Перейти к содержимому
Максиметер

килə иде. Əмма Вəзилəнең бала чагы авыл урамнарына да шəһəр җиллəре ургылып килеп җиткə...

килə иде. Əмма Вəзилəнең бала чагы авыл урамнарына да шəһəр җиллəре ургылып килеп җиткəн кызыклы бер чорга туры килде. Шəһəр, аның таш урамнары, көне-төне аллы-кызыллы су атып утырган фонтаннар, кинотеатрлар, киштəлəре байлыктан сыгылып торган мəһабəт кибетлəр, бай базарлар, танца заллары кызның төрле якка ташланырга əзер күңелен бер юнəлешкəрəк алып киттелəр. Авылга кунак кайта, затлы киемнəр кайта, тəмле-татлы күз күрмəгəн күчтəнəчлəр кайта. Бананнар, əфлисуннар, лимоннар... Вəзилə алдагы тормышын бары тик шəһəрдə генə дип хыяллана башлады һəм үзен шəһəрнең иң күренекле шифаханəлəренең берсендə иң атаклы врач булырга əзерлəргə тотынды. Шəһəргə, бары тик шəһəргə генə!... Юл бер. Юл өметле. Шəһəр кешесе булуның бердəнбер һəм ышанычлы юлы институт бетереп диплом алу, эшлекле кешегə кияүгə чыгу иде. Димəк, аның кияве буласы кеше дə шəһəр тормышына бүгеннəн əзерлəнə башларга һəм шул сукмактан тайпылмыйча алга карап кына барырга тиеш иде. Бик яшьли дəрт керде Вəзилəгə, шул комачауладымы, бишенче-алтынчыларда гел өчлегə генə укый башлады. Китабын алдына алып утыра, башында уку түгел, шəһəр, аның шаулап торган урамнары күз алдыннан гел китми. Югары оч кызы өчен институттагы конкурслар, керү өчен барган ярышлар, җитмəгəн баллар аркасында түгелгəн фаҗигале күз яшьлəре дə сер түгел иде. Шуның өчен ул сигезенчедəн соң озын-озак уйлап тормады, тотты да Минзəлə медучилищесына барып керде. Болай өчлелəрне тезеп укып барганда аңа институт ишеклəре ябык иде. Керде, түзем генə укыды, диплом алды, шəһəрдə калмады, Язкилде фельдшерлык пунктына мөдир булып кайтты. Асылда ул бары тик Җəмил өчен генə кайтты авылга! Бары аның өчен генə! «Шəһəр, тормышым шəһəрдə генə!» дигəн хыялыннан баш тартканы да, баш тартырга җыенганы да юк иде аның. Бер юл мөмкин түгел икəн, алга узар өчен икенчесен – тагын да ышанычлысын сайлады Вəзилə. Аныңча, беренче разрядлы спортсмен, республика күлəмендəге чаңгы ярышларында призлы урыннар алган Җəмил армиядəн авылга кайтып та тормастан шəһəрдə, күренекле бер урында төплəнеп калачак иде. Вəзилə бик тиз генə язылыша да Җəмил янына, җылы кочакка гомерлеккə күчеп китə! Менə ничек татлы иде кызның хыяллары! Нишлисең, үз акылларыңны биреп булмый, Җəмил авылга кайтты һəм Түбəн авыл урта мəктəбендə физкультура укыта башлады. Казан педагогия институтына читтəн торып укырга керде. Аны биш куллап алдылар. Укуы ярап та торсын ди, тырышсын, дипломсыз килеш ир кеше кая бара ала хəзерге заманда? Җəмиленең укырга керүен дə хуплады Вəзилə, өзелеп-өзелеп егетнең авызыннан «шəһəр!» дигəн сүз чыгуын көтə башлады. Талантлы һəм перспективалы спортсменның Язкилдедə күгəреп ятырга калуына һич тə ышанасы килмəде аның! Əмма Җəмил ике сүзнең берендə «авыл», диде. «Авыл спорты, – диде. – Авылны сакларга кирəк, авылның килəчəген яшьлəр белəн ныгытырга кирəк. Спорт – яшьлəрне авылда калдыруның иң мөһим бер факторы, – диде. – Ни өчен Голландия, Бельгия кебек бəлəкəй генə иллəрдəн менə дигəн югары класслы футболчылар чыга да, ни өчен безнең татар малайлары футбол уйный алмаска тиеш? Футбол – культура үсешен билгели торган уен ул!» – дип өстəде. «Нигə? – диде шаккатып Вəзилə. – Синең үз тормышың, үз килəчəгең булмасмыни?» «Килəчəгем дə, тормышым да авыл белəн бəйлəнгəн!» – диде Җəмил, көлемсерəп. Элегрəк булса Вəзилə берсүзсез җиңəр иде, авыз ачарга да ирек бирмəс иде егеткə, əгəр Сəләхетдиннекелəр белəн Мирфатыйхныкылар бергə тотынсалар, егетне ə дигəнче борып салырлар иде. Тормыш бик кинəт үзгəрде, тормыш күршелəр арасындагы мөнəсəбəтлəрне дə, ике күрше арасында еллар узып ныгыган дуслыкны да челпəрəмə китерде. Хəзер алар бер-берсенə йомышка бөтенлəй йөрмилəр. Бəрəңгене аерым утырталар, аерым алалар. Ике арадагы читəннең кемнеке икəнен онытып бетергəннəр иде, читəн тагын метр ярымга биегəйгəч кенə Сəлəхетдиннеке икəнлеге ислəренə төште. Сəлəхетдин ара капканы бөтенлəй ачылмаслык итеп биклəп куйды, хəзер бер-берсенə керер өчен башта урамга чыгарга кирəк. (Дәвамы бар.)

414 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.