иде инде. Бәхеткә диимме, әтисе Самарага алып китте: «пешмәгән» ир белән яшәтмәде. Аеры...
иде инде. Бәхеткә диимме, әтисе Самарага алып китте: «пешмәгән» ир белән яшәтмәде. Аерылдык. Кызымны үзем белән бик тә калдырасым килгән иде – булмады. Синең белән бергә яшәсәк, мондый хәл килеп чыкмый иде, чөнки син булганына канәгать, малга, акчага табына торган түгел, акыллы кеше. Ирең бик бәхетле, көнләшәм... Гөлләрия Ильясның сүзен бүлде: – Ирем дә, мин дә, балаларым да бик бәхетле. Исрафил – минем терәгем, алтын баганам, сердәшем. Алай гына да түгел: сулар һавам, эчәр суым да ул минем. Тормыш юлымда асыл, затлы-зыялы, киң холыклы кешене очраттым – Аллаһыма мең рәхмәт. Эш сәгатем бетте, миңа кайтырга кирәк. Нинди йомышың бар иде? – Сине бик тә күрәсем килгән иде. Моң-зарларымны син генә аңлыйсың... – Өйлән, Ильяс, болай боегып, каңгырап йөрмә. Хуш. «Тормыш бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтә» диләр. Ильяс икенче тапкыр өйләнә. Хатыны сабыр, аш‑суга оста, бөтен җир тәртиптә. Уллары Иркеннең тууы гаилә өчен зур сөенеч була. Тик сөенечне көенеч алыштыра икән. Уллары медицина институтына укырга кергән елда, Ильясның хатыны, аларны калдырып, фани дөньядан китеп бара. Ул улын аякка бастыру өчен барлык көчен куя. Иркен институтны уңышлы тәмамлап, хәзерге вакытта Казан хастаханәләренең берсендә эшли: абруйлы кардиолог, фәннәр кандидаты. Гөлләрия тормышында да ак полоса карага әйләнә: эшендә йөрәк өянәгеннән ире үлеп китә. Кайгыдан сыгылып төшкән ана балалары хакына яшәргә тиешлеген аңлый, әти вазифасын үтәргә тиешлегенә төшенә. Ильяс та, Гөлләрия дә бер-берсенең сыңар канатлы булып калуларын дус-ишләрдән ишетеп, белеп торалар. Дүрт-биш ел вакыт узгач, якын кешеләрен югалту ачысы бераз басыла төшкәч, Ильяс Гөлләрия белән очрашырга, сөйләшергә тәвәккәлли. Хәл-әхвәлләрне сорашып, дөнья мәшәкатьләренә кагылып, әзме‑күпме вакыт үткәргәч, Ильяс, беренче һәм күңелендә мәңге урын алган мәхәббәтенә карап: – Гөлләрия, җаным, чык миңа кияүгә, бергә булыйк, – дип, турыдан «ярып» салды да зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, ханымга текәлде. Гөлләрия аптырап калды. Ул бу очрашуны үткәннәрне искә төшереп, кара уйлардан күңелне бераз бушатып алу булыр дип күзаллаган иде. Ә Ильяс... Ильяс башка күсәк белән суккандай итте. Хатын, зиһен җыйгандай, берничә минут дәшми торды. – Ильяс, мин сине яраттым, әле дә яратам... Ләкин без бергә була алмыйбыз. Тормышымның алтын баганасы булган иремә хыянәт итмим, итмәячәкмен. – Ярар, илле, алтмыш яшьлек ханым табармын, – ди Ильяс ачу белән. Еллар уза торды. Маңгайдагы сырлар тирәнәйде. Аякларның җегәре кими барды. Ильяс Гөлләрия яшәгән йортка якынлашты. Янәшәсеннән үтеп баручы шактый олы яшьтәге хатынга күзе төште. Гөлләрия түгелме соң!? Кара әле, нинди тиз атлый! Унсигез яшендәмени! – Гөлләрия! Кая ашыгасың? – Чү! Ильяс, синме бу? Мин фитнес клубтан кайтып киләм. И-и, дөнья рәхәте инде шунда! Ә син безнең якларда ник адашып йөрисең? – Синең янга килешем иде... Оныта алмыйм бит сине... Һаман яратам... – Әйе шул... Беренче сөйгән яр онытылмый икән шул... Син җитмеш җидедә, мин сиксәндә. Мин дә һаман яратам, ләкин...Поезд китте шул... Әйдә, безгә керик, чәй эчәрбез. Фитнес клубка киткәнче, син яраткан чия пирогы пешергән идем. Әйтерсең лә киләсеңне белгәнмен. Берничә сәгатьтән соң Гөлләрия, аякларын көчкә генә өстерәп атлаучы Ильясны култыклап, такси белән йортына кадәр озатып куйды. – Их, дөнья... Яраттым, ярата‑ярата ятларга калдырдым, төзәтеп булмаслык хата ясадым бит... Ярый әле ул исән-сау, ара‑тирә очрашып, нурлы йөзен күрә алам. И җаным, Гөлләрия – ләрия, Ятлар кулына калдырдым, Югалттым юлларымда... Беренче кар, аяк астында кыштырдаган көзге сары яфракларны күмеп китәргә тели сыман, ява да ява. Әйе, ап‑ак кар җир өстен каплый, агарта, тик йөрәк түренә үк уелып язылган хис-тойгыларны бер ни белән дә яшереп-каплап булмый икән шул... ТӘМАМ.