Перейти к содержимому
Максиметер

итəрлек башка берəр кыз бармы əллə?! Вəзилə Югары очтан Түбəн очка кадəр өй борынча бер...

итəрлек башка берəр кыз бармы əллə?! Вəзилə Югары очтан Түбəн очка кадəр өй борынча берəмтеклəп санап чыкты, кызлы йортларны айкады, аннан Олы урамга керде, Түбəн авылдагы мəктəп коллективын кат-кат күңеленнəн кичерде. Көнче күңел йөгерек була, кызларны санап, барлап чыкты Вəзилə һəм мондыйрак фикергə килде: Язкилдедə аңа тиң булырлык, аның белəн янəшə басарлык кыз юк иде. Тагын бер шиге бар иде барын Вəзилəнең, ике күрше – Сəлəхетдиннəр белəн Мирфатыйхларның дошманлашуы егеткə тəэсир иттеме əллə, дип уйлады. Ул уеннан да бик тиз кайтты. «Əйдə, чукынышып бетсеннəр, Җəмил белəн без барыбер монда калачак түгел!» – дип, җиңел генə хəл итеп куйды. Тəвəккəл таш ярган. Тырышкан ташка кадак каккан, һəр минутта, һəр секундта, көндез дə, төнлə дə күңелдə бер телəк кенə калсын: Җəмилне моннан алып китəргə! Моннан... китəргə!.. Спорт яшьлек белəн янəшə яши. Яшь чагында Җəмил анда, калада ныгып калырга тиеш. Шəп спортсменнарга фатир беренче чиратта, шəп спортсменнарга һəркайда юл ачык. Борыны сизгер Вəзилəнең. Телəклəре нык. Сəлəхетдин кызы ике белəген сызганып эшкə тотынды. Монда, Язкилдедə атлаган саен Җəмилгə аяк чалырга! Авылдан биздерергə. Комачауларга. Сүз таратырга. Бүген эш-мəшəкатьлəре шактый күп булды аның. Алай да ул тыныч диярлек. Бүгенге көне бушка узмаячак, тормышының олы максатына хезмəт итəчəк. Бүген Җəмил егылып борынын канатачак. Сəрвəрбикə əби белəн ул кичтəн үк сөйлəшеп куйды. «Җəмил Югары очтан күренүгə битеңне иске биялəй белəн ябып урамга чык. Тешем сызлый диген. Булдыра алган хəтле тоткарла аны, əбекəй!» Буыннары сызлап торган карчык фельдшер кыз белəн борчак пешерергə каршы буламы соң?... Тоткарланды егет. Медпунктка да керде. Вəзилə тозагына элəгеп, анда да шактый торды. Җитмəсə, теге сигезенчелəр... Һəммəсен əйбəткə юрады Вəзилə. Хəзер сабыр гына аның Түбəн авылдан кайтуын көтəргə кирəк. Бүген Җəмиллəр мəктəбенең футбол командасы районның «Чукмар» командасы белəн очраша. Əгəр җиңсəлəр, Түбəн авыллар республика ярышларына финалга чыгалар. Шуны көтə Җəмил, яздан бирле малайларга тынгы бирми. Яздан бирле тугызынчы класс малайлары шуңа əзерлəнəлəр. Җиңсəлəр, Җəмилнең хыяллары тормышка аша башлый, моннан соң аны Язкилдедəн кубарырмын димə! Тик бүген алар җиңелəчəклəр! Монысын бер Вəзилə генə белə. Җəмиллəр командасының капкачысы тугызынчы класс укучысы Зөфəр – Вəзилəнең энесе. Өч көн ялынды Вəзилə Зөфəргə, өч көн тəмле сүзлəр белəн малайны юмалады. (Сəрвəрбикə карчык түгел шул малай, таза, сəламəт, фельдшерның кирəге əллə ни юк!) Сүзлəр генə ярдəмгə килмəгəч, браслеты белəн сəгать вəгъдə итте. Сəлəхетдин тамыры шул, Зөфəр яңа сəгатьле булачак, һəм шул сəгать Вəзилəгə – җиңү, командага җиңелү китерəчəк. Зөфəр капкачы – телəсə тупны тота, телəмəсə – «Чукмар» командасы бер-бер артлы гол кертəчəк! Тəрəзəдəн карап, рəхəт уйлар кочагында тирбəлгəндə Язкилдедə кош-корт шау-гөре башланды. «Əйдə, котырыгыз, котыр! Көзгə туй итəрбез дə симез-симез үрдəклəрне, күркə түшкəлəрен күтəреп шəһəргə китəрбез! Хəйретдин агай чаң кагып озатып калыр! Бигрəк матур яңгырый икəн чаң тавышы!» Хатын-кызның күңеленə телəк иңсəме?! Ул аны тормышка ашырмыйча калмый, хөрмəтле укучым. Без, ир-атлар, хатын-кыз аркасында гына оҗмахтан куылган дөнья мəхлуклары хатын-кызның өстенлеген, хəйлəгə маһирлыгын, осталыгын берсүзсез танырга тиешбез! Җиңүгə ышанып көткəнгə көннең үткəне сизелмəде дə диярлек. Вəзилə Зөфəрне белə иде, ул аңа ышана иде. Сүрелə төшсə дə, көн элеккечə чалт аяз һəм тыныч иде. Җəмил кайтыр вакытны чамалап Вəзилə урам якка караган эч тəрəзəне дə киереп ачып куйды, бүлмəлəргə коры хуш исле җəй һавасы кереп тулды: кыз тəрəзəдəн тəрəзəгə йөреп, елмайган хəлдə, аны көтə башлады. Шактый көтте, кемдер пунктка керде, ул кемгəдер киңəш сүзлəре əйтте, кемнəргəдер дару бирде, укол кадады. Күңеле еракта, күзе юлда, йөрəге сөенечлəр тозагында, үзе шатлыклы хəбəрлəргə зарыккан иде.

1 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.