Ул моннан утыз чакрымлык җирдә элгәре үзе эшләп, үзе ашаган берәүнең матур, яшь, сөекле...
Ул моннан утыз чакрымлык җирдә элгәре үзе эшләп, үзе ашаган берәүнең матур, яшь, сөекле хатыны иде. Ире ачлык эчендә тиф хастасыннан үлде. Мәрьям актык кәҗәсен суеп ашады. Алты почмаклы, такта белән ябулы өен алтмыш кадак онга сатты. Бу да беткәч, бурычка соранды, мәгәр һичкем һичбер нәрсә бирмәде... Заманында тук кына торып өйрәнгән тән чыдый алмады, өч көн таш кимерердәй ачыгып йөрде дә: – Ни күрсәм, читләр арасында күрим, ичмаса, хурлыгы булмас! – дип чыгып китте. Ачлыкның баштагы биш-алты көне бик үткен, бик газаплы, бик чыдамсыз була, аннан соң адәм ни туры килсә, шуны бетергәнче ашый, булмаса, ярты үлек кебек, үзен дә, дөньясын да оныта торган бер машинага әйләнә. Мәрьям беренче баскычның иң авыр сәгатьләрендә чакта, ике көн эчендә дүрт авылны үтте, ләкин бармак башы чаклы да бирүче булмады; шулай тәкате бетеп килеп кергәч, аның әле картаеп, саргаеп кибәргә яки шешенергә өлгермәгән йөзенә, сөякләре бөтенләй калкып чыкмаган гәүдәсенә карап, Намаҗан көләч йөз күрсәтте. Аның янында тагын бер саилче хатын бар иде. Хуҗа карт моңа бер кисәк алабута икмәге сузды, Мәрьямгә: – Ару гына хатын күренәсең, нигә болай йөрисең? – диде. Хатын: – Ни генә кылыйм соң, бабакаем?! Бер атна ашаганым юк, егылам инде, – дип җавап кайтарды. Карт бер дә тәкәллефләнмәде, яшьләй картаеп, бите җыерчыкланган хатынны: – Сиңа бирдем бит, нәрсә торасың? – дип куып чыгарды: Мәрьямгә бер сынык икмәк бирде, ишекне бикләде, кайнаган самавырдан бер кәсәгә чәй ясап, бусага төбенә эскәмиягә утыртты. Хатын йотлыгып ашарга тотынды, хуҗа, базардагы малның симезлеген караган кебек, биленнән, аркасыннан тоткалады да ахмакча көлеп кочаклый башлады. Мәрьям, авызында икмәге тулы көенчә: – Бабай, оят була бит, гөнаһ була бит, – ди, үзе тук заманында иренә иркәләнүдән калган гадәте буенча картның кочагына керә бара. Иртәгә куып чыгарачагын сизде, шулай да җылы өйдә аз-маз ашап куну аңа җәннәт кебек тоелды. Ул, күңелен тапсам, бәлки, туйдырганчы ашатыр дип тә өметләнә иде. Эш болай уңай беткәнгә, карт бүген мунчаны кузгатмады. Мәрьямне туп-туры үз караватына чакырды. Теге каравыл хезмәтендәгеләргә, гадәттәгечә: – Ераграк бер кардәшем иде, бичара бер туенып, җылынып китсен! – дип аңлатты. Гәрәйләр, Гыйльманнар йортны басканда, ул Намаҗанның карт кочагында йокыга киткән иде инде. Хуҗаның буылып үтерелүен күргәч, күңелендә кызгану булмады, мәгәр: – Гаепкә калам, хур булам, күрәсең, – дип куркынды. Гәрәйләр талаганда, ишеккә якын бәндәләр тизрәк чоланга чыгып, чормага качканнар иде. Өйдә тавыш-тын басылгач, шулай ук үзләре гаепләнүдән куркып, бер-беренең кул-аякларын бәйләделәр дә: – Каравыл! Талыйлар, үтерәләр! – дип, үзләре бүлмәнең идәнендә тәгәрәп, багланып яткан хәлдә кычкырырга тотындылар. Һәркемнең үз кайгысы үзендә иде. Таң сызылмыйча, килгән адәм булмады. Иртәнге якты белән болар тавышына килүчеләр шундый күренешкә очрадылар: Ниндидер ят бер хатын бар. Куркып, аның котлары очкан; тагын аяк-куллары баглаулы ике адәм. Түрдәге залда Намаҗан карт буып үтерелгән, авызында көчләп тутырылган чүпрәк, муенында җеп, гәүдәсе ни өчендер сәке аягына бәйләнгән, йөзе кара көйгән; күзләре акаеп каткан, теле озын булып салынып, авызыннан чыккан... Хәбәр тиз таралды. Ләкин берәүнең дә артык исе китмәде. Килүчеләр, аннан-моннан эзләп, икмәк валчыклары капкаладылар да таралдылар, кемнәр икәнен эзләп табу тиешле кешеләренә тапшырылды. Хатын, илдән илгә хәер теләнеп, тагын элеккечә китте. Каравылга дип утыз кадак алабута өчен монда күчкән фәкыйрь белән аның ундүрт яшьлек улы, утыны-фәләне әзер дип, шул йортның бер бүлмәсендә тора калдылар. Гәрәйләр, Гыйльманнар, унбишәр кадак онны балчыкка, саламга куша-куша, өсләренә капланып килгән үлемне бөтен гаиләләре белән бер атнага якын кичектерделәр. (Дәвамы бар.)