– Карынымда каты таш бар кебек, шул җанлы әйбердәй кузгалып йөргән кебек... – дип газап...
– Карынымда каты таш бар кебек, шул җанлы әйбердәй кузгалып йөргән кебек... – дип газап чигә. Сөт сорый, ләкин сыер былтыр ук сатылган иде инде... Шул әйберләр белән саташып, уйланып утыра-утыра үзенең дә түзәр чамасы беткәндәй, күз алды караңгылангандай була. Ачлык әйтерсең тимер тырнаклар белән аның йөрәгеннән, карыныннан алды. Авырулар — сәкедә, балалар мич алдында, ут тирәсендә калды; Гәрәй баягы казанны күтәрде дә яңадан урамга чыкты, туры Намаҗан картка китте. VI Җил яңадан кузгалган, буран уйный башлаган. Бару кыен булды. Күп урамнарда юлларның бөтенләй булмавы аны тагы азаплый иде. Тик Намаҗаннар тирәсенә җиткәч кенә бераз җиңеләйде: монда ничектер җан әсәре сизелә, кайбер өйләрнең морҗаларыннан төтен чыкканы күренә, бер йорттан бик тәмләп мичтә арыш икмәге пешкән ис килеп, борынны кытыклый. Йортларда кешеләр дә йөриләр, этләр, атлар, сыерлар да очраштыра. Гәрәй казанын күтәреп барып җиткәндә, Намаҗан карт, биш билле кара тун, камалы бүрек, кыска кунычлы киез ката киеп, күршесендәге мәчеттән кайтып килә иде. Килеп җитәр-җитмәс, гүя үзалдына сөйләнеп-сукранып куйды: – Алланың бәндәләре гыйбадәтне бөтенләй онытмасыннар дип, мәчет юлын көн саен көрәп куям, мәгәр аяк басучы юк... Мәзинебез карт, бичара, зәңгелә белән авырып ята. Муллабыз яшь, ул каядыр, сату-алу артыннан чаба... Бер Ходай үзе кичерсен инде, туса — исем кушарга, үлсә — җеназа укырга адәм калмады, – диде. Гәрәй бернәрсә дә аңламады, бу сүзләр аңа ниндидер бик ерактагы төшме яки кайчандыр булып үткән бер хәлме кебек тоелды, миендә, йөрәгендә боларга җавап табылмады. Хуҗа аның җавабын көткән кебек күренми иде. – Нихәл, Гәрәй туган, – диде дә, аягындагы карларны кага биреп, яшел түбәле яңа нарат өйнең таш кибет белән янәшә ишегенә таба китә башлады. Гәрәй ашыкты. Әрнү катыш ялварулы акрын тавыш белән авызын ачты: – Намаҗан абзый, сиңа бер үтенеч белән килгән идем мин... Карт күзенең бер чите белән генә сораучының кулындагы әйберенә карады да аның сүзен бүлде: – Ни йомыш, казаныңны салмак буласыңмы?! Гаеп итмә, энем, үзем дә алабута белән көн кичерәм... Әле дә ярты авылның бер тиен тормаган җыен юк-бар әйберенә барлы-юклы онымны әрәм итеп бетердем... Балтаңны китерсәң, әллә карап карар идек! – диде. Гәрәй тирә-якның исемле балта осталарыннан иде. Атыннан, сыерыннан аерылды, самоварын биш кадак онга бирде. Инде актык әйберен — казанын күтәреп килгән иде. Картның сүзе аның йөрәгенә барып чәнчелде. Көз көне илләрдән кәрван-кәрван халык әллә кайларга агылган заманда аның китмәвенә сәбәп үзенең кулына, балтасына ышану иде. Урыслардамы, татар байларындамы, шәһәрдәме, бәлки, аз-маз эш табылмасмы дип өметләнүе иде. – Намаҗан абзый, үзең беләсең, балтам да булмаса, мин бөтенләй кулсыз-аяксыз калам бит... – диде. Карт тагы бер мәртәбә казанның зурлыгын-чамасын карады да, ак буяулы зур ишекнең тоткасына кулын салган көенчә: – Бу нәрсәңә күпме сорыйсың? – диде. Гәрәй бераз җанлана, өметләнә төште: – Биш кадак бирмәссеңме дип уйлаган идем. Намаҗан кулын гына селекте: – Казаныңны кирәккә алмыйм... Риза булсаң, ике кадак бирергә ярый! – диде дә кереп китте. Гәрәй аның артыннан үтерелгән тавыш белән: – Ярый, бирәм... бирәм... мә... ал! – дип калды. Ләкин үзе дә аптырады: актык казаны, чыннан да, кызганыч иде. Ул ике кадак белән алты ач җан ни генә эшләячәк?.. Икенче яктан, Намаҗан, бәлки, киреләр, ике кадактан да мәхрүм булырсың! Карт киреләнмәде, ачкычларын күтәреп яңадан килеп чыкты да зур каралтылар, келәтләр, амбарлар белән әйләндереп алынган йортына китте. Гәрәй аның артыннан иярде. Сәүдәнең шәп заманында кибеткә сыймаган сату малын куяр өчен ясалган тимер ишекле таш амбарның эче хәзер бер-беренә охшамаган мең төрле әйбер белән тулы иде. Монда эреле-ваклы самоварлар, яхшы тимер савыт-сабалар, сарылы-кызыллы юрганнар, паласлар, зурлы-кечкенәле түшәк, ястык, мендәрләр — һәрберсе үз рәте белән буй-буй тезелгәннәр. Бер якка төрле үлчәүдәге туннар, толыплар асылынган. Иң читтә берничә казан ята.