Яраттым... Яратам... Ләкин... (Хикәя)
Яраттым... Яратам... Ләкин... (Хикәя) Язилә АБДРӘХИМОВА 1. Көз. Агачлардан коелган сап-сары, кызгылт-көрән төсләргә кергән яфраклар аяк астында кыштыр-кыштыр килә. Үзеңне йомшак хәтфә палас өстендә йөргәндәй хис итәсең. Көзге матурлыкка шулай сокланып йөргәндә, кинәт кенә җил чыгып, болытларны куып китерә дә өстеңә ап-ак кар бөртекләрен коя башлый. Тирә-якны аклык каплап ала. Беренче кар! Аның аклыгы, сафлыгы күңелдә – бик тирәндә яшерелгән хисләрне, кешегә сөйләп булмый торган серләрне казып-тартып чыгара, өскә калкыта. Гөлләрия, беренче кар өстенә баса-баса, үзе артыннан салынган яңа эзләргә борылып карый-карый, балачагын искә төшерде. Әйе, балачак, яшүсмер еллар шушы кар кебек ак иде, саф иде... Фатирына кайтып, җылы диванына «кунаклагач» та, ханым беренче кар аклыгы тудырган уйларыннан арына алмады: хәтер-хатирәләр диңгезендә йөзүен дәвам итте. ...Кечкенә авылларда мәктәпләр башлангыч белем генә бирәләр. Аннары балалар үзләреннән ерак булмаган урта мәктәпкә юл тоталар. Гөлләриягә дә район үзәгенә барып укырга туры килде, чөнки ара биш чакрым гына иде. Урта мәктәпнең җиденче сыйныфында укыганда, кыз бер малайга тартылды. Уку елы башында малай дүртенче сыйныфка укырга килде: дулкынланып торган сары-коңгырт чәчләре, аяз көндәге күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзләре, елмаерга әзер сусыл иреннәре кызны үзенә җәлеп итте, ахры. Гаиләләре белән Гөлләрияләр авылына күчеп килгәннәр: әтисен колхоз рәисе итеп билгеләгәннәр икән. Малай Ильяс исемле. Авылның унлап баласы көн саен район үзәгенә биш чакрым бара һәм дә биш чакрымны кайта. Гөлләрия, нигәдер, малайны күз уңыннан җибәрми: юлда гел аның янәшәсендә булса, тәнәфескә чыктымы, аяклар ул укыган бүлмә ягына атлыйлар, күзләре тик аны гына эзли. Малай да, тәнәфескә алданрак чыкса, кыз укыган бүлмә янына йөгерә. Күзләре очрашкач, бер-берсенә карап елмаялар, хәл белешәләр, янәсе... Үзләре аңлап җиткермәсәләр дә, аларның бер-берсенә тартылулары, җылы карашларын бер-берсенә юнәлдерүләре, тыенкы гына елмаюлары гашыйк булу, мәхәббәтнең бөреләнә башлавы билгесе иде. Югары сыйныфларга җиткәндә, Гөлләрия белән Ильяс аерылмас дуслар, дуслар гына түгел, мәхәббәт утында дөрләп янучы егет белән кыз иделәр инде. Мәктәптә үтә торган чараларда алар гел бергә: Ильяс баянда уйный, ә Гөлләрия – тамашаны алып баручы. Сыйныфташлары гына түгел, бөтен мәктәп аларның яратышуларын белә, сокланалар да иде. Әйе, китапларда мактап язарлык, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә мәхәббәте иде аларда. ...Гөлләрия, урта мәктәпне тәмамлагач, табибә булу хыялын тормышка ашырырга дип, институтка килде, имтиханнар тапшырды. Укырга керергә теләүчеләр саны хәттин ашкан! Ярты гына балл җитмәде, нибары ярты балл бит! Кызга студент булу бәхете тәтемәде. Елый-елый авылга кайтып китәргә мәҗбүр булды. Нишлисең бит, нишлисең – ярты балл харап итте! Әти-әнисе, туганнары юаттылар. Киләчәккә өметләндерделәр. Кичен Ильяс белән очраштылар. – Мин сине көчле рухлы, акыллы кыз дип белә идем. Ә син... син бәби кебек елап торасың. Күз яше – көчсезләр юанычы ул, – дип, Гөлләриянең ачуын кабартты. Кыз ут кебек дөрт итеп кабынды, сүзләре, каты борчак сыман, егет өстенә сибелде: – Көлмә миннән! Әллә мине укырга кермәс дисеңме!? Әйтте диярсең: мин барыбер табибә булачакмын. Әйткән сүз – аткан ук. – Менә мондый кыз бик тә ошый миңа. Елакларны җенем сөйми. Авызыңнан тере саескан очырма – сүзеңдә тор, – диде дә, сөйгәнен сак кына кочаклап, ике битеннән үбеп алды. Гөлләрия институтка документларын алырга баргач: «Шушы билгеләрегез белән медицина көллиятенә укырга керә аласыз», – диделәр. Кыз көллияткә китте, шәфкать туташлары әзерли торган бүлеккә укырга керде. Ул көллияттә укыган арада, Ильяс урта мәктәпне тәмамлады. Педагогия институтының музыка факультетына укырга керергә бик теләсә дә – булмады: армия хезмәтенә барырга вакыт җиткән икән. Ул елларда армиягә бармый калган егет егет түгел: аңарга түбәнсетеп, мескен итеп карыйлар, кызлар сөйләшергә-дуслашырга да теләмиләр. Ильяс кая җибәрәләр, шунда барырга риза иде. Армиядән калу дигән уй аның