– Дорогуша, кичә туган көнең белән котлый алмый калдык. Әле соң түгел: без барыбыз да с...
– Дорогуша, кичә туган көнең белән котлый алмый калдык. Әле соң түгел: без барыбыз да сине туган көнең белән котлыйбыз. Теләкләребезнең иң һәйбәтләрен, иң изгеләрен әйтеп, сөйгәнең Ильясик белән бергә тормыш коруыңны да телибез, – диде. Кыз, йөзен чәчәкләр арасына яшереп, елап җибәрде. Эчтән генә: «И-и, Михалыч абый җаныем, җәрәхәте тирәнгә китеп барган ярама орындыгыз бит», – дип сулкылдады. Михалыч та, кызлар да Гөлләриянең елавын туган көн шатлыгы дип кабул иттеләр: тиз‑тиз генә тәм-томнардан авыз иттеләр дә кызның күз яшьләренең ачы тәме сеңгән битеннән үбеп, кабат яхшы теләкләрен җиткереп, эшләренә йөгерделәр. Бер кат авыруларны карап, даруларын эчертеп, уколлар кадап, системалар куеп бетергәч, Гөлләрия ялгыз калып, булган хәлләрне кино кадрлары сыман күз алдыннан үткәрә генә башлаган иде – ишек шакыдылар. Бүлмәгә озын буйлы, мөлаем йөзле авыру керде. Ул беренче палатада ятучы Исрафил Халитов иде. – Исрафил әфәнде, ни булды? Йөрәгегез тагын «ярсып канат кагамы» әллә? – Ю-ук, Гөлләрия Нәсимовна, «ярсып канат какмый,» нигәдер, сезнең эш кабинетыгызга керергә җилпенә, – дип шаяртып җавап бирде дә кычкырып көлеп җибәрде. Кыз игътибар белән карады: гөнаһсыз сабый бала кебек көлгән бу ир-егетнең бер дә сагыш-хәсрәте юктыр, күрәсең. «Ихлас күңелдән биш минут көлсәң, ярты стакан каймак ашаган кебек буласың» дисәләр дә, йөрәгеңне сагыш кортлары кимерсә, бик көлеп булмый шул... – Тыңлыйм, Исрафил әфәнде, – диде кыз коры гына. – Гөлләрия туташ, исемегез бигрәк матур сезнең... Гөлләргә ия туташ... Тормышыгыз да гөлләр кебек балкып торсын дигән теләгемне җиткерер өчен кердем. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукай белән бер көнне тугансыз икән. Кичә үк котлыйсым килгән иде, тик хастаханәдә күренмәдегез. Бүләгем зур түгел – театрга ике билет. Кем белән барасыз – анысы сезнең эш. Сөйгән егетегез беләнме... – Сөйгән егетем дә, сөймәгәне дә юк... Кыз авыр сулап көйды. «Йа Раббым, хастаханәдә ятучы авырулар да ярама учлап‑учлап тоз сибәләр бит!» дип әрнеде ул. Бу авыруны бүлмәдән ничек чыгарып җибәрәсе соң, ә?! – Алай булса, бергә барырбыз! Хәзер кыз көлеп җибәрде: авыруның шәфкать туташы белән шулай гади, самими сөйләшүе кызык бит! Гөлләрия сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел: – Хатыныгыз күрсә, чәчләремне йолкып бетерсә, миңа нишләргә инде? – Өйләнмәгән, саф егет әле мин, Гөлләрия туташ! – Һи-и, яннарында хатыннары булмаса, ирләр егет инде, әйе, егет булалар. Берничә көн элек диимме соң, коридорда үтеп барышлый, ялгыш кына күзем төште: бер чибәрне би‑ик тәмләп, битләреннән, маңгаеннан чапы‑чопы үбеп тора идегез. Исрафил рәхәтләнеп, кем әйтмешли, тәгәрәпләр китеп көлде. – Унберенче сыйныфта укучы сеңелем Зифа ул, – диде дә тагын көлү «тәгәрмәчен» әйләндереп алды. Гөлләриянең кәефе күтәрелеп киткәндәй булды. Шулай да, бу авыру белән кирәкмәгән сүзләр шактый күп сөйләшелде дип уйлап, эше барлыгын әйтеп, егетне чыгарып җибәрде. (Ахыры бар.)