Бәхетне бер югалтсаң (хикәя)
Бәхетне бер югалтсаң (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Авыл читендәге бер якка кыйшая башлаган, артык зур булмаган өендә өченче көн урыныннан тора алмый яткан карт тамагы сусаудан авызындагы төкереген җыеп йотып куйды. Тик авыз эче яңгыр күрмәгән чүл өстенең яргаланып беткән комы кебек коры, кайнар, кытыршы иде. Карт телен әйләндергәләп авыз эчендә дым эзләп карады. Кайчандыр ишеткәне исенә төште – тел, янәсе, кеше гәүдәсенең иң көчле мускулы. Көчле, таза чакта бәлки шулайдыр да. Ә картлыктан соңгы чиккә җитеп ятакта ятканда телне әйләндерүе дә үтәп булмаслык бер читен мәсьәлә икән. Сулыш алганда, атлап йөргәндә, ашап эчкәндә, күзләре күргәндә кеше уйлыймы бу турыда? Болар кешене тере иткән, дөнья белән бәйләнешле кылган, һәр мизгел кабатлана торган гадәти хәрәкәтләр. Таза чакта кеше гәүдәсенең сәламәтлеген бәяләми. Бу гади хәрәкәтләр, мөмкинчелекләр бер кая да китмәс, мәңге булыр төсле. Юк икән шул... Гәүдәдә тормыш сүнә барган саен, көч тә, җегәрлек тә китә икән. Карт өстәлдә торган чәйнеккә күз ташлады. Үтә күренмәле пластик аша электр чәйнегендә яртылаш су. Тәмле, салкынча, йомшак су... Гәүдәнең, башның, тамак төбенең чыдап булмаслык кайнарлыгын басарлык тере сыекча... Карт шул судан инде икенче көн күзен аера алмый. Өстәлгә хәтле ике-өч адым гына. Тик, үзен тота алмаган гәүдәсен аякка бастырып, атламас аякларын тыңлатып, ничек анда хәтле барып җитәргә? Ике-өч адым ара. Кемдер өчен кул сузарлык ара. Кемдер өчен Җир белән Ай арасы. Болай хәлдән язасын белсә, аягында чакта, бәлки, суны якынрак та куйган булыр иде. Картның инде өч көн буена авызына бер валчык ризык эләкмәсә дә, ашыйсы һич тә килми. Ашказанына, эчәкләргә әйтерсең дә уттай кайнар таш тутырганнар да, шул ташлар аша ризык үтмәс булган. Эчәсе, бары тик эчәсе килә. Үтереп эчәсе килә! Бер йотым гына су! Аннан соң ни булса да булыр иде. Аннан соң карт бу дөньяны калдырырга да риза. Ул инде терелә алмаячагын, бугазыннан ныклап кыскан Газраилның җибәрмәячәген аңлый. Инде тормыш белән алыш-биреш беткән. Ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән. Кыласы гамәл кылынган. Ник болай яшәдем, ник башкача яшәмәдем? дип лаф орудан файда юк. Тик соңгы теләге үтәлмәве генә. Хәтта җинаятьчеләрнең дә соңгы үтенечен дөнья санларга тырыша. Ә карт алардан да киммени? Бер йотым суга тилмереп ят инде... Карт караваты янында сөялеп торган таягын куллары белән капшап карады. Кайнар учы таякның салкынча шомалыгын тойды. Ул күтәрә алмаслык күсәктәй авыр күренсә дә, карт көч-хәл белән аны бер очыннан тотып, кулына алды, ә икенче очын өстәлнең теге читендә торган чәйнеккә юнәлтте. Яткан килеш чәйнекне бу якка шудыруы искиткеч авыр иде. Яртылаш сулы чәйнек әйтерсең дә өстәлгә ныклап береккән. Җан тирләре чыккан карт шулай да чәйнекне бу якка бераз шудыра алды. Ул хәтта суның чәйнек эчендә чайпалып китүен дә күрде. Хәтта суның чайпалган тавышын да ишетте. Чылт-чылт... Карт тагын авызындагы булмаган төкереген җыеп йотып куйды. Телендә хәтта суның тәмен тойгандай булды. Су... Тик бер генә йотым су... Табигатьнең берни белән дә чагыштырып булмаслык, иң куәтле, иң мөһим көче. Тормышның, тереклекнең үзе. Кешене тере иткән тереклекнең үзе. Теләсәң, җимерә дә аласың, төзи дә аласың, яшәтә дә аласың, үтерә дә аласың... Җир йөзендә синнән күп нәрсә юк. Ә кемдер синең бер йотымыңа тилмерә... Карт, бераз көчен җыеп торды да, таяк очы белән чәйнекне бу якка этте. Чәйнектәге суның бу якка шуышасы килмәде. Үзенең тереклек көчен картка башкача бирәсе килмәде. Карт, соңгы көчен җыеп, чәйнеккә төрткән иде, ул өстәлнең читеннән идәнгә тәгәрәп төште һәм эчендәге су түгелде. Карт, тыңлашмаган муенын чак борып, идәнгә җәелгән су күлдәвегенә карады. Ялтырап яткан кадерле тамчылар бераз җәелде дә, үзенә юл табып, идән ярыгына ага башлады. Картның яшьсез күзләрен дым пәрдәсе каплады...