Перейти к содержимому
Максиметер

Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)

Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) V Өйгә кайтып керүгә, башыннан ниләр кичкәнен әле яңа гына аңлый башлаган малай ашыгып сөйләргә тотынды. Аның кечкенә сеңлесе Нәфисә коты очып елап җибәрде. Апасы, җитү кыз Бәхрия, үзенең хәлсезлегенә карамастан вакыйганы бөтенләй тыңлады. Башына сыйдыра алмады, ни дип әйтергә дә белми аптырап калды. Сәкедә Сатирә апа, тиф хастасыннан әле һаман котыла алмыйча, ачлык өстенә каты авырып та ята иде. Зәйни аңа барып, үзенең батырлыкларын бер кат сайрарга теләсә дә, Гәрәй аны: – Әнкәңнең хәле болай да кыен, юк-бар белән аның башын катырма, – дип туктатты. Миңлебайны сәкенең икенче читенә салдылар. Өйнең тәрәзәсе бер генә катлы, ишегендә киезләр, чыпталар да күптән алынып киемгә тотылганга, салкын иде. Яңа авыру да булгач, җылыту кирәк булды. Мичне ягарга уйладылар. Гәрәй Бәхриядән балтаны сорап алды. Кызы ябык, кипкән тәненә әллә нинди капчык, палас кисәкләреннән ясалган бишмәтме, чикмәнме сыман нәрсәсен өстенә салды, башына Зәйнинең бүреген, аягына әнисенең иске киез ката калдыгын киде, билен җеп белән буды да атасы белән бергә йортка чыкты. Гәрәй заманында тырышлык белән көн итүче адәм иде. Көтелмәгәндә герман сугышына кудылар, үзе теләп акларга каршы ике ел фронт кичерде. Эшләрлек ир-ат булмаганга, йорт җимерелде, мал калмады; шуңа күрә аның утын китерергә дә чамасы булмады. Ул быел кыш буена үзенең абзарларын, өй түбәләрен якты. Хәзер бернәрсә дә калмаган иде. Дөньясын ташлап киткән күршенең ике уртада читәне бар. Ишектән атлагач та, нәрсәне җимерергә дип, бераз уйланды, туры шул читәнгә барып, балта салды. Кызы бераз аптырап карады, ләкин каршы әйтмәде, икәүләп зур бер кочак вак коры утын ясадылар да яңадан өйгә керделәр. Ике авыру тавыш-тынсыз яталар, кечкенә кыз белән малай, судан чыккан чебешләр кебек, икесе ике почмакка бөрешеп утырганнар. Бәхрия мич якты, казан алынган иде. Яңадан куйсаң да, учак белән бер вакытта яксаң, төтен кайтара торган булганга, суны чүлмәк белән мичкә генә куйды. Балалар, урыннарыннан кузгалып, утка таба җыелыштылар. Тәне бераз җылынгач, Зәйни тагы, сеңлесенең куркуына карамастан, үзенең убырлы карчыкны ничек сагалап йөрүен, хәерче малайларның кереп югалуларын сөйләргә кереште. Яңа авыру Миңлебай кияү дә өй җылынуданмы яки үзенең вакыты җитүдәнме, азрак җан әсәре күрсәтә, ара-тирә ыңгырашкалап куя башлады. Мәгәр Сатирә җиңгигә яккан мич әсәр итмәде, ахры, ул элеккечә: – Ай, эчем! Йөрәгем! Ай, берәр җылы нәрсә ашасам иде, терелеп китәр кебек үк булам шул! – дип, ара-тирә зарланып ала да тагы тына иде. Кыз, башка һичбер нәрсә белән ярдәм итә алмагач, анасының янына барып, тезләнеп карап тора да тагы утка килә иде. Гәрәй һичкемгә һичбер нәрсә әйтмичә, әйтергә сүз тапмыйча, сәкенең бер читендә янган утка карап, башын кочаклап озак утырды, чүлмәктәге су булана башлагач, тагы аның мие чуалды... Бераз уйлап торды да матчага кыстырылган йонлы иске калын күн бияләйне алды, балта белән акрынлап ваклап турады: – Кызым, син шуны чайкатып, кайнарга сал әле, тиренең азмы-күпме азыклыгы бар, диләр... – дип бирде. Тагын элекке урынына, элеккечә башын кочаклап утырды. Миен кара уйлар каплады: менә биш ай инде өйгә арыш икмәге кергәне юк. Алабута беткәненә дә күп булды... Җәй көне бака, сычкан, йомран бар иде. Хәзер алар да юк. Җыйган үләннәр, яфраклар да калмады... Салам тарттырып ашадылар. Аннан соң бер туфрак килеп чыкты... Бераз аксыл төсле, йомшаграк бер нәрсә... Моны салам яисә алабута онына кушканда, таш икмәк кебегрәк бер әйбер була... Үзе дә, балалар да, ачлык йөрәкне артык кимергән, эчнең тырнавына, аш соравына гаҗиз булган чакларда шуны җылы су беләнрәк чәйнәсәң, карын бераз басыла... Мәгәр Сатирә ничектер моңа күнә алмады. Тиф хастасыннан соң ач газапка түзә алмыйча, бераз ашаган иде, шуннан эче катты. Тышка йөри алмас булды... Менә ничә көн инде:

460 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.