Перейти к содержимому
Максиметер

җибəрделəр. Барыннан да алга чыкты Җəмил, район чемпионы дигəн исем белəн армиягə китте...

җибəрделəр. Барыннан да алга чыкты Җəмил, район чемпионы дигəн исем белəн армиягə китте. «Укырга кер, сиңа кайда да юл ачык», – дигəннəр иде, Җəмил көлде генə: «Солдат тормышын, чын ирлəр язмышын татыйсым килə», – диде. Бу сүзлəрне ул Вəзилəгə дə əйтте. Вəзилə аңа ядкарь итеп чиккəн яулык бирде. «Яшьлек мəхəббəтемнең бүлəге шушы, мин сине көтəрмен», – диде кыз. Вəзилə, Вəзилə... Күрше Сəлəхетдин кызы Вəзилə! Нинди матур чаклар бар иде! Ничаклы гөнаһсыз, эчкерсез багланышлар яши иде Сəлəхетдин белəн Мирфатыйхлар арасында! Юри дə, күңел өчен дə, кирəктə дə бер-берсенə бик телəп йомышка йөрешəлəр, бəрəңге утырту, аны алу кебек олырак эшлəр ике йорт арасында ел саен уртак башкарыла иде. Сəлəхетдиннəрдə эш башланса, Мирфатыйхныкылар сибелеп бакчага чыга. Мирфатыйхныкылар эшкə тотынсалар, бил буып күршелəр кереп җитə. Эш җитми тату күршелəргə, башлауга тəмамлап та куялар иде! Сугым көнне чалу итеннəн пешкəн өреле шулпа ашарга Сəлəхетдиннəр чакырса, сыер бозаулагач угыз коймагы ашарга Мирфатыйхлар дəшə. Мунча яксалар да бер-берсен чакырмый калмыйлар, ул чакларда мунчадан соң хатыннар гына түгел, ирлəр дə чəй генə эчə торган иде. Балаларның туган көннəрен билгелəп узу əле гадəткə кермəсə дə, бəбəй чəеннəн бер-берсен калдырмыйлар иде. Бүлəклəр дə ул чаклы зур булмый иде, туйларга өч метр ситсы, өстəл ашъяулыгы кебек затлырак нəрсəлəр килсə, бəбəй туена ситсы бер метр да җитə, нəни чуар тастымал да бик зур бүлəк санала иде. Юк кына əйбер дə олы бүлəк, – чөнки һəммəсендə хөрмəт билгесе, эчкерсезлек үрнəге, дуслыкны ныгыта торган җылы ишарəлəр була торган иде. Берəрсе чирлəп китсə яки кул-аягы киселсə, ике йорт бер сулыш ала башлый, хафа уртакка əйлəнə, киптергəн кура җилəге, җилəк яфрагы, андыз тамыры, сарымсак уган кишер яисə тозлы кəбестə тотып хəзер бер-берсенə кереп китəлəр иде. Ул чакта ике кура-хуҗалык арасында тəбəнəк кенə, утырган эт биеклеге генə читəн иде. Ул да чебилəр, бəбкəлəр ике арада йөреп бакчаны бөтенлəй такырламасын өчен генə үрелгəн. Сəлəхетдиннəр тавыгы Мирфатыйхларда, Мирфатыйхныкылар Сəләхетдиндə җим тибенə, сарык-бəрəннəрнең бер-берлəренə кереп кунган чаклары да еш була, əтəчлəренə хəтле бик тату иде ул чакта! Качкын тавыклар күрше оясына күкəй салса, ул мəсьəлə дə тавыш-гаугасыз гына хəл ителə, хатыннар бер көлеп куярлар иде дə, бетте-китте. Ике йорт арасында какшамас татулык хөкем сөрде. Ишле бала-чагалы ике йорт арасында бернинди яшерен сер, гайбəт, көнчелек юк иде. Мирфатыйх та, Сəлəхетдин дə Ватан сугышында катнаштылар, икесе дə яраланып туган илгə кайттылар. Сəлəхетдиннең кулы яралы иде, Мирфатыйхның мина ярчыгы тиеп сул күзе күрмəс булды. Үткен күз кирəк чакта алдан Сəлəхетдин йөрде, кул көче соралганда иң читен җиргə Мирфатыйх ыргылды – туганнарча яшəделəр күршелəр, дөрес яшəделəр. Тату ана-аталарның балалары да тату була. Бу күптəн сыналган нəрсə. Балалар арасындагы ызгыш иң əүвəл йорттан, ата-анадан башлана. Бигрəк тə Җəмил белəн Вəзилə дуслаштылар. Җəмилнең унынчыдан соң армиягə китүе көтелмəгəн хəл булды. «Кайтамы соң!» – дип сөйлəнделəр күплəр. «Кайтмаска китүедер», – дип юрадылар ата-аналар. «Кайтмас!» – дигəнне ишеткəч, авылда берəү бик сөенде, һəм бу кеше Җəмилнең җан сөйгəне, яшьлек мəхəббəте, Сəлəхетдин кызы Вəзилə иде. Вəзилəнең дə алдагы тормыш, мəхəббəт турында үз планнары өлгереп килгəн чак иде. Аның планнары да ата-ана өчен көтелмəгəнчəрəк булды. Вəзилə Җəмилнең үз сүзен сүз итəргə омтылганын белə иде. Сүзен җиренə җиткергəн кешене генə хөрмəт итүе дə кыз өчен сер түгел иде. Вəзилəнең дə сүз əйтəсе һəм əйткəнен тормышка ашырып Җəмилнең мəхəббəтен тагын ныгытасы килде. Əле Язкилдедə, башлангычта укыганда, мəктəпкə Түбəн авылдан врач менгəли иде. Врачны шəп трантаска юртак ат җигеп барып алуларын, укытучыларның аны ничек каршылавын, врачның шикəрдəй ак халат киеп биек үкчəлəре белəн тек-тек кенə басып коридорда йөрүлəрен ул бик яшьтəн күңеленə өлге итеп сеңдерде. Вəзилəнең дə врач буласы

282 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.