Баштагы вакытта Хәмит дуслашырга тели әле. Әмма ул үги кызы һәм онык белән бергә яшәргә...
Баштагы вакытта Хәмит дуслашырга тели әле. Әмма ул үги кызы һәм онык белән бергә яшәргә теләмәвен ачыктан-ачык әйтә. Ана кызын сайласа да, сирәк булса да Хәмит белән очраша. Көннәрдән бер көнне Хәмит шалтыратып: «Миңа башка шалтыратма», – ди. Танышлары аша Сәрия Хәмитнең башка бер хатын белән яшәвен ишетә. Күңелендә өмет чаткысы булган Сәрия бу хәбәрне бик авыр кабул итә. Әмма кызы, оныгы хакына нык булырга карар кыла. Ипотекага бер бүлмәле фатир сатып ала. Банкка әҗәтне түләп бетерер өчен әле аңа эшлисе дә эшлисе. Күңеле инде тыныч. Әмма ул элекке еллардагы шау-шулы тормышын сагына. Хәмитнең балалары янына килеп йөри. Оныклары әбиләрен бик ярата. «Син бит безне ташламассың», – ди алар, муеннан кысып кочаклап. Кайбер төннәре йокысыз үтә Сәриянең. Ни өчен дигән сорауга җавап эзли ул. Кайчан Хәмите рәхимсезгә әйләнде? Кайчан аның күңеленә кара корт керде? Шундый матур тормыш алып барып ни өчен ят кешегә әйләнде? Хәмитенең саранлыгы аларны шушындый тормышка дучар иттеме? Бу сорауларга җавапны Сәрия әле дә таба алмый...