Ул гомумəн күп сөйлəргə, кычкырып көлəргə яратмый иде бугай. Шул ук вакытта аны шаяруны...
Ул гомумəн күп сөйлəргə, кычкырып көлəргə яратмый иде бугай. Шул ук вакытта аны шаяруны сөйми торган кеше дип тə булмыйдыр. Лəкин ул шаянлыкларны җитди йөз белəн шулкадəр ышандырырлык итеп сөйли, көлəргəме, гаҗəплəнергəме икəнен чамалый алмыйча, аптырап-югалып каласың. Əйтик, Əхсəннең белəгендə тырналган урын күреп, "ни булды?" дип сорыйсың. Андый нəрсəлəрне Рəбига бик тиз күреп ала һəм сорауларны да ул бирергə ярата иде. Əхсəн тыныч кына: "Үгез сөзде..." – ди. Яки, ияге уртасындагы уемның кайдан барлыкка килгəнлеген аңлатып: "Кечкенə чакта машина тəгəрмəче үткəн аннан..." – ди. Хəер, ул ни кыланса, ни сөйлəсə дə, миңа барыбер. Ə менə Рəбига белəн Һəнүзə аны ничек тə күбрəк сөйлəштерергə, үзлəренə игътибар иттерергə тырышалар иде. Беркөнне тулай торакка кайтып барганда, Рəбига, нидəндер, Əхсəн белəн бəхəслəшеп китте. Поездлар үтеп йөри торган чокырга якынлашып килгəндə, кинəт кенə: – Əхсəн, син мине үлсəң дə чокыр ярыннан теге якка күтəреп менəлмисең! – дип куйды. Рəбига тəнгə таза, авыр гəүдəле кыз. Чокыр да шактый тирəн. Бəхəс чынлап торып зурга китсə, Əхсəн, əлбəттə, Рəбиганы күтəреп менə алмаячак иде. Лəкин Əхсəн дə аптырап калмады, Рəбигага карап, кинаяле генə елмайды да, бəхəсне бөтенлəй башка юнəлешкə борып җибəрде: – Дөрес əйтəсең! Ə менə Шəриганы, чокырдан алып менү генə түгел, тулай торакка кадəр дə күтəреп бара алам! – диде дə, "юк!" дияргə өлгергəнче мине "ялт" күтəреп алып, чокырдан түбəнгə төшеп тə китте. Мин: "Төшер! Җибəр!" – дип чəбəлəнеп барсам да, тулай торакка җиткəнче, кулыннан төшермəде... Стадионда зур бəйрəм булды. Безнең дə җəй буена тырыша-тырыша əзерлəнеп йөрүлəребез бушка китмəде, уңышлы гына чыгыш ясадык. Телевизордан да күрсəттелəр. Зур җиңү яулаганда була торган канəгатьлек хисе белəн бер-ике көн очынып, киноларга баргалап йөрдек тə, кайсыбыз кая җəйге ялга таралыштык. Мин туган ягыма, газиз əнкəем-туганнарым янына очтым. Их! Ул туган як табигате! Аллаһы Тəгалə оҗмахның ниндирəклеген алдан ук тоемлап торсын өчен беркетəдер адəм баласының кендеген туган җиренə. Болыннарда җилəклəр, печəн өлгергəн чак. Һəр кош, һəр бөҗəк җыр суза! Кая ул шəһəрнең ыгы-зыгысын искə төшерү, нəрсəнедер: кемнəрнедер уйлау. Шулай исереп, хыялланып йөргəн көннəрнең берендə кулыма юка гына конверт тоттырдылар. Тышындагы язудан ук күренеп тора, хат миңа таныш кешедəн булмаска тиеш. Ачып укып карасам! Əхсəннəн! Менə сиңа мə! Адресны да, фамилияне дə тапкан бит! Мин бит аны стадионда чыгыш ясаган көннəн соң кабат күрмəдем. Адресымны да бирмəдем. Фамилиямне дə əйтмəдем, аныкын да сорамадым. Хат язышу турында да сүз булмады. Ни өчен дисəң, аның миңа ошыймы-юкмылыгын тəгаен генə белмим, аңа мөнəсəбəтемнең чынлыгын, зурлыгын да бизмəнлəмəгəн идем. Ошамый да иде бугай ул миңа... Дөрес, күнегүлəр вакытында, сүз арасында, җəй көне төзүчелəр отряды белəн Ерак Көнчыгышка барырга ниятлəвен ишетеп калган идем... Хат кыска гына, оста гына язылган иде. Бер генə артык сүз дə юк. Тик хатның "Синең Əхсəн" дип тəмамлануы гаҗəплəндерде мине. Гаҗəплəндерде генəме соң! Ачуымны китерде! Шулай булмый ни! Вəгъдəлəр бирешкəн, сүз куешкан парлар диярсең! "Синең Əхсəн", имеш! Хат язып, кирəген бирим əле бу егетнең мəгънəсез сүзлəре өчен. Тик, адресны укып карагач, бөтен ачуым дəррəү сүрелде. "Петропавловск-Камчатский, 15нче почта бүлеге"... "сорап алганчы" ягъни "до востребования" дип тə өстəгəн. Ə фамилиясе – юк! Язарга онытканмы, белəдер дипме, үзе кебек сорашып табарга тиеш, дип уйлаганмы – кем белсен! Юк! Вəссəлам! Кызган табаны вакытында суытасы килү хисем барып чыкмаганга бераз үкенеп тордым да, бер дə исем китмəгəн булып, хатны китаплар арасына кыстырып куйдым. Кыстырып куюын куйдым, лəкин тынычланмадым. Һаман үземə үзем кирелəнəм. Фамилиясе булмаса соң?! Кем хат язарга җыенган? Алай ярамый! Кеше сиңа кызу эш арасында да хат язарга вакыт тапкан бит əле əнə! Көтəчəк бит инде ул җавап. Көн саен почтага йөгерəчəк...