Перейти к содержимому
Максиметер

Алгы якның бер бүлмәсендә идәндә җәелгән бер киез таптылар, шунда ук бер пар чабата бел...

Алгы якның бер бүлмәсендә идәндә җәелгән бер киез таптылар, шунда ук бер пар чабата белән кәләпүш тә ята, күренде ки, каравылчылар ни дә булса сизгәннәр дә, үлүдән куркып, бер җиргә яшеренгәннәр. Гыйльман кычкырып җибәрде: – Әйдә, качмагайлары, чукынсыннар, тизрәк кузгалыгыз! – диде. Ашыгыч-ашыгыч мич башларын, базларны, сандыкларны актардылар. Ләкин ярты пот ярма белән ике пот чамасы арыш оныннан башка нәрсә чыкмады. Гәрәй ачудан кызып, сүгенергә тотынды, бер шкафны каерып ташлады. Аннан бөтен икмәк килеп чыкты, һәммәсе ач бүреләрдәй шуңа ташландылар. Тыштагыларның берсе моны сизенде, ахры: «Йә, нәрсә маташасыз, тизрәк», – дип, тәрәзәдән атылып керде дә икмәккә ябышты, иптәшенә дә бер сынык биреп, аны чыгардылар... Ул арада эчке бүлмәдән «чыр... чыр...» иткән бер яшь хатын тавышы килде. Садыйк белән Гәрәй йөгерделәр, барсалар — Гыйльман карават астыннан бер хатынны ботыннан тотып өстерәп маташа. Хатын: – Абзыкайлар, миңа тимәгез! Абзыкайларым, миңа тимәгез, мин гөнаһсыз! – дип кычкырып елый. Садыйк килә-килүгә үк: – Акырма, кәнтәй марҗа, сиңа чорт тисенме?.. Оннарыгыз кайда? – дип, башына типте. Хатын тавышын, күз яшен эченә йотты, үзе: – Абзыкайларым, мин монда бер генә кич кунам... Бернәрсә дә белмим шул... Ул миңа да бер генә кисәк кара икмәк бирде... Белмим, бер генә нәрсә дә белмим, абзыкайларым! – дип үкси... – Пыскылдама, явыз елан! Әйт, кайда?! – дип, аны кыйнап ташладылар. Ләкин аңардан елаудан башка мәгънә чыкмады. Бу чит хатын иде, танып кемнәр икәнен әйтүдән дә куркыныч юк иде. Гыйльман аңа: – Бер тавыш чыгарсаң, башыңны ярырмын! – диде. Хатын тынды. Ирләр яңадан эзләргә тотындылар. Ләкин Намаҗанның ашамлыклары вак-вак капчыклар белән йортның, абзарның, ындырның төрле җирләренә таратып яшерелгән иде. Артыгын тапмадылар. Бер кадәресен җидегә бүлделәр, капчыкларга салып, чикмәннәренең эч ягына куеп, өстән бикне бәйләделәр дә төрле юл белән таралдылар. Кеше башына унбишәр кадак чамасы әйбер тиде. X Болардан соң хатын бик озак вакыт коты чыгып, ни эшләргә белми, үлем куркуы астында утырды. Бу хәлдә иртә белән халык килеп керсә, әлбәттә, аңардан шикләнәчәкләр; әйбер өчен үзең үтергәнсең, диячәкләр, булмаса, кем икәнен әйт, дип җәзалаячаклар... Акрын гына кузгалып, залга карады: анда күзе бәйләнгән, буылудан йөзе кара көйгән Намаҗан карт телен чыгарып ята. Аны аз гына да кызганмады. Суык керә башлаганга, курка-курка аргы бүлмәгә барып, тәрәзәнең эчкесен рәтләп япты да картның көндез яшереп куйган җиреннән әйбәт йомшак арыш икмәге эзләп тапты... Үзе курыккан хәлдә, яңадан бүлмәсенә кайтып, йотылып-йотылып ашарга кереште. Бу — Намаҗан йортына хәер сорап килеп тә, картның сүзе белән йокларга калган Мәрьям исемле бер хатын иде. Хуҗада болай йоклап калучы бу гына түгел. Мәрхүмнең бу ел көздән бирле шундый гадәте бар: икмәк соранып йөргән ач хатыннарның йөзе-буе яшьрәк күренсә: – Бер кисәк икмәк бирермен, миңа мунча як, – ди. Хатыннар, әлбәттә, риза булалар. Шатлана-шатлана утын кертәләр, су җылыталар, мунчаны томалап, Намаҗанга хәбәр итәләр; ул ястүен укый, чәен берүзе эчә дә: – Инде соң булды, теләсәң, миндә кунып кит, – ди. Аз гына да тәкәллефләнмичә, аркасын, аякларын уарга куша; әгәр хатынның бу вакытта чамасы сизелсә, әкияттәге убырлы карчык кебек: – Хәлем дә бик бетеп тора, син мине чабындырып та чыгарырсың, үзеңне буш итмәм, – ди. Тик бер генә хатын картның мондый ишарәләре өчен: – Сакалың агарган, үзең нинди оятсыз! – дип рәнҗеп чыгып китте. Башкалар бер сынык икмәк өчен хуҗаның һәммә теләген үтәделәр. Моны картның эте дә белгән иде инде; бала-чагалар, ир хәерчеләр килсә, ул рәхимсез өрә, чамасы чыкса, тешләп, талап куа, мәгәр яшь хатыннарга артык бәйләнми, алар ишек төбеннән кире китсәләр генә, яман һаулап озата. Мәрьямнең килеп эләгүе дә шулай булды.

278 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.