Перейти к содержимому
Максиметер

Мәхәббәт бизмәне (хикəя)

Мәхәббәт бизмәне (хикəя) Шəмсия ҖИҺАНГИРОВА 2. Кайбер көннəрне, ни сəбəп белəндер, килми кала бу. Андый чакта миннəн бəхетле кеше юк! Кош тоткандай сөенə-сөенə, күнегүлəрне теге егет урынына вакытлыча бастырылган башка берəү белəн ясыйм. Иптəшлəрем исə, миннəн көлеп: – Шəрига, егетеңə ни булды икəн, кызыксынмадыңмы? – ди. – Куегыз əле, кызлар, яңадан гомергə бер күрмəсəм дə үкенмəс идем! Лəкин бу башта гына шулай булды. Соңыннан, сəбəбен үзем дə аңламастан, ул килми калган көннəрдə мин никтер боегып калам. "Ни булды икəн, əллə авырып киттеме икəн?" – дип борчылам. Барыннан да бигрəге, күнегүлəрне яхшылап өйрəнə алмый калабыз, безне бит телевизорга төшерергə тиешлəр. Бераз күнегүлəр ясаганнан соң, безгə гадəттə ун-унбиш минут ял бирəлəр. Андый чакта я шундагы чирəмгə утырып ял итəбез, ни дə булса капкалап алабыз, я су коенырга йөгерə идек. Беркөнне исə, теге тəмəкече егет безнең янга килеп: – Матур кызлар, сезнең янга утырырга рөхсəтме? – диде. Ял иткəндə аның безнең янга бер мəртəбə дə килгəне юк иде. Аптыравыбызны сиздермəскə тырышып: – Рəхим итəсез, – диештек. Ул ара да булмады, дус кызларым аның белəн бик тиз гəпкə дə кереште. Инде шактый вакыт юк-бар сүз сөйлəшеп утырганнан соң, Əхсəн: – Матур кызларның исемен белү ярап куяр иде... – диде. – Мин – Һəнүзə. – Мин – Рəбига. – Ə минем исемем юк! – дидем мин, əйтəсем килмичə. – Ай-һай! Шундый гүзəл кызны таба белсеннəр, исемен тапмасыннар, имеш! Моңа юлəр дə ышанмас! – Ə сезнең үзегезнеке ничек соң? – Əхсəн. Сабакташ кызларым, Əхсəннең һаман да минем белəн генə сөйлəшүенə эчлəре пошып күрəмсең: – Кыланган булма инде, əйт исемеңне... – диеште. – Ə минем əйтəсем килмəсə... – Əйтəсең килмəсə, җиргə сызып язып күрсəт, – дип, Əхсəн миңа, янəшəсеннəн алып, таякчык сузды. Үзе минем арттан хəрефлəп укый барды: "Ш-ə-р-и-г-а" – Менə шундый – кеше аңламас исем инде миндə... – дидем мин, акланырга телəгəндəй. – Ник? Шəрига! Бик тə үзенчəлекле исем. Шə-ри-га... Шə-ри-гать… Төбенə төшеп карасаң, бик тирəн мəгънəсе дə булмагае. Миңа бик тə ошыйсыз... Исемем турындамы, үзем турындамы əйтүен аңларга телəп, мин аның йөзенə күтəрелеп карадым. Күңел күзе белəн. Матур иде Əхсəн. Гади күз карашына гына аңлашылмаслык ниндидер эчке сихри бер моң белəн өртелгəн яшькелт күз. Җыйнак кына борын. Тыңлаучан коңгырт чəче бер якка ыспай гына яткырып таралган. Хатын-кызларныкыдай матур, гел елмаерга əзер торучы җыйнак иреннəр. "Бусы да калмасын инде, булгач – булсын..." дигəндəй, җитмəсə, ияген кыл урталай бүлгəн мəхəббəт уемы. Моның камил йөз төзелешен бозып ташламагаем дип, кечерəеп кенə үз урынына килеп урнашкан колаклары... Гаҗəп хəл: ул без яши торган тулай торакта, өченче катта гына яши икəн лə! Нишлəп ел буена бер генə мəртəбə дə күрмəдем икəн соң мин аны?! Алай дисəң, умарта күче кебек көн-төн гөжлəп торган тулай торакта кемнең кемдə эше булсын! Бəлки, күрсəм дə, игътибар итмəгəнмендер. Кызлар егет күзəтеп йөрми инде! Хəер, алар көннең беренче яртысында укыган, без – икенчесендə. Танцы-мазар дисəң, ел буена Кызыл почмакка бер мəртəбə дə төшкəнем булмады. Телəгем дə, танцыга йөрерлек юньле күлмəгем дə юк иде. ...Шул көннəн соң мин Əхсəнгə чын-чынлап иялəштем. Иртəн ул мине тулай торак ишеге төбендə көтеп тора, һəм без, бергəлəшеп, əлеге дə баягы күнегүлəрне өйрəнү урынына юл тотабыз. Икəү генə дисəм, дөрес булмас. Чөнки миннəн бер адым да калмыйча тагылып йөрүче дус кызларым Һəнүзə белəн Рəбига да безгə иярə... Шул ныклап танышкан көннəн соң, Əхсəн элеккеге кебек юкка чыкмый башлады. Күнегүлəр арасында без чирəмгə ял итəргə утырсак, ул да утыра. Су коенырга йөгерсəк, ул да безгə иярə. Су буенда мин, бик эсселəгəн булсам да, Əхсəн янында ярым шəрə килеш су коенып йөрергə оялганлыктан, сер бирмим, "никтер коенасым килми лə..." дигəн булып, комлыкта гына утырып торам. Əхсəн дə, кызу-кызу чишенə башлаган җиреннəн кинəт туктап: – Кара инде, онытып җибəрə язганмын, йөзгечем өйдə калган икəн бүген! – дип, шып туктый.

557 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.