Гәрәйнең әйтерсең теленә таш бәйләгәннәр: ул шундый сүзсезгә әйләнде. Балаларына да эле...
Гәрәйнең әйтерсең теленә таш бәйләгәннәр: ул шундый сүзсезгә әйләнде. Балаларына да элекке кебек җылы эндәшүе калмады. Сорый башласаң, унга бер җавап кайтара. Нәфисә бернәрсә дә сизенмәде, мәгәр зирәк малай Зәйни кайбер вакыт атасының күз карашларыннан куркып китә, кечкенә йөрәгенә караңгы шом төшә иде. Ул тагы, әнкәсе исән, апасы өйдә вакыттагы кебек, калага качу турында уйлана башлады. Элек атасы белән шәһәргә баргалаган иде. Авылдан авылга сорашып, юл табармын, ди иде. Калада ашаталар икән дип тә белә иде. Мәгәр аны бер нәрсә аптырата — аның өстенә, аягына бернәрсә дә юк иде. Ул менә шул турыда баш вата, киңәшергә кеше булмау, китәргә үзе кебек бер малай туры килмәү дә аны борчый иде. Шулай да ул үз башыннан каланы чыгара алмады, атасының куркыныч күз карашларын сизгән чакларда, аның бу уе тагы ныграк көчәя барды. (Дәвамы бар.)