичә яза да яза. – Фамилиягез? «Авыру»га күтәрелеп караса, Гөлләрия авыплар китә язды: каршында Ильяс утыра. Ханым телсез калды. Кайдан килеп чыкты бу? Авырыймы? Бик таушалган, арыган кыяфәттә. Бер-берсенә карап, сүз башлый алмый торалар. – Гөлләрия, хәлеңне сорамыйм, күреп торам: балкып, чәчәк атып утырасың. Ишетеп тә беләм: кияүгә чыктың, ике кызың бар, иреңне мактыйлар. – Мин дә синең эш-гамәлләреңне радио, телевидениедән ишетеп, күреп торам. Афәрин, булдырасың, мин синең өчен шат. – Эшләр ярыйсы бара. Тик... тик гаилә генә тотрыклы булмады; эштән арып кайткач, тынычлап, гөрләшеп сөйләшерлек хатын туры килмәде. Бер‑ике минут матур гына сөйләшүгә, миннән кырыкмаса кырык гаеп табып, акыра-кычкыра башлый. Имеш, мин пешмәгән, уңмаган, аның әтисе кебек мал, акча таба белмим. Имеш, ул байлыкта яшәгән. Ике‑өч урында эшләдем: тормышыбыз зарланырлык түгел