башына да кермәде. Тик егет сөйгәне белән аерылуны бик авыр кичерде.
башына да кермәде. Тик егет сөйгәне белән аерылуны бик авыр кичерде. – Сине күрмичә ничекләр түзәрмен, җаным?! – дип, кызны кочаклады һәм... һәм беренче мәртәбә кызның иреннәренә кагылды, чишмә янында суга тилмергән кеше сыман, озак итеп үпте. Гөлләрия – Казанда, егет – Себер ягында: Сак белән Сок кебек аерылып, бер күрешергә тилмерешеп яшиләр. Арада хатлар йөрде. Киләчәккә өмет-хыяллар шушы хатларда чәчәк атып, югарыга үрмәләделәр. Алар бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына китерә алмыйлар иде. Гөлләрия көллиятне кызыл дипломга тәмамлады һәм халык арасында абруй казанган хастаханәләрнең берсенә эшкә урнашты. Шул ук вакытта институтка укырга керергә әзерләнә башлады. Ильяс та кайтты. Кыз белән егет көн саен очрашалар, театр, концертлар карыйлар – дөньяда болардан да бәхетле кеше юк! Бөтен тирә-як ак, алсу төстә генә! Әйтерсең күктәге кояш үзенең бәхет нурларын Ильяс белән Гөлләрия өстенә генә сибә. «Тырышсаң, морадыңа ирешерсең», – диләр. Бер-беренә терәк булып, тырыша-тырмаша әзерләнеп, икесе дә хыялларында йөрткән институтларына укырга керәләр. Гашыйклар өстенә бәхетнең иң зурысы, иң теләгәне ишелеп төште димичә, ни диярсең! ...Студент еллары тиз үтә. Әле генә укырга кергәннәр иде – инде өченче курска да җиткәннәр ләбаса! Гөлләрия югары уку йортында укуы белән беррәттән хастаханәдә эшләвен дә дәвам итте. Төнге сменада кизү торып кайткач, ял көне бит, рәхәтләнеп йоклыйм әле дип, караватына сузылып ятты. Якты, матур төшләр керде: Ильяс белән яшел болын буйлап йөрделәр, йөгерделәр, чәчәкләр җыйдылар; бер-берсен куа-куа уйнарга керештеләр. Шулчак арада тирән чокыр, чокыр гына түгел, тирән упкын барлыкка килде. Аннары канатларын җәйгән каракош сыман кап-кара болыт чыкты... Кыз тилмереп-тилмереп егетенә кычкыра – нигәдер, тавышы чыкмый. Куркып, тирләп-пешеп, сөйгәнен эзли... Төшне күреп бетерә алмады, кемдер сак кына Гөлләрияне уятты. Чү! Кояш төшлектән узган. Кояшның якты, җылы нурлары арасыннан өзелеп сөйгән җанашының сөйкемле йөзе пәйда булды. Кыз өн белән төшне аера алмый азапланды. – Гөлләрия, урамга чык әле. Мин сине көтәм. Кыз, күргән төшеннән айный алмый, йокылы, ачылыр-ачылмас күзләре белән Ильясның кара костюмнан, ап-ак күлмәктән, галстуклы икәнен шәйләде. «Бүген 26 нчы апрель бит! Минем туган көнем! Әти миңа: «Тукай кызым», – дип йөри иде бит – кызның йөзен елмаю биләп алды. – Каядыр барабыз, ахры, миңа да яхшы киемнәремне кияргә кирәк», – дип уйлап, тантаналы чараларга гына кия торган кыйммәтле костюм-итәк, затлы нәфис кофтасын киде. Шатлыктан йөзе балкыган кыз әллә җиргә басты, әллә очты... Әнә, әнә, аны мәңгелек мәхәббәте зарыгып көтеп тора. Ильясы бигрәкләр дә чибәр инде: очкыннар уйнаган зур зәңгәр күзләр, алсу яңаклар, ә... ә буй-сыны, киң җилкә... Карап туйгысыз бит! Пәһлеван, егетләр солтаны! Солтан гынамы соң, җәүһәр! Бәя куеп булмый торган кыйммәтле асылташ! Күңеленнән Ильясын шулай мактый-мактый, янына килеп җитүен сизми дә калган ич Гөлләрия. – Гөлләрия, сиңа әйтер сүзем бар, – диде Ильяс, костюмының эчке кесәсеннән нидер алырга теләп. Ә Гөлләрия серле әйберне – туган көн бүләген тизрәк, тизрәк күрәсе килеп, баскан урынында тыпырдап куйды. – Гөлләрия, мин әле генә загстан... Менә... – Ильяс кызга паспортын сузды. – Заһидә исемле кыз белән язылыштык. Балабыз булачак... – Бераз тын алгач: – Ул – минем мәхәббәтем, – дип тә өстәп куйды. Кыз агарып китте. Мең дә бер сорау аның баш миен бораулады. Нинди загс? Заһидә? Бала? Тел очына бер сүз дә килми: ни дияргә тиеш соң ул? Аяк очларына басып, Ильясның ике битеннән йомшак кына итеп тотты да маңгаеннан үбеп алды һәм тиз-тиз атлап китеп барды. Бүлмәсенә кергәч, шашынып-шашынып, затлы киемнәре белән караватында ауный-ауный, тыела алмыйча елады. Кая барырга? Кемгә сөйләргә? Аның хәлен кем аңлар? Ичмасам, бүлмәдәше дә авылына кайтып киткән...