Әтәч менгән читәнгә (повесть)
Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 6. Сəлəхетдиннəрдəн башланды бугай... Əллə Мирфатыйхтанмы? Юк, Сəлəхетдиннəрдəн, ахрысы. Биш ел дисəм азрак, җиде ел дисəм күбрəк булыр, бер заман, якшəмбе көн иде, Сəлəхетдин районнан мотоцикл алып кайтты. Бишеклене. Башта бер атна ишегалдында тырылдаттылар, аннан урамга алып чыгып, ай чамасы дырылдаттылар, ай үткəч берəм-берəм дə, төялешеп тə чаба башладылар. Эте-бете утыра да чаба, Вəзилə дə киткəн була, бишеккə чүмəшкəн Фирүзəнең авызы гел колакта! Ə Сабан туена, Сабан туена... Кулыннан килə, тəмамысы эт икəн Сəлəхетдин, мотоциклның бишеген алган да урынына зур чыбык чуман утыртып куйган: мəйдан буласы урынга бөтен семьясын чуманга төяп төште. Шаккаттылар. Бөтен халык көрəш карый, Мирфатыйх хатынының күзе матайда. Бөтен кеше ат чабышын көтеп тора, Мирфатыйх хатыны Гөлмəрьямнең эче яна, күзенə ак-кара күренми... Мəйдан янында дəшми түзгəн иде, кайткач, Сабан туе чəе эчеп бетергəнне дə көтмəде: «Əнə кешелəр Сабан туена да машина белəн генə төшкəннəр! – дип куйды. – Илаһым, кала кунакларын караучы да юк, бөтен кешенең күзе шунда!» Гөлмəрьям төне буе борсаланып чыкты, йокламаса да, коймагын изəргə онытып, Мирфатыйхтан əр ишетте, икенче көнне үк Түбəн авыл кибетенə төшеп, бик һəйбəт көзгеле шкаф сатып алды. Шифоньер дип атала икəн андый шкаф, «шифалы нəрсə!», затлы кешелəрнең түрендə шул була икəн. Язуы артына ябыштырылган, төгəл йөз дə егерме җиде тəңкə! Мирфатыйх: «Бəрəч, балаларга киемгə дигəн акчаны тоткансың!» – дип əрлəгəч, шкаф тирəсенə береккəн хатын: «Акчаны күбрəк эшлəрсең, хəзер заманы шул!» – дип кенə җибəрде. Шкаф Югары очта беренче иде. «Райунында бер!» – диде Гөлмəрьям. Күрше-каршылар, кардəш-ырулар икешəр рəт кереп карадылар. Сəлəхетдин Гөлбикəсе дə түзмəде, йомыш тапкан булып кагылып чыкты. Бəя кəгазен, хуҗалар күрмəгəндə генə, тырнагы белəн кубарып алырга маташты... Атна дигəндə Гөлбикə дə Зəйнең үзеннəн, универмаг складыннан шифоньер кайтартты. Ике көзгелене. Язуын артына кадаклаганнар: йөздə туксан сигез тəңкə. Күрше-каршы, кардəш-ыру савылып иртəдəн Сəлəхетдиннəргə кереп китте. Бəһасен белгəч, тел шартлаттылар, көнлəшүлəрен сиздермəслек дəрəҗəдə əйберне мактадылар. Мирфатыйх хатыны Гөлмəрьям кермəде. Аның карасына батып, пыр тузып келəт белəн өйалды тирəсендə итəк җилфердəтеп җенлəнеп йөргəнен Гөлбикə чолан тəрəзəсеннəн авыз ерып күзəтеп торды. Икенче көнне Гөлмəрьям көтү куганда сыерын да, бозавын да сыек тал чыбыгы белəн чаж да чож яра иде... Шуннан китте, китте... Шкаф артыннан сервант кайтты. Сервант артыннан диван. Диванга трельяж иярде. Трельяж холодильникны чакырды. Сервантлар буш тормады, Гөлмəрьям дə, Гөлбикə дə дистəсе-дистəсе белəн чəшке-чынаяк, кашык-чəнечке, бəллүр вазалар, путаллы чəркəлəр, балчык сыерлар, мөгездəн көмешлəп ясаган əкəмəтлəр, дəү-дəү буш диңгез кабырчыклары, тагын əллə нилəр, əллə нилəр кайтарып тутырдылар. Бу чəшке-чынаяклар белəн чəй эчмəделəр алар, аракыны да кунакларга кырлы стакан белəн чөмерттелəр, чəнечкенең əллə ничə төрлесе булса да, ит калҗасын һаман, сызганган белəклəрдəн май агыза-агыза, кул белəн умырдылар, əмма ярсып-ясканып сервант-шкафларга шыплап мал тутырдылар. Мотоциклларны машиналар алыштырды, хəзергесе көндə Сəлəхетдиннең гаражында (ишетəсезме, алты йозаклы, бетон түбəле гаражында!) «Москвич» тора, Мирфатыйхларда «Жигули». Берсенеке чия төсле, икенчесенеке – лимон... Кара мунчалар ашыгып-ашыгып сүтелде, дəү-дəү ак мунчалар өлгерттелəр. Мунча алдына иске «Саратов» холодильнигы илтеп утырттылар, элеккеге атаклы шарлы башлы тимер караватлар да мунча алдына күчте. Чабынып-коенып чыккач, ачы балны тустаган белəн шунда, суыткычтан гына алып эчə торган иттелəр. Өйлəр дə танымаслык булып үзгəрде, аларга уңнан да, сулдан да баксə-бүксə такта верандалар кушып салдылар. Мичлəрне сүтеп, өйлəрне пар белəн җылытуга күчерделəр. Верандалар гына сусынны басмады, йортларны сүтеп, алты, сигез почмаклы егермешəр ниргəле пулатлар салып җибəрделəр. Элек бəдрəф, хəзер культуралы туалет исемен алган мəгълүм ханəлəрне галерея ясап өй
Канал в каталоге Максиметера
4 560 подписчиков · Книги