Перейти к содержимому
Максиметер

Шул чагында ул Түбəн очтан менеп килүче ике кешене ерактан ук абайлап алды... Икəү! Һич...

Шул чагында ул Түбəн очтан менеп килүче ике кешене ерактан ук абайлап алды... Икəү! Һич тə ике кеше көтми иде Вəзилə. Əйе, берсе ул. Тик ялгызы түгел. Велосипедының икенче ягыннан, Җəмил шикелле үк рульгə тотынып, тагын бер кеше менеп килə иде. Хатын-кыз? Вəзилəнең күңеле шашып-шашып кайнады. Сəкинə! Былтыр гына унынчыны бетереп, фермада сыер савучы булып калган Сəкинə! Бая кызларны барлаганда аны исəпкə дə кертмəгəн иде Вəзилə, кара син аны, буйга Җəмил абыйсыннан əзрəк кайтыш булса да, ничеклəр атлый, башын күккə чөеп җибəргəн, чəчлəр су күбеге төсле кабарганнар, күзен-кашын ясаган, əйтерсең бии-бии менə! Бер дə сыер савучы димəссең! Əллə пунктка кадəр үк бергə килмəкчелəр инде? Вəзилə бармаклары белəн тəрəзə пəрдəсен урап тотты да ак җəймə җəелгəн тар караватка утырды. Күңеленə моңарчы килмəгəн салкын шик төште: араларында берəр нəрсə бармы əллə?! Ул ашык-пошык тəрəзə пəрдəсен рəтлəде, вак кына тир бəреп чыккан борынын мамык белəн пудраларга кереште. Сак кына ишек шакыдылар. — Керегез, кер, – диде ул, елмаерга бик тырышып. Ишектəн Сəкинə ялгызы килеп керде, керде дə, мактанган сыман, томырылып аңа карап тора башлады. Вəзилə түземсезлек белəн тагын берəүнең кергəнен көтте, хəтта кызның артына үрелеп тə карады, тик анда берəү дə юк иде. — Җəмил абыең кайда? – дип сорады ул, дорфа гына. — Җəмил абый? – Бу исемне əйткəндə Сəкинəнең йөзе яктырды. – Кайтып китте. — Ничек? — Шулай. — Бер сүз дə əйтмəдеме? — Əйтмəс Җəмил абый! Ул гел шаярта бит! Мине бəлəкəй кыз дип уйлыймы? — Шаярта? – Вəзилəнең коты алынды. Ялгышын аңлады. Җəмил турында бу кыз алдында сүз кузгатырга ярамый иде. Белер иде əле! Бу кызый актыгының буе гына түгел, теле дə озындыр, əллə ни уйлавы бар. — Я, үскəнем, ни йомыш? «Үскəнем» дип Сəкинəне кимсетергə уйласа да, керүче кызның исе китмəде, ул биек, мул күкрəклəрен киерə төшеп Вəзилə алдындагы урындыкка килеп утырды. — Кулым ярыла, Вəзилə апа. — «Апа» сүзе Вəзилəне усал шөпшə төсле чагып алды, ул күзлəрен зур ачып Сəкинəнең кулларына түгел, аякларына карады. Матур иде Сəкинəнең балтырлары, тез башлары, кыска ситсы күлмəге яшерə алмаган тыгыз, тулы ботлары искиткеч килешле иде! — Кулым ярыла дисеңме? – дип кабатлап сорады ул. — Əйе. Түбəн авыл врачына күренимме əллə дип төшеп бара идем, Җəмил абый очрады да... бергə кайтып киттек. — Яхшы булган. Яхшы,– диде Вəзилə, күзен аяклардан Сəкинəнең кулларына күчереп. – Дөрес эшлəгəнсең! — Бик озаклап, бик җентеклəп карады ул аның кулларына: йомшак, ак белəклəренə кул салды да иңбашларының йомры һəм кыйгачлап түбəн төшүен чамалады, муенының озын һəм горур икəнлеген абайлады һəм кинəт Вəзилəнең комсыз, көнче күзе кызның күлмəк изүенə томырылды. Коры, салкын тавыш белəн сорады: — Əллə күкрəкчə дə кимəгəн инде син? — Нинди күкрəкчə ул, апа? — Бюстгальтер, дим. — Нигə ди ул миңа? – Сəкинə көмеш чəчеп көлеп җибəрде. – Кирəкми! (Дәвамы бар.)

1 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.