Перейти к содержимому
Максиметер

Кире борылып керергə туры килде. Вəзилə кече якта бик озак мыштырдады, урындык аркасына...

Кире борылып керергə туры килде. Вəзилə кече якта бик озак мыштырдады, урындык аркасына башын куйган əби өзлексез аһылдады, Җəмил, түземлеге бетеп, Вəзилə янына чыкты һəм, сəгатен күрсəтеп: «Безнең бүген бик җаваплы очрашу, ашыгам!» – дип пышылдады. Вəзилə кара белəн сызылган нəзек, кыйгач кашларын сикертеп алды: «Һи, синнəн башка да тибəрлəр əле тупны!» – дип куйды. Җəмил, Вəзилəнең тел төбен бик яхшы аңлаганга, сүз көрəштереп тормады, инструментларның суда кайнап чыкканын да, Вəзилəнең Сəрвəрбикə əбинең авызына бик озаклап дару тамызганын да сабыр гына уздырып җибəрде... Медпункттан чыгып, ике-өч атлам китүгə үк, эчтəн əбинең яшьлəрчə кеткелдəп көлүен ишеткəч кенə, аңа нигəдер сəер һəм бик шикле булып китте. «Əллə бəхетсез юлга чыктым инде бүген?» – дип уйлап алды. Ə болай, чынлыкта, Җəмил бəхетле егет – моны алдан ук белдереп куйыйк. Бəхетне һəркемнең үзенчə аңлавын, үзенчə күз алдына китерүен, хөрмəтле укучылар, үзегез дə бик яхшы белəсездер. Берəүлəр бəхетне хезмəттə күрə, эш өстендə татый. Икенчелəр туктаусыз байлык артыннан куа, көне-төне мал арттыра. Данны бəхетнең иң югарысы, иң татлысы дип санаучылар да бар, җирдə халык төрле, кешелəр күп, зəвыклар чуар, бəхетнең аңлатмалары да төрле һəм каршылыклы да. Җəмил исə үзенчə бəхетле иде. Максатына ирешə барганы өчен бəхетле. Шулай уйлый егет, шуңа ышана. Максаты да буш хыялларга таянмаган аның, үз рух көченнəн, үзенə ышанудан туган, җирле, нигезле максат. Яшьтəн үк буш өметлəр белəн яшəмəде егет, үз тырышлыгына ышанды, үз көченə таянды. Əле бик бəлəкəй чагында, мəктəпкə дə кермəгəн иде, язгы ташу тынар-тынмаста Олы суны йөзеп чыгам дип əтəчлəнде, йөзеп тə чыкты. Дөрес, тамак төбе кызышып, ютəллəп атнага якын толып астында ятты, мəгəр үз сүзен сүз итте. (Олырак малайлар котыртканнар иде аны котыртуын!) Язкилденең иң биек тавыннан, бөркет оя типкəн, Уралның иң соңгы тамырлары арасындагы биек кыядан чаңгыда шуып төштеме? Төште! Бусында беркем котыртмады, шаһиты да бер генə кеше иде – күрше Сəлəхетдин кызы Вəзилə. Шуып төшкəндəге рəхəтне белсə идегез сез! Тезлəр бер-берсенə тияр-тимəс кенə калтыраналар, колак төбендə сызгырып тау җиле ургыла! О-о, тау җиленең нинди тыгыз, нинди җитез икəнен малай беренче тапкыр шунда татыды! Үзəннəрдə искəн чыпчык җиле түгел инде ул, тауда сызгырган бөркет җиле, егетлəр җиле! Оча Җəмил, җил аны канатландырып очырта, сикертеп-сикертеп тə китə, аяклар җиргə тими, егылмый мəгəр, гəүдə нык, сыгылмалы, кулларда көч, кулларда нык таяклар, чаңгысы да əтисе ясап биргəн киңчə өрəңге чаңгы! — Ничек егылмадың син, Җəмил?! Көлə генə Җəмил! — Ничек барып төшмəдең? Шаркылдый гына Җəмил! — Минем котым калмады, карап торып үлə яздым. Кыз авызыннан мондый сүзлəр ишетер өчен Җəмил Урал тавының иң биек, иң хəтəр түбəсеннəн шуып төшəр иде. Ул куе соры күзлəрен тутырып үзе шуып төшкəн текə тауга, үзе беренче башлап сызган сукмакка, буе-сыны мəхəббəт һəм соклану белəн тулган Вəзилəгə карады. Тау, тау җиле һəм Вəзилə – өчесе бер булып нəкъ шул көннəн үсмер йөрəгендə урын алдылар бугай... Бəхет төшенчəсе кеше күңеленə җиңү белəн янəшə иңə. Җəмил белəн дə шулай булды. «Бəхет өчен нəрсə кирəк?» – дип уйлады ул үсə төшкəч. «Җиңү кирəк, алга бару кирəк, үз көчеңне раслау кирəк. Тулы бəхетне тою өчен яныңда сөйгəн ярың булу да шарт», – дип ачыклады ул тора-бара. Валлаһи, шулай дип уйлады. Берəр җирдəн укыган идеме, əллə зурлардан ишеткəне булдымы, нəкъ менə шундый фикер килде аның бəхет иңгəн күңеленə. Мəктəптə ул географияне һəм физкультура дəреслəрен аерата нык яратты. Җир шарында сигез мең метрдан ашкан ундүрт тау түбəсе барлыгын, кайбер каһарман шəхеслəрнең бəхет татыр өчен шул биеклеклəрне яулап йөрүен ул бик яшьли аңлады. Түбəн авылда укый башлагач, Җəмил мəктəпкə гел чаңгыда гына барып йөрде. Аның һəвəслеген укытучылар да күреп алды, егетне ярышларга йөртə башладылар, мəктəп ярышларына, мəктəп ара ярышларга, аннан ераккарак, күрше-тирə районнарга да алышырга

276 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.