Перейти к содержимому
Максиметер

Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)

Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) IX Намаҗанның уң ягындагы тыкрыкта ике адәм очрады. Зур буйлы, начар киемле, аз гына сакаллы берәүсе басынкы аваз белән: «Гыйльман, синме?» – дип сорады да, «мин» дип җавап алгач, коймадан сикереп, йортка төшә бирде. Башкалар аның артыннан иярделәр. Ындыр ягыннан тагы өч кеше күренде, һәммәсенең өс-башлары ертык, йөзләре яхшылык, яманлык, көлү яки ачулану дигән кебек тойгыларны әллә кайчан онытып, ниндидер тупас сары-кара төс белән каткан иде. Гыйльман, боларга каршы барып, берсенә — кендек, берсенә сынык чалгы очы бирде. Алардан үзенә бер озын җеп белән озын калын таяк алды. Амбарларның, келәтләрнең ишекләре, түбәләре тимер, стеналары таш, йозаклары зур. Теләсәләр дә, боларны ватып керергә һәммәсе хәлсез бу адәмнәрнең көчләре җитмәячәк. Кереп-чыгып хәбәр алгалаучыларның сүзе буенча, Намаҗан картның он, ярма кебек барлык ашамлык әйберләре үзе торган өйнең сәке асларында, сандыкларында, базларында булырга тиешле. Шуңа күрә туры яшел түбәле өйнең йорт як коймага караган тәрәзәсенә бардылар. Монда кеше биленнән йомшак карга баттылар. Буй да җитәрлек түгел. Гәрәйнең киңәше белән бер егет, абзарга кереп, баскыч китерде. Гыйльман белән Садыйк икәүләп менделәр дә калын пычак очы белән тупсаларны, кадакларны каердылар, тышкы катлауны түбәндәгеләргә бирделәр. Эчке тәрәзә тиз алынды, җиде кешенең бише ашыгыч-ашыгыч өйгә төштеләр, икәве тимер кендекләр, озын таяклар тотып, баскыч төбендә калдылар. Гыйльманда шырпы бар икән. Ул керүгә яндырды, лампаны тапты, аңа ут кабыздылар, бу бүлмәдә зур көзге белән каралып беткән иске сәгатьтән башка бернәрсә дә табылмады. Гыйльман белән Гәрәй, лампа белән яктыртып, алдан киттеләр. Залда да бушлык — монда да вак-төяк чынаяк, чәйнек, тәлинкә куйган бер шкаф, диварга эленгән шәмаилләр белән бер календарьдан башка нәрсә юк. Гәрәй белән Садыйк тышка чыга торган ишеккә барып тукталдылар, башкалар залга караган эчке бүлмәнең ишегенә килделәр. Эчтән ниндидер каушаган, курыккан йокылы тавыш ишетелде: – Кем бар анда? Сезгә ни кирәк?! Гыйльман: – Ни кирәгеңне күрерсең, карт эт!.. – дип сүгенә биреп, ишеккә кул салырга өлгермәде, аннан кичке озын ак күлмәкле гәүдә, ак кәләпүшле, аз, сирәк ак чәчле баш күренде, ахры, коты очкандыр, кире чигенде дә: – Каравыл! Үтерәләр! – дип, тәрәзәгә ташланды, ләкин аңа ватып чыгып качарга форсат булмады, Гыйльман ашыгып барып: – Иманыңны укы, карт дуңгыз! Ә син каравыл кычкырасың! – дип, бугазыннан буды. Бүлмәдә ул ялгыз булмаса кирәк: ике ир Намаҗанның кулын, аягын бәйләп, күзен каплап, авызын томалап азапланганда, караваттан ниндидер ак шәүлә идәнгә төшеп, нәрсә артынадыр качкан төсле күренеп калды. Картны, кире залга чыгарып, сәке аягына бәйләделәр. Аның янында берәү калды. Башкалары өйне актарырга тотындылар. Намаҗанның карчыгы бу ел тиф хастасыннан үлгән иде. Үз баласы юклыктан асрауга алган улын хатыны, бала-чагасы белән көздән үк, монда ашлыкны кыйбат сатып, кулларына аз-маз акча биреп, иген арзан җирдә кыш чыгарсыз дип, Төркестанга китүче ачлар белән җибәргән иде. Ярты кыш якынлагач, тынычсызлык күбәйде. Берәү базардан ярты пот он, бер-ике кадак ярма, икмәк алып кайтса, шул төндә үк басып талый торган булдылар. Каршы торганда үтерү хәлләре дә булгалады, картның үзенә дә ике мәртәбә кагылдылар. Ләкин өйгә түгел, нәүрәп белән келәткә генә. Анда ризык нәрсәләре юк иде. Бөтен зыяннары йозакны-ишекне вату белән бетте. Шул куркынычтан соң карт ялгыз торырга җай тапмады. Түбән очның фәкыйрь, юаш, ашатсаң, сугышка батыр бер адәмне, утыз кадак алабута оны түләп, ундүрт яшьлек улы белән үз йортына алды: болар өчен хак бик зур иде, чиксез шатлык белән Намаҗанның өенә күчтеләр. Малын-туарын карадылар, бөтен эшен эшләделәр, аның өстенә кич карактан саклык булалар. Моны һәммә кеше белә иде. Гәрәй белән Садыйк шул ике адәмне эзли башладылар. Ләкин тапмадылар. Ишек-тәрәзә бикле, чыгып сызарга урын юк.

241 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.