борчылмады, киресенчә, эшенең авырлыгына, күплегенә зарланды. Тора-бара Мансурның, күрү...
борчылмады, киресенчә, эшенең авырлыгына, күплегенә зарланды. Тора-бара Мансурның, күрү сәләте начарайды. Вакыты-вакыты белән ялгыш сүзләр дә ычкындыргалый башлады. Бу хәлләрне үз күзләре белән күреп торган Ирек Роланга шалтыратып карады, атасының көнкүрешен сүрәтләде, кайтып күреп китәргә үгетләде. — Ну, үзең уйлап кара, мин аны, сасыган авыл картын, кая куйыйм? Синеңчә, нәрсә, Мәскәүгә алып килеп, башкаланы сасытыйммы? Кайтмыйм да, йөрмим дә, күрәсем, ишетәсем дә килми, если честно... Пойми меня правильно. Надеюсь үз проблемаларыгызны без меня хәл итәрсез... Пока... — булды җавап. Ә Мансур карт иртән дә, кичен дә улын көтте. "Менә кайтыр, мине алып китәр. Шәһәр фатирында рәхәттә яшәрмен мин дә", — дип хыялланды. Зиһене буталганда да, баласына бәхет, саулык теләде. Малларын да карый алмый башлап, аларны сатып бетергәч, бөтенләй бетереште. — Кая әле, Мансур абый, ачып укып карыйк әле, нәрсә язды икән Ролан? — Ирек, күршесе кулыннан телефон трубкасын алып, анда язылганнарга күз йөгертте. "Батя, башкача мине борчып шалтыратма. Прошу тебя. Ненавижу авылны. Ә син мине прости. Миңа син кирәкмисең. Миндә сиңа урын юк. Калганын үзең кара. Прощай..." — дип язылган иде анда. — Ник укымыйсың, улым, Ирек? Әллә, бер-бер хәл булганмы балама, Роланыма? — Мансур, борчылып, Ирекнең җиңен тарткалады. — Юк, Мансур абый, бар да әйбәт. "Әти, хәлләрең әйбәтме? Ризыгың бармы? Минем өчен борчылма. Минем бар да әйбәт. Эшкә чит илгә җибәрәләр. Пока шалтыратмый тор. Үзем бәйләнешкә чыгармын", — дигән. Син, Мансур абый, булмаса, Ролан кайтканчы бездә генә торып тор инде. Ул чит илдән кайтканчы гына, — дигән булды Ирек, картның күзләренә туры карамый гына, балачак дустының әтисе турында кайгыртучанлык күрсәтеп. — Балакаем, бәхетле булгыры! Анда да мине кайгырткан бит, балам. Чит илгә диң, ә? Исән йөрсен балам. Бәхетле булсын! Рәхмәт, улым, Ирек... — диде Мансур, канәгать булып.