Перейти к содержимому
Максиметер

Чарасызлыктан нəүмизлəнеп, бер алам хатны китап эченнəн, бер куям. Көненə əллə ничə! Ка...

Чарасызлыктан нəүмизлəнеп, бер алам хатны китап эченнəн, бер куям. Көненə əллə ничə! Кабат-кабат укыйм. Əнкəем дə минем бу сəер халəтемне сизенеп, күреп, күзəтеп тора икəн. Эшнең нидə икəнен чамалагач: "Җавап хаты язарга кирəк, кызым, адəм баласы бит ул да... Өметлəнеп көтеп торадыр..." – дип, уйларымны отыры кузгатып, котыртып җибəрде. Һəм мин җавап хаты язарга дигəн катгый карарга килдем. Ə кая язарга? Авылдагы өй адресы булса, бер хəл, фамилиясез дə барыр иде хат иясенə. Монда бит почта бүлегенə язарга кирəк. До востребования. Фамилиясе язылмагач, хатны соратып ала алмаячак бит ул! Уйлый торгач, ниһаять, бу чарасызлыктан чыгу юлын таптым: Петропавловск-Камчатский шəһəренең 15нче почта бүлегенə ике хат яздым. Берсен – фамилиясез Əхсəнгə, икенчесен почта бүлеге хезмəткəрлəренə адресладым. Əхсəнгə дигəн конвертлы хатымны бөклəп, почта бүлеге хезмəткəрлəренə язылган хатның конверты эченə салдым. Элемтəчелəргə язган хатымда "Əхсəнгə" диелгəн хатны озын буйлы, коңгырт чəчле, ияк очы чокыраеп торган чибəр егеткə тапшыруларын үтендем. "Сез аны күзлəреннəн танырсыз. Менə-менə чайпалып түгелергə торучы диңгезне хəтерлəткəн моңлы күзлəр булыр..." – дип тə өстəдем. Почта бүлеге хезмəткəрлəре минем үзлəренə юлəрлəрчəрəк язылган ул хатымнан, барысы бергə җыелышып укып, көлгəннəрдерме, əллə Əхсəннең күзлəрендəге мин тоемлаган моңлылыкны аңлаганнар-күргəннəрдерме – белмим. Тик... атна-ун көн үтəргə өлгердеме юкмы икəн, Петропавловск-Камчатский шəһəренең 15нче почта бүлеге хезмəткəре Царева Татьяна Ивановнадан хат алдым. Хатымның тиешле адресатына, ягъни Рəхимов Əхсəн Солтановичка тапшырылуы турында хəбəр иткəн иде ул! Шул хəлдəн соң без Татьяна Ивановна белəн дуслашып китеп, берничə еллар хат та язышып тордык əле. Ул, якын туганының язмышын кайгырткан кебек, безнең хəллəр белəн даими кызыксынып торды. Бəйрəм саен Əхсəн белəн икебезнең исемгə котлау открыткалары җибəрə. Бер дə таныш булмаган кешенең шундый игътибарына мин əйтеп бетергесез шатланам! Күп кирəкмени адəм баласына үзен бəхетле тояр, җиде күктə очар өчен?! Бер чеметем җылы сүз дə җитə кайчак... Сүзебез өзелде. Шəриганың ире белəн балалары су салкынлыгыннан лəззəтле пошкыра-пошкыра йөгерешеп килеп, җəймəгə сузылышып ятты. – Комачауладык, ахрысы?... – диде Рифкать, сүзсез басып торуыбызны күреп. – Сездəн яшерен нəрсə сөйлəшми идек лə... Яңа танышым-дустыма Əхсəн турында сөйли идем. Шəрига бу сүзлəрне бернинди тартыну-куркынуларсыз, шундый җиңел генə əйтеп куйды ки, мин хəтта сискəнеп киттем. Менə-менə берəр күңелсез сүз яки хəл булмагае дигəн куркыну белəн Рифкатькə күтəрелеп карадым. Ни гаҗəп, ул тыныч, ягымлы елмая иде... Шəрига белəн су коенырга йөгердек. Су эченə кергəч, баягы хəлгə гаҗəплəнүемне яшерə алмыйча: – Ай-һай, Шəрига, ирегез шундый ифрат тыныч кешеме, минем алда гына сер бирəсе килмəдеме?! Мин аның һичьюгында: "Бер белмəгəн кешегə телəсə-нəрсə сөйлəмəсəң..." – диюен көткəн идем... Сез шулай ачыктан-ачык сөйлəшəсезмени аның турында? Белəмени ул Əхсəнне?" – дип сорадым. – "Белə" дию генə аз булыр. Ул бит заманында Əхсəн белəн бер бүлмəдə яшəгəн кеше. Көн саен диярлек безне парлап карточкага төшереп йөрүче дə – ул. Əхсəн белəн минем мəхəббəткə кер тидермəскə, саклап калырга тырышып, нилəр генə эшлəмəде! Мəсəлəн... Бүлмəбезгə тере чəчəклəр кертеп куючыны Əхсəн дип уйлап, шулай мине шатландырасы килə икəн инде дип, эчтəн генə, дəшми генə сөенеп йөри идем, лəкин беркөнне бу сер чишелде. Грипп белəн авырып, өйдə ятып калган идем, йокымсырап киткəнмен. Əкрен генə ишек шыгырдап ачылганга күземне ачсам, кулына бер бəйлəм җете кызыл розалар тотып, Рифкать кереп килə. Ишек буендагы тумбочкага үрелеп чəчəклəрне куймакчы гына иде, күзлəремнең ачык икəнен күреп, аптырашка төште, бер мизгелгə генə югалып калгандай булды. Тик үзен бик тиз кулга алды. – Менə... Əхсəн сиңа чəчəклəр кертергə кушкан иде. – Ə-ə-ə... Шулаймыни?! Рəхмəт инде. Үзе кертə алмый идеме? – Ул... үзе... ни... Лекциягə ашыкты. – Ə син... ашыкмыйсыңмыни? – Мин... ни... мин... өлгерəм əле...

434 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 557 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.