Каторжан (роман)
Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 4. *** Җизнәсенә рәхмәт: машинасы кулында – мулласын да алып килде, илтеп тә куйды. Мәҗлескә җыелган бабайларны да ул йөртте. Рус дип тормады – түбәтәен киде; кеше дога кылганда, ул да бит сыпырып утырды. Бабаларының кырыгын уздыргач, туганнарга утырып сөйләшер чак җитте. – Мин кайтырга уйладым, апа, – диде Гаяз. – Кая? – Апасы кисәк сискәнде. – Татарстанга. Таллыяр авылына. – Синең туган җирең монда, энем. Син берничек тә Таллыярга кайта алмыйсың! Син ул авылга китә генә аласың! Ә мин сине җибәрмим! Мин синнән биш яшькә өлкәнрәк. Син мине тыңларга тиеш! – Апасы усал да була белә икән. – Бабакайның васыяте турында онытма, апа! – Үлем исереклеге белән карт кеше ни әйтмәс... – Бабакайның зиһене ачык иде, апа! – Минем белән киңәшләшмәгәнсең дә... Кайтам, имеш... – Апасының керфекләре яшькә чыланды. – Гафу ит, апа. Минем фикерем барыбер үзгәрмәс иде. – Без икәү генә калдык бит, энем... Син – минем бердәнбер туганым. Син китсәң, бөтенләй ялгыз калам бит... – Ирең бар бит, апа! – Балабыз юк, – диде апасы, көрсенеп. – Булыр! Якын киләчәктә балага батачаксың син! Иманым камил! – Бирсен Ходай! – Апасы яктырып елмайды. – Чит планетага китмим лә мин! Телефон, Вотсап аша аралашып яшәрбез. Кунакка кайтырсыз. Үзем дә килеп чыгармын. – Татарстан турында яхшы хәбәрләр генә ишетелеп тора да соң... Белмим инде... Яңа урында тернәкләнеп китү җиңел булмас. Туганнар бар микән соң ул авылда? Дәү әтинең сөйләгәне булмадымы? – Сөйләмәде. Алай да туганнар бардыр дип уйлыйм. Табышырбыз! – Дәү әтинең васыятен йөрәгеңә якын алгансың икән, – диде апасы, уеннан аерыла алмый. – Якын алдым, апа. Яшермим. Бүтән сәбәпләре дә бар кебек... Ничек яшим соң мин?! Иртән эшкә барам, кич кайтам. Эшемдә, Аллага шөкер, бар да яхшы. Иртәгә дә шулай булачак. Берсекөнгә дә... Бер айдан... бер елдан соң да берни үзгәрмәячәк. Ә минем үзгәртәсе килә! Дулап бер яшәп аласым килә!... – Азып-тузып йөрмәсәң ярый ла... – Йөрмәм, апа. Син борчылма. – Фатирны сатып китәргә уйлыйсыңмы? – Әйе. Йорт акчасын бүлешәбез: яртысы – сиңа, яртысы – миңа. Шулай гадел булыр дип уйлыйм. Сатып алучы бар. – Юк, энем. Сиңа яңа урында яшәп китәсе. Акча сиңа кирәгрәк булыр. – Миңа тернәкләнеп китү өчен фатир саткан акчаның яртысы да җитә. Үземнең азмы-күпме акчам бар. Мин кайтып төпләнәсе төбәктә уты-газы, суы кертелгән авыл өйләре күтәрә алмаслык кыйбат түгел. Кызыксынып торам. Дөнья бүген-иртәгә бетми. Акчаның сезгә дә кирәге чыгар. – Сүземне кабатларга мәҗбүр итәсең! – диде апасы, ачуланып. – Да, да... Сестра права! – диде рус җизни, әңгәмәгә кысылып. – Барыбер синең өлешеңә кагылмыйм, – диде энесе, сүзен бирергә теләмичә. Апасы мичтән кызарышып пешкән өчпочмаклар алды. Өчәүләп чәй эчтеләр. Җизнәсе өчпочмакларны «урды». Туганнарның тамагыннан аш үтмәде. Икесенә дә бик моңсу иде... Киләчәктә мондый очрашуларның сирәк буласын, күбрәк Ватсап аша аралашырга туры киләчәген икесе дә аңлыйлар иде. Әллә нишләп җене кузгалырга гына тора. Сәбәбе дә юк шикелле... Иренә кычкырды: – Сүндер әле шул телевизорыңны! Тавышы башыма каба! – Сөйләсен... – Назиф Сибгатович телевизорның тавышын баса төште. – Эш карар идең бераз. Бакча коймасы аварга тора әнә! – Эш, үлгәч тә, өч көнлек кала ул, карчык. Шушы йоннан әвәләгән адәм белән гомерләр узды. – «Карчык» димә миңа! – Бәрәч, кем дим?... – Зыялы гаиләләрдә ир хатынына «ханым» дип эндәшә. Синнән буламы соң! – Без зыялы гаиләме? – Син – мәктәп директоры. Мин – авыл җирлеге башлыгы. Кешедән кай җиребез ким? Ир дигәнең, диваннан күтәрелеп, башын кашыды. Фикерен әйтте: – Ханымнар каткан халаттан йөрмиләр. – Өйдә ярамаган тагын! – Менә өйдә «карчык» булып кал инде син, карчык! – Әй, сиңа әйткән мин җүләр! Көннәр буе ятар иде шул диванында, ирек куйсаң! Әрепләшәсе килми иде. Әрепләшми дә торып булмый. Күнегелгән. Фәгыйлә Моратовна сүзен өскә чыгару өчен әле тагын аз-маз зәһәрен чәчмәкче иде – җилкапка ачылды. Ишегалдына җилкәсенә биштәр аскан ир-ат керде. Кем булыр бу?... Күк бейсболкасын күзенә үк төшереп кигән. Юк...