Кич. Караңгы. Гөлләрия үзенең туганы – әтисенең сеңелесе Вәсимә апасы янына килүен абай...
Кич. Караңгы. Гөлләрия үзенең туганы – әтисенең сеңелесе Вәсимә апасы янына килүен абайлады. Ничек килде соң ул? Трамвайга да, троллейбуска да утырмады. Димәк, Арча кырыннан Кабан күле тирәсенә кадәр җәяү килгән. Юл буе елап атлавын хәтеренә төшерде. Әйе, аны аңласа, Вәсимә апасы гына аңлар, аңарга гына эчне бушатып була. Яртылаш подвалда урнашкан фатир тәрәзәсендә ут юк. Димәк, апа йоклаган. Тәрәзә турындагы чокыр тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган. Кыз, чыбык табып алып, әкрен генә тәрәзәне шакыды. – Апа, Гөлләрия мин... – Сәгать ничә икәнен беләсеңме син, кызый?! Төнге унике бит! У-ни-ке! Ник бу вакытта йөрисең? Карасана, елый түгелме соң бу? Әйдә, кер тизрәк, ишекне ачам. Ни булды? Гөлләрия, апасын күрүгә, тагын мышкылдап елап җибәрде. Көч‑хәл белән эчендә дөрләп янган утны, төтеннәре белән чыгарып салды: – Ильяс өйләнгән... Баласы булачак икән. Ул мине кочаклаганда, кулын билдән түбән төшерми иде. Ә... ә теге кызга бала ясаган... – Әкият сөйләмә инде. Балачактан ук сөештегез бит! Әкият бу, әкият... – Апам, җаныем, җимешем, паспортындагы язуны күрсәтте... Вәсимә сеңелесен юатырга сүзләр таба алмады, шулай да ниләрдер әйтте. Апасы сөйләнгән арада Гөлләриянең күзе көзгегә төште: әстәгъфируллаһи, кем карап тора аңарга? Шешенүдән битләре зур табак хәтле булган ләбаса... Кыз сикереп торды да юыну бүлмәсенә йөгерде. Апасы куркып калды: әлеге хәбәр кызның акылын җиңеләйтеп җибәргәнме әллә, Ходаем, дип уйлап, Гөлләрия артыннан атлады. Аллага шөкер, юына икән. Салкын суның шифасы тидеме, кызның зиһене ачылып, акылы яктырып, йөзе сафланып киткәндәй булды. – Син, балакаем, егетем өйләнде, дип, ул кадәр өзгәләнмә-бәргәләнмә әле. Исән‑сау бит син. Димәк, сиңа дигәне – насыйбы Ильяс булмагандыр. Тормыш юлыңда аңардан да яхшыракны очратырсың, Аллаһы боерса... – дип, сүзләр дисбесен тезә-тезә, энесенең кызына урын җәйде дә җайлап кына йокларга яткызды. Иртән, кыз күзен ачканда, яртылаш подвал тәрәзәсеннән сүрән яктылык төшкән, ә фатир эченә тәмле таба ашы исе таралган. Ул арада апасының нурлы йөзе күренде – бүлмә эче яктырып киткәндәй булды. Бергәләп, телне йотарлык коймак белән чәй эчкәч, Гөлләрия укырга китеп барды. Дәресләр ике генә пар иде. Гомуми торакка кайтканда, бүлмәдәше Рәүфә Гөлләриягә карап алды да: – Бүген әллә нинди сәер, игътибарсыз, таркау, боек син, дустым, – диде сүзләрен гәрәбә тезгәндәй. – Мондый чагыңны күргәнем юк иде. Гөлләрия дәшмәде, тешен кысып, бүлмәләренә кергәнче чыдады бичаракай. Караватына ятты да еларга тотынды. Рәүфәнең зур булып ачылган, гаҗәпләнүле кара күзләрен күргәч, бите буйлап аккан яшьләре аша: – Ильяс өйләнгән, – диде дә кычкырып ук еларга тотынды. – Я, җүләрләнмә әле. Әллә кемнән ишеткән сүзгә... – Паспортын күрсәтте... Заһидә исемле... Елый-елый йокыга китте. Вәсимә апасына, дусты Рәүфәгә сөйләгәч, йөрәген кысып-изеп-сытып-тырнап торган хәсрәт-сагышы әз генә таралгандай булды. Дустының хастаханәгә эшкә барасын белгән Рәүфә аны уятты. Битен юдырып, ашатып-эчертеп, тиешле киңәшләрен биреп озатты: – Анда елап, кеше көлдереп йөрмә тагын. Борыныңны чөебрәк, әллә кем булып, күкләргә менәрдәй булып йөр. «Хәлләр шөкер, җилкәм чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким?» – ди иде минем әбием. Синеке генә түгел, бик күпләрнең беренче мәхәббәтләре ятларга кала. Гөлләрия тыныч кына эшләп йөрде. Һәрхәлдә, үзенә шулай тоелды. Ә табиб Михалыч (дөресе Иван Михайлович, хезмәттәшләре яратып «Михалыч» дип кенә дәшәләр, үпкәләми үзе) кызга карап торды да: – Дорогуша, уколларны буташтырып, ялгыш кадама, игътибарлырак бул, – дип кисәтү ясады. Кыз сискәнеп китте: онытылып, Ильяс турында уйлануы сизеләме икәнни? Шулчак бүлмәгә хезмәттәшләре кереп тулды: кулларында чәчәк бәйләмнәре, тәм-томнар тутырылган тартмалар... Барысы да читтәрәк басып торган Михалычка борылып карадылар: янәсе, сүзне сез башлагыз... Шул ымны гына көткән диярсең: