Перейти к содержимому
Максиметер

белəн тоташтырдылар. Кар базларын күмделəр, тəбəнəк җил капкаларны дəү-дəү Мазлар, Краз...

белəн тоташтырдылар. Кар базларын күмделəр, тəбəнəк җил капкаларны дəү-дəү Мазлар, Кразлар кереп йөрерлек итеп киңəйттелəр, биегəйттелəр. Урман якын, урман үзебезнеке, урман шалкан бəясе! Телибез икəн, трактор белəн менеп алабыз, телибез икəн, бульдозер белəн сөйрəтеп алып кайтабыз. «Дружба» атлы пычкы өй борынча, һəр кешедə бар, колхоз бензины бушлай, кисəлəр генə, йөзəр яшьлек юкəлəрне, биш йөз ел дөнья ямьлəп утырган имəннəрне егалар гына. Егалар да турыйлар! Җир гүлəп, җир ыңгырашып кала, юллар сыкрана, бульдозерлар юл юк җирлəргə күкрəк киереп кереп китəлəр. Кала кунакларына хəзер яңа сауган сөт тə, яңа язган май да элəкми, алар аертылган сөткə Зəйдəн кайткан ипине манып ашыйлар да, Аллаһы əкбəр. «Монда хəллəр алайга борылган икəн! » – дип килгəн җирлəренə тизрəк таю ягын карыйлар... Көнчелек дигəн сүз кергəн арага тиз арада дошманлык та кереп оялады. Сəлəхетдин белəн Мирфатыйх кан дошманнарына əйлəнделəр. Яшьрəк чакта балалар бу куалашуда катнашмадылар да диярлек. Лəкин Вəзилə авыз ачып Җəмил турында ата-ана алдында сүз əйтə алмый иде инде. Егет белəн кыз да аңлашалмас хəлгə килделəр. «Шəһəр, шəһəр! – диде кыз. Җəмил исə: «Авыл», – диде дə катты. Районга эшкə чакырдылар, бармады. Өлкəгə күчəргə өндəделəр, ризалашмады. Егетне районга чакыргач, Вəзилə сөенде, Казанга өндəгəч, күккə сикерде. Егет: «Язкилдедə калам»,– дигəч, ышанмады. — Шаяртасың, җаный! – дип бармак янады. Җəмил, бик гади генə, көлə-көлə: — Калам дигəч, калам инде, Вəзилə. Мине белəсең, – диде. Кыз: «Нигə?» – дигəн сүздəн башканы əйтə алмады. — Нигəме? – Вəзилə Җəмил маңгаена буразна булып яткан сырны беренче тапкыр күрде. – Нигə икəнен дə əйтеп була хəтта! Менə иптəшлəр белəн ашханəгə ашарга гына керəбез. Дүртəү бергə утырабыз. Берəү токмач ала, икенчең борчак ашы, ə мин кəбестə ашы яратам! Монда нигə икəнен аңлатып булмый, һəркемнең төрле-төрле ашавы гына гаҗəп. Анда да бертөслелек юк! Минем бу заманда авылга ябышып ятуым, бəлки, сəердер, əмма мин аны үземчə аңлата да алам. Без бик еш кына татар халкы ишле халык, Советлар Союзында гына да алты миллионнан артык дияргə яратабыз. Халыкның уңганлыгын гел-гел гомуми эш белəн дə, күплек саны белəн дə билгелəп булмый икəн. Халкыңның илгə-көнгə даны таралган шанлы-шəүкəтле кешелəре дə булу кирəк. Матрос Əсгать Җиһаншиннан башлап академик Сəгъдиевкə чиксез рəхмəтем һəм тиңсез хөрмəтем бар минем. Алар дөньяда татар халкының барлыгын, егетлеген расладылар. Федор Симашовны белəсең инде син. Бишавыл мəктəбен бетерде. Дөнья, олимпия уеннары чемпионы! Гап-гади керəшен малае, ə илгə күпме дан китерде! Татар халкы улы! Футболчы Галимҗан Хөсəенов, хоккейчы Зиннəтулла Билалетдинов, гимнастика остасы Галимə Шөгероваларны ал! Халкыбызның данын кайларга илтмəгəн алар! — Син дə алга чык, күч шəһəргə! — Минем бик күп талантлы спортсменнар тəрбиялəүче педагог буласым килə! Халкыбызның данын тагын да югарырак күтəрəсем килə! Безнең яклардан да менə дигəн егетлəр чыгарга тиеш. — Шуннан ни? — Аңлашылмадымы? — Шуннан ни була дим? — «Аптыратыйммы, йөдəтимме?» – дигəн җəфалы уен бар! Бəйлəнчек адəмнəр ярата аны. Шуны башладыкмы, Вəзилə? Юк, Вəзилəнең уйныйсы да, Җəмил төсле итеп тирəнтен уйлыйсы да килми, аның үз күз алдына китергəнчə яшисе килə. Чыгамы татардан чемпион, юкмы, аңа барыбер. Чыга икəн, əйдə, аның Җəмиле чемпион булсын, дан казансын, чит иллəргə йөрсен, төрле-төрле матур əйберлəр, затлы киемнəр, шаккаттырырлык сувенирлар алып кайтсын. Шулай яшəргə мөмкин булганда, һəркайда юл ачылып торганда нигə бу Язкилдедə череп-бурсып ятарга?! Шөбһəлəнде кыз, икелəнде һəм көннəрнең берсендə аның күз алды караңгы төндə яшен уйнагандай яктырып китте: əллə яратмыймы соң аны Җəмил?! Сөймиме?! Яратса, гел карышып, кирегə сукалап торыр идеме? Сөйсə, шундый тузга язмаган сүзлəр сөйлəр идеме? Сөйгəн кеше, берни уйлап тормыйча, салкын чоңгылга да чума ала, күктəн йолдыз чүпли! Ə бу мүклəк сыер кебек карышудан башканы белми... Тешлəк хайван! Тукта, «сөям» дигəне бармы соң аның? Юк бит... Авылда Җəмил күзе төшəрлек, аның игътибарын җəлеп

1 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.