Перейти к содержимому
Максиметер

Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)

Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) XI Бу атна эчендә Миңлебай үзенең тиф хастасыннан бөтенләй диярлек котылды. Ул эшнең төбен сизә иде. Яшермәде, Гәрәйгә шаярта биреп: – Азрак сабыр итмәдегез: ул карт эткә мин өйне сатып, он алмакчы идем, өлгергән булсам, исәбе җиңел үтәчәк иде, – диде. Гәрәй дәшмәде, зур кызына: – Дүрт көннән кайтырмын, урыс авылларын бер әйләним, мин кайтканчы, балчык белән кушып, балаларга шул онны көненә бер тапкыр ашатырсың, – дип, балтасын күтәрде дә чыгып китте. Бер атна йөрде, рәтле нәрсә тапмады, ике җирдә чана төзәтеп, берсендә — бер сынык икмәк, икенчесендә ярты кәбестә белән өч бәрәңге ашаттылар. Җиде көндә тамагына башка ризык насыйп булмады. Шуның белән тагын яманрак бетеп, кабер күләгәседәй ава-түнә өенә кайтып керде. Монда яңа хәбәр. Миңлебай үзенең ун ел элек кенә салдырган дүртпочмаклы, такты чоланлы, биш тәрәзәле яхшы өен Мөхәммәтша дигән берәүгә утыз кадак онга саткан. Кулыннан кәгазь биргән. Ул онның җиде кадагына бер җылы кием алган, сигез кадагын бала-чага белән ашаганнар. Аның җир ярым чәчкән арышы бар иде. – Шуны да бирмәкче идем, алучы юк, – ди. Гәрәй бераз аптырады, аңа шундый зур мәшәкать белән җыйган өй кызганыч иде. Ләкин егет башкача карады: – Үлсәң, йортның нәрсәгә кирәге? Үлмәсәм, исән кайтсам, мин аны барыбер кире алам! Гәрәй моны аңламады: – Ничек аласың? Кәгазь яздыргансың бит! – Шулай! Алам! Утыз кадак урынына алтмыш итеп түлим дә алам!.. Әгәр инде ул дуңгыз карышып маташса, бирмәскә уйласа, башын бирер! Мин андыйларны гына күргән! Миңлебай сүзне икенчегә борды: – Гәрәй абзый, мин монда тора алмыйм!.. Китәм инде! Үлсәм, юлда үләрмен! Үзең булмагач, әйтмәдем, син кызыңны минем белән җибәр!.. Дөньяның берәр ягында ике җанга җитәрлек ризык калгандыр әле! – диде. Хуҗа дәшмәде, кечкенә Нәфисә аптырап карады, бу арада байтак хәлсезләнеп, элекке җанлылыгын югалткан малай Зәйни бу сүзгә кузгала биреп, апасына барып тотынды: – Әнкәй дә үлде, син дә китсәң, без кем белән калабыз? – дип елап кочаклады. Бу һәммәсе өчен яңа иде. Мәгәр өлкән кыз Бәхриянең дә, Гәрәйнең дә исе китмәде. Ата бераз уйланып: – Кызымның кияренә юк бит, ул ничек китәр? – диде. Кызның күңелендә, кайчандыр тук вакытта, башка бер егет бар иде. Җизнәсе Миңлебайны уйлаганы да юк иде. Шулай да үзеннән каршылык сизмәде, тик атасының «киеме юк» дигәне генә аны бераз аптыратты. Ләкин егет моңа алдан чара күргән икән: – Мин, – диде, – өйне саткач, җиде кадакка бер җылы чикмән алган идем... Ул бик озын, җиңнәре дә киң, әгәр ипләп тексәң, аннан бер калын оек, бер бүрек тә чыгар, – диде. Үзенең ята торган урыныннан бер кием өстерәп чыгарды. Бу чында да зур иде. Әйткәннәр чыгарлык. Рәтләп ясаганда, бер адәм кышкы суыкта үлмәс кадәр кием булырлык иде. Бәхрия күршедән кайчы алып керде. Энә-җеп үзендә бар иде. Гәүдәсенә үлчәде, иңеннән, буеннан артырлыгын кисте дә шул кичтә үк чыра яктысында тегәргә утырды. Егет аңа кисүдә булышты. Типчегәндә, теккәндә, кайбер вакыт ике кисәкне беркетеп, тотып ярдәмләште. Мәхәббәт белдерешү, никах-туй, мәһәр, кунак, мәҗлес, тәбрикләшү — һәммәсе шуның белән тәмам булды. Андый әйберләр күптәннән онытылган иде! Кыз бу кичтә үлгән апасы Зөһрәнең роленә керде. Сәкенең бер ягында, яртылай тегелгән чикмән ябынып, Миңлебайның янында аның хатыны кебек ятты. Аның зөфафы шулай үтте. Һәм берәү дә моңа гаҗәпсенмәде: «Башкачарак була торган иде бугай... Болай гына ничек ярар икән?!» дигән кебек уңайсызлану һичкемнең хәтеренә килмәде. XII Зур кызы белән Миңлебай киткәч, йорт кабергә әйләнде. Гәрәйнең өенә гүя куркыныч үлем үзе кара канатларын җәеп кереп капланды. Балалар хәлсез яталар. Алар айлап түгел, көнләп, сәгатьләп картаялар. Куллары неп-нечкә сөяккә әйләнде. Кабыргалар, күкрәкнең ике ягына тезелгән чыралар кебек, өскә калыктылар. Муеннары беләзектәй нечкәреп, ямьсез озынайды... Башкалар авырганда да бирешми килгән малай — Зәйнинең уртлары чери, бөтен тешләре

399 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.