селкенеп төшә башлады, буй-буй чәче коелды. Сигез яшьлек матур сабый Нәфисәнең бите кор...
селкенеп төшә башлады, буй-буй чәче коелды. Сигез яшьлек матур сабый Нәфисәнең бите корышып кипте. Йөзенең сөякләре һәрбере аерым-аерым бәреп чыкты, тиресе бушап салынды, җыерчыклар каплап, кечкенә, хәлсез җитмеш яшьлек карчык төсенә керде. Болар хәзер элекке кебек елап ашарга да сорамыйлар. Булса, алларына килсә, беткәнче йотыгалар, булмаса, төссез, хәлсез сузылып ята бирәләр. Гәрәйнең үзендә шешенү сизелде... Балтырларыннан башлап ботка таба кабару артты. Шулай бервакыт уйсыз-нисез катып утырды да, мич башыннан балтасын алып, тышка чыкты. Айлы кич иде. Дөнья матур иде. Ул боларны күрмәде, йолдызлар ерак күктә бриллианттай янып уйныйлар, кемгәдер елмаялар иде. Гәрәйгә болар томанлы пыяла кебек тоелдылар. Ул чоланның бусагасында аптырап, катып бераз торды да, кинәт каршысындагы кечкенә тәбәнәк куышка таба барып, аның адәм башы сыярлык кечкенә авызына гәүдәсе белән капланды. Эчтән эт тавышы килде. Бу — кайчандыр Зәйни малайның кечкенә матур көчек балалары өчен атасыннан елап сорап ясаткан такта оясы иде. Алар үсеп, таралып, югалып беткән, әнкәләре Алабайга, аннан соң мирас буенча башка этләргә күчкән иде. Хәзер моның эчендә Актырнак ята. Ул моннан байтак вакытлар элек Намаҗан карт белән талаша-талаша, Галим картның эчен-бавырын ашап, үзен бер ныгытты. Аннан соң атналар буенча эзләнеп йөрде. Бүген басу киртәсе төбендә кемдер төнлә үлеп калган икән, иснәнеп йөргәндә, шул яктан җил килде; аның зирәк борыны шунда ук бер нәрсә сизенде: адәмме, малмы — аера алмады, ләкин анысы барыбер иде: ит бар, кан бар, ризык бар. Тиз шул якка чапты, барса, җүнләп туңып та җитмәгән, шешенгән бер гәүдә — адәм гәүдәсе ята. Ашыгып эчен ярды, өзгәли башлады, ул арада әле үлеп бетмәгән башка этләр дә килеп җиттеләр. Үзара талаш башланды. Мәгәр үлек зур иде, вакытны әрәм итмәстән, ачу белән бер-берсенә ырылдаша-ырылдаша булса да, төрле яктан кимерделәр... Кайдандыр бер кеше килеп чыкты, таяк белән боларны вата башлады... Актырнак: «Суксаң сугарсың, бер кисәк алыйм әле», – дип, мәетнең уң кулына тешләрен батырган иде, нык тырышты, мәгәр, каты икән, кул өзелмәде, таяклар аркада, кулбашта яман бииләр иде, түзеп булмады, чигенде. Актырнак эченнән әрнеп рәнҗеде: «Бу адәм балаларының эт җенесенә нигә болай дошманлыгы артты икән бу ел? Элек алай түгел иде бит!» – дип уйлана-уйлана, йортка килде. Гәрәй чыкканда, яңа гына шуннан кайтып, такта ояга кергән иде; тамагы бер дәрәҗәгә кадәрле туйса да, теге кулны өзә алмавына кызганып, үз эченнән сукранып ята иде. Шулвакыт кемдер ояның авызын каплагач, аптырап калды: «Бу ни хәл? Ни булды бу?» – дип уйлады. Башына куркыныч шөбһә керде. Аның тирә-якка таралган бик күп балалары бар, танышлары, дус-дошманнары да аз түгел. Бу ел шуларның бик күбесе юк булды. Гәрәй белән барганда, күрше авылның базарында аларның күбесенең тиреләрен күреп таныган иде. Кемнеңдер кинәт каплануы үзенә дә шундый бер хәлнең килүе түгелме дип куркытты, барлык көче белән ояның авызына ташланды, бәлки, чыгып котыла алырмын дип уйлады; мәгәр көче җитмәде, ишек авызы нык капланган иде... Беренче шашкынлык үтеп, кире чигенгәч, борыны ис сизде: бу бер дә шиксез хуҗасы Гәрәй исе иде. Элекке гадәтенчә, аңа иркәләнергә, дуслык белән тавышланып, чикмәнен яларга, шатлыгын аңлатырга теләде, ләкин болар да ярдәм итмәделәр: Гәрәйнең зур биш бармаклы, йонлы тиреле бияләй кигән сыңар кулы, ояның эченә сузылып, Актырнакның муенын яки аяк-кулын эзли башлады. Инде көрәштән башка чара калмады, бер ишеккә, бер түргә сикереп, тоттырмаска, тешләп, тартып, кулны өзгәләргә тырышты, бияләй калын иде, теше үтмәде. Шулай көрәш барганда, хуҗа тактаны җимерде дә, авызны киңәйтте. Аннан адәмнең ярты гәүдәсе эчкә сузылды. Актырнак бар усаллыгы белән тешлим дип омтылганда, бияләй авызга керде, аның эчендәге бармаклар ике яклап иякне кысып алдылар, икенче кул арткы якны тотты, адәм аны өстерәп чыгарды. Эт җиңелә башлады.