Карчык боларны яратып, ипләп төреп маташканда, кызның күзләре ачыла... Матур, саф, сабы...
Карчык боларны яратып, ипләп төреп маташканда, кызның күзләре ачыла... Матур, саф, сабый күзләр Гәрәйгә карыйлар... Тукта, Гәрәй моны таный бит! Бу... бу... аның кечкенә кызы Нәфисә бит!.. «Ни эшлисез? Ул минеке!» – дип, хатыннарга ташланмак була... Ләкин урыныннан кузгала алмый... Нәрсә беләндер бәйләп, кадаклап куелган кебек, үзен-үзе коткарырга омтыла... Табактагы кыз: – Әткәй, әткәй! – дип кычкырып җибәрә... Гәрәй бар көче белән тибенеп селкенә, шуның белән уянып та китә... Үзе тиргә баткан, кулында морҗа калагы!... Сәкедән Нәфисәнең тавышы килде, ул уяумы, саташыпмы: – Әткәй... Әткәй... – дип тавышланып ята... Ата тынычландырырга теләде: – Йокла, балам, йокла, әнкәң авырый, шаулама, – диде. Нәфисә: – Әткәй, монда кил, мин куркам, әнкәйгә әллә ни булды, – дип елап җибәрде. Ата акрын гына кузгалды, мичнең көлен актарып, анда сүнмәсен өчен тирән күмелгән чаткыдан чыра яндырды да сәкегә барды. Бала, куркынып, әткәсенә ташланды. Башкалар уянмадылар, ул яктыны авыругарак китерде. Сатирә җиңгинең буе сузылган, куллары ике якка җибәрелгән, авызы җәелгән, күзләре ачык карап ята. Ләкин бу күзләрдә тереклекнең актык чаткысы да сүнгән иде инде. Бүтәннәрне кузгатырга теләмәде, кечкенә кызын апасы белән янәшә урынлаштырды да үзе үлекнең янына килде, кулларын ипләп куйды, башын рәтләде, күз кабакларын йомдырды, йөзенә, күкрәгенә өйдә булган актык кызыл башлы сөлгене ябып куйды. Чыра янып бетте. Гәрәй ятса да, йоклый алмады. Алар яратышып чыкканнар иде. Дөрес, мәхәббәт белән гомер иттеләр. Хатыны аңа алма-алма кебек чибәр, таза балалар бирде. Тормышында үзе кебек нык, батыр эшләп дөнья төзеште. Инде хәзер менә шул Сатирә юк. Бервакытта да яңадан кайтмас. Авыр вакытта иренең күңелен тынычландыручы булмас... Ләкин Гәрәй боларны уйлый алмады. Кичәге аз-маз ашау аның эчендә, йөрәгендә туктаусыз эшләп торган машинаның тырнакларын үткенләштергән. Мең тармаклы тырнаклар карынның, йөрәкнең, бөтен тәннең әллә кай җирләреннән рәхимсез рәвештә нәрсәнедер изеп сыгалар, суырып тарталар, хәлне бетерәләр. Сатирәнең үлүе дә шулар белән бергә кайный. Шул газапта ятканда, кемдер ишеккә таба килде. Сорамыйча ук керде дә шырпы яндырды. Бу теге убырлы карчыкны үтерешкәндә аска карап торучы, кортканы буучы егет — Гыйльман икән. Яше егерме биштән үтмәсә дә, йөзендә алтмышның картлыгы бар, бит тиреләре бушап-бушап җыерчыкланганнар, төсе кара-сары булып кипкән, кечкенә соры күзләре нәрсәнедер уйлап, хәйран булып тукталганнар кебек карыйлар. Керә-керүгә исәнләшмәде, хәл сорашмады, акрын, хәлсез, басынкы тавыш белән: – Әйдә, Гәрәй абзый, киен, – диде. Хуҗа чишенмәгән иде. Сүзсез мич башыннан төште, билен җеп белән бәйләде дә: – Балтаны алыйммы, юкмы? – дип сорады. Гыйльман: – Нәрсәгә ул? Миндә кирәк-яраклар бар, – диде. Башкаларны уятмаска тырышып, ишекне акрын ябып, тышка чыктылар. Җил һаман көчәя, буран уйный, җирдәге кар өерелеп-өерелеп биткә сибә, куеннарга керә. Болар Намаҗан байга таба киттеләр. (Дәвамы бар.)