Перейти к содержимому
Максиметер

Бу сүз генə малайларны кыюландырмады, алар да көлештелəр, тик якынаерга базмадылар.

Бу сүз генə малайларны кыюландырмады, алар да көлештелəр, тик якынаерга базмадылар. — Əнилəре эзлəп чыгып, ярып алып кайтыр əле менə, – дип, ахирəтен куəтлəде Гөлмəрьям. — Ярырлар менə! – Ике үсмер тып та тып басып алар янына чабып килде, ай нурында күзлəрен елтыратышып байтак тик карашып тордылар... Ике егет гел бергə, ике дус кыз да бергə йөрилəр... Беренче мəхəббəт хатын да алар икесе исеменнəн берьюлы ике егеткə атап яздылар. «Без сезне сөябез!» – дип, хат ахырында чуклы чəчəклəр арасына җырлар өстəделəр. «Без сезне сөябез!» «Без дə!» – диделəр малайлар һəм ахирəт кызлар белəн очрашырга җай гына эзлəп йөри башладылар. Кулъяулыкларны бергə чикте кызлар, егетлəренə дигəн ак пирчəткəлəрне бергə бəйлəделəр, киндерне алмаш-тилмəш бер станда суктылар, бергə тукмадылар. Кияүгə дигəн бирнəлəре дə бертөсле иде аларның, туй бүлəклəре дə. Туйны да икесе дə бер җəйдə, атна аша гына уздырдылар, башта Гөлбикəнекен, аннан Гөлмəрьямнекен. Икесенең бер очка, күрше киленнəр булып төшүлəренə чиксез куандылар. «Бергə гомергə!» дип җырлар җырладылар. А-а, беренче тапкыр су юлын үтүлəр!... Беренче мунчалар, йокысыз төннəр, татлы таңнар... Сөйлəшергə уңайсызланганда ярты ымнан, күз карашыннан, кул хəрəкəтеннəн бер-берсен аңлый иде яшь киленнəр, бөтен Югары очны, Олы су буйларын яңгыратып рəхəтлəнеп көлешə торганнар иде. «Киленнəр төште, очыбызга ямь керде!» – дип куанып, Ходайга рəхмəт укыдылар Сəлəхетдин белəн Мирфатыйхның əтилəре. Тамак туйгач кына кашыкның нинди икəнен карыйсың... Ике гаилə арасындагы мөнəсəбəтлəрнең ничек һəм кайчан чатнавы турында мин алданрак сөйлəп узган идем инде. Ирлəр арасындагы дошманлык бер төсле булса, хатын-кыз арасында туган дошманлык меңгə төрлəнə, миллионга тармаклана. Кыскасы, кайчандыр, моннан байтак еллар элек ахирəт дуслар булып йөрешкəн ике хатын арасына бүген якын барырлык түгел! Элек ак алъяпкыч ябынып, чəчлəрен талир тəңкəлəр белəн бизəп, йөгерə-йөгерə Олы судан кайтып килгəн кыйгач кашлы, нəзек билле Гөлбикə белəн хəзер машинада күпереп, ачуыннан кабарынып утырган юантык хатын арасында җир белəн күк аермасы бар инде! Əрекмəн күлəгəсендə ачы, зəһəр исле тирен сөртеп, аяк очындагы келəмнəн май баскан күзен алалмыйча утырган җиңгəчəйне дə элеккеге Гөлмəрьям дип əйтү мөмкин түгел иде. Икенче хатыннар иде инде болар, «шайтан токымнары» иде... Шулай итеп ярыш башланды! Зəй – Сарман юлы такыр, чия төсендəге «Москвич-412» белəн сары лимон кабыклы «Жигули» берьюлы диярлек алга ыргылдылар. Авызы чалышайган, теше ыржайган Хəйдəрен күреп, Гөлбикə ап-ак булды, үзенең хəвефле эшкə тарыганын тирəннəн үк аңлап алды, кан качкан иреннəре белəн «лəхəүлəсен» укыды. Хəйдəрне туктату турында уйларга да, өметлəнергə дə ярамый иде. Машиналар юлны иңлəп бертигез дəрəҗəдə шактый ара уздылар. Аннары тигезлек югалды, əле берсе, əле икенчесе улап-ярсып алга чыкты. Моторлар тыелгысыз гүлəде, тəгəрмəч шиннары əллə нинди авазлар чыгарып чинадылар, як-якка вак чуерташлар сибелде, сыек тузан күккə күтəрелде. Спидометр уклары туктаусыз уйнап, сикереп торды. «Узам!» – диде тешлəрен кыскан Мидхəт. «Уздырмыйм!» – дип пышылдады яңак сөяклəрен сынар дəрəҗəгə китереп кыскан Хəйдəр. Машиналар бер-берсенə тия язып калалар, ике арада зəңгəрсу очкыннар сибелə. Инде урта юлга ерак та калмады. Хəзер озын гына үр төшəсе... Хəйдəр Мирфатыйх тинтəген шунда калдырырга тиеш. Икесе дə салмыш, икесе дə ачулы, икесенең дə күзе тонган, алар юл читендəге «юл төзəтү эшлəре бара!» дигəн язуны да, чекерəеп торган тамганы да күрмəделəр. Очып диярлек барган шəпкə ике машина икесе дə казылган җиргə борыннары белəн барып төртелделəр. (Дәвамы бар.)

185 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.