суырылган Халидә эшенә кире кайтты. Кайтуын кайтты, тик элекке алчаклыгын гына кайдадыр...
суырылган Халидә эшенә кире кайтты. Кайтуын кайтты, тик элекке алчаклыгын гына кайдадыр калдырып кайтты. Елмаерга торган иреннәре бөреште. Күзләрендәге элекке чаялыкның эзе дә калмады. Кызны алыштырып куйдылармени. Ике-өч айдан, авырга узганлыгын белгәч, Халидә Гарифҗанга тормышка чыкты. Ярты ел чамасы узгач, Гарифҗан белән Халидәнең уллары Мансур туды. Бер-берсенә чит-ят ир белән хатынны бергә бәйләп торган кеше дөньяга килде. Бик иртә туган бала турында авылда төрле сүз китте. Бала хакына Халидә ирен кичерергә тырышса да, аңа ияләшеп китә алмадымы, йөрәк түренә яшергән ерактагы якын кешесен оныта алмадымы, Гарифҗан көткән җылы хисләрне бирмәде. Ана буларак, баласына яхшы тәрбия бирергә тырышты. Хуҗабикә буларак, өйдә тәртип булдырды, тәмле итеп ашарга пешерде, мал карады, бакча үстерде. Гарифҗан көчләп үзенеке итсә дә, хатынының йөрәген буйсындыра алмады. Ир өйгә еш кына салмыш кайта башлады. Бу ошамый, теге ошамый, дип хатынына бәйләнеп, тавыш чыгарды. Хатынының салкынлыгын Искәндәрен онытмаудан күреп, урынсызга көнләде. Халидә өчен иң авыры – Гарифҗан үз баласын танымый башлады. "Мине яратмагач, минем баламны да яратмас идең. Ә бу бала өчен җаныңны бирергә әзерсең. Бу малай минеке түгелдер. Әнә авылда кеше ни генә сөйләми бала турында", − дип бер гаепсезгә хатынының җанын каезлады. Башта ярыйсы гына яраткан сыман тоелган улы янына якын да бармый башлады. Бер кичне исереп бик соң кайткан Гарифҗан пычрак итекләрен дә салмыйча түргә узды да, алпан-тилпән атлап, бала караваты янына килеп басты һәм ваемсыз йокыга талган Мансурның юрганын тартып ачты. Салмыш иренең улына төбәлгән сөмсез карашын күреп, Халидә сискәнеп торып утырды. Гарифҗан төнге тынлыкны ярып, исерек тавыш белән: "Кем баласы бу? Искәндәр баласы ятамы минем өемдә?" − дип акырды. Тавышка бер яшьлек бала куркып уянды да елый башлады. Халидә аларның кайсын тынычландырырга белми икесенең арасында өтәләнде. Гарифҗан ачуын хатынына күчерде: "Искәндәреңне уйлап ята идеңме? Оныта алмыйсыңмы сөяркәңне?" − дип яман сүзләр белән хатынына кул күтәрде. Халидә тавыш-гауганы басарга, ирен тынычландырырга тырышты: "Гарифҗан, әйдә урыныңа кереп ят. Иртәгә сөйләшербез". Тик Гарифҗанның кызуы җиткән, ул яхшы сүз ишетерлек хәлдә түгел иде. Кулына асылынган хатынын тибеп кенә очырды да бала башыдай йодрыгын йомарлап улына кизәнде. Әтисенең йодрыгы балага инде суга дигәндә, кечкенә Мансур әллә куркуыннан, әллә сабыйны алла саклады, басып торган җиреннән лып итеп артына утырды. Шул гына аны коткарып калды. Гарифҗанның бар көченә кизәнгән йодрыгы диварга килеп бәрелде һәм ул кулы авыртуына чыдый алмыйча бөгелеп төште. Кулы сынган ир иртән йокыдан торуга өй буш, төнлә Халидә баласын күтәреп чыгып йөгергән иде. Шул вакыйгадан соң Гарифҗан Халидәне дә, улы Мансурны да бер тапкыр да күрмәде. Үз гомеренә әллә ничә хатын алыштырса да, башкача аның баласы булмады. Берничә хатын аңардан үзе китте. Берничә бозыгын ул үзе куып чыгарды. Еллар үткәч кенә аңлады – ул бит һәр хатын-кызда Халидәнең чагылышын, аның чалымнарын эзләде. Тик тапмады. Халидәне эзләп барганда ул, яшьлек мәхәббәте Искәндәргә тормышка чыгып, читкә киткән иде инде. Ике кызлары туган. Искәндәр Гарифҗанның улын үз баласы кебек үстерә, дип ишеттерделәр. Картның ярым саташулы, ярым аек акылы гомеренең кадерле мизгелләрен тагын хәтерендә яңартты. Кадерен генә белмәде шул кадерле чакларның. Халидәсе аны кылган яманлыгы өчен баласы хакына кичергән дә иде бит. Балалары тугач иренә карашын да үзгәртә башлаган кебек иде. Яхшылык белән, җылылык белән аның йөрәген яулыйсы иде дә бит, кая соң! Әллә нигә кеше сүзен тыңлады, көнчеллегенә юл куйды, хаклымы-түгелме ысул белән төзи генә башлаган үз бәхетен үзе җимерде. Әллә ничек кенә үтте дә китте гомер дигәнең. Әйтерсең дә озын-озак гомере буена тормыш китабының каралмасын язды. Килер бер көн, барысы да үзгәрер, икенче тормыш белән яши башлар кебек тоела иде. Башлар иде дә бит, вакыт кына калмады. Бетте дә куйды вакыт дигән хәзинә. Инде санлы гына сәгатьләре калганын да аңлый Гарифҗан