Намаҗан Гәрәйнең кулындагысын өченче мәртәбә ипләп карады.
Намаҗан Гәрәйнең кулындагысын өченче мәртәбә ипләп карады. – Әнә куй шунда, – дип, урын күрсәтте, чүпрәген сорап алды. Шул ук амбарда агач әрҗәдә туфрактан аз гына агырак алабута оны бар. Моның янында бик күп вак герле үлчәү тора. Элек чүпрәкнең чамасын тартты, аннан соң табакның бер ягына ике кадаклы герне куйды да, бер алуда ук һичбер мыскалга да ялгышмастан, соскы белән кара онны китереп салды. Карт бикләп калды. Гәрәй чүпрәккә төреп алган онны чикмән эченә күкрәккә тыкты да, авыр, салмак атлап, өенә юнәлде. (Дәвамы бар.)