Бер ай гараждан чыкмады. «ЗИС» фронт юлларын күп айкаган, сугыштан соң да, төрле кеше к...
Бер ай гараждан чыкмады. «ЗИС» фронт юлларын күп айкаган, сугыштан соң да, төрле кеше кулына калып, нык таушалган, кыскасы, гамәлдән сызып ташлар вакыты бик җиткән иде. Полк командирының хуҗалык эшләре буенча урынбасарына мең рәхмәт: кирәкле запчастьлар табарга ул булышты. Бер айдан үз гомерендә иң күңелле сәяхәткә кузгалды. Кайгыртучан куллар бөртекләп сүтеп-җыйган техника озын юлда сынатмады. Ниһаять, каршысында Березники каласы! Машинасын сабынлап юды. Корытып сөртте. Гимнастёркасына ап-ак яка текте. Итегендә кояш нуры уйнады. Дулкынланды. Сүз дә юк, ике арада хатлар йөреп торды... Кем белә бит... Кемнәр белеп бетергән?! Арада – еллар... Кызлар күңеле иләс-миләс... Ничек күрешерләр?... Хыялы матур күренеш тудырды... Бер егет ярсу атлар җигелгән матур тарантаста кыз янына килә дә әйтә: «Карета подана, моя королева!» – ди. Әйе, укыды... Китапның исемен генә хәтерләми. Хәер, анысы мөһим түгел. Тәвәккәлләде. Урамнан үткәндә елкылдап торган кап-кара «ЗИС» машинасы артыннан этләре өреп, бала-чагасы кызыгып, тузаны тузып калды... Кыз яшәгән баракның баскыч төбенә килеп туктады. Нәкъ каршысында – кыз тәрәзәсе! Хаталану мөмкин түгел! Сигнал бирде. Ашыкмый-кабаланмый гына машинадан чыкты. Орден-медальле күкрәк тагын да киерелә төште. «Гөлт» итеп зажигалкасын кабызды. Вәкарьлекне нык саклаган хәлдә «Казбек»ка ут элде. Папиросын тирән суырып, һавага төтен алкалары очырды. Ул арада тәрәзәдән Гөлҗиһанның нурлы йөзе күренде. Гөлкәе! Көткән! Көткән! Күзләреннән күренеп тора! Кыз, йөгереп, баскыч төбенә чыгуга, машина ишеген киереп ачып: – Утырасы килгән кешегә корыта (ят сүзне, авызы ияләнмәгәнгәме, катырак әйтеп ташлады бугай) подана! – диде. – Аһ! – диде кыз. Бу кадәр галәмәткә кыз йөрәге ничек чыдасын?! *** Әтисенең соңгы сәфәре булды ул кайту. Сугыш яралары озак яшәтмәде фронтовикны... Әнисе бакчадан алып килгән бер чемодан туфракны чүлмәкләргә бүлде. Чүлмәкләрдә гөл үстерде. Гөлләре янына килеп, гел җырлый торган иде. *** – Кызым!... – Тыңлыйм, дәү әти. – Энеңне өйләндереп, башлы-күзле итү сиңа кала, кызым. Мин өлгермәдем... Энеңнең яше бар, акылы тупсасына утырып җитмәгән. Син җаваплы – ишетсен колагың! – И дәү әти! Гаязның туенда да утырырсың, оныкчыкларыңны да сөярсең әле! – Рәхмәт, кызым. Гомергә тәмле телле булдың. Ә хәзер үзен чакыр... Соңгы вакытта гел Гаяз оныгы турында уйлый. Чыннан да, егетнең акылы тупсасына утырып җитмәгәнме соң?... Бүтән бер-бер сәбәп бармы? Соң таш калада үскән малай агрономлыкка укыймы?! Укыды. «Горзеленхоз» оешмасына эшкә урнашты. Эше әйбәт бара, күрәсең, мастер итеп куйдылар үзен. Шәһәр читендәге бакчаларында үстермәгән яшелчәсе, җиләк-җимеше юк. Менә сиңа шәһәр баласы! Туктале... Әллә соң?... Моңарчы башына килмәгән... Җир кешесе бит бу малай! – Килдем, бабакай!... – Улым... Син туган якларга кайт... Таллыярга... Анда безнең асыл Ватаныбыз. Кайт та тамыр җибәр. Йолкып алырлык булмасын. Туфрак учла да алтын ит!... Апаңны чакыр... – Мин монда, дәү әти... – Елама, кызым... Олыгайган көнемдә кадер-хөрмәтегездә яшәдем... Рәхмәт, балалар... Бәхил булыгыз... Кунак бүлмәсе нурга күмелде. Шул мәлдә өйгә фәрештә иңде. Бәрәч, Гөлҗиһанына охшаган түгелме соң?! Әйе шул! Тач Гөлҗиһанның яшь чагы. Фәрештә, елмаеп, аны үз янына чакырды. Җаны авыру, карт тәненнән аерылды да, сөенеп, Аллаһ илчесе хозурына очты… (Дәвамы бар.)