Перейти к содержимому
Максиметер

шактый оста карчыкларының берсе булган Миңлеҗамал карендəшен дə чакырып китергəн иде, й...

шактый оста карчыкларының берсе булган Миңлеҗамал карендəшен дə чакырып китергəн иде, йокысыз төн үткəреп, тынгысыз таңны чак-чак уздырган ике карчык кунакларны баскыч төбенə чыгып, кулларын кушырып баш орып каршы алдылар. Ишегалдына кереп, болдыр турына килеп туктаганчы Гөлбикə машинадан төшмəде, уклау йоткан сыман туп-туры утырып барды. Ниһаять, төштелəр, күрештелəр. – Менə, əни, киленең Гөлсабира шушы була инде, – диде Хəйдəр, капка ябып арттарак калган кызга борылып. Тездəн шактый түбəн итəкле, эре чəчəкле ачык күлмəк кигəн, эре сипкелле битле, җирəн чəчлəрен кистереп бөдрəлəткəн урта буйлы кызга карап, Гөлбикə мең уй уйларга өлгерде: «Усал түгелме? Мине санлап торырмы? И Ходаем, ирне ир итəрме? Мал кадерен белерме?» Əмма күңелендə болардан да өстен бер генə уй иде: «Аз гына арыграк икəн, каһəр суккыры!» Кодагыйга карап нибарысы бер уйлады: «Симергəн нəлəт! Кул арасындагы йорт эшлəрен дə кызына тапшырып, түрдə тик утыра икəн бу тəмле тамак!» Кодагыйларның бер-берсенең җете күзлəре астында ничек аяк атлауларын, ничек бусага аша чыгуларын, ничек сүз катуларын, өйгə кергəч ничек сынашуларын, дога кылуларын бəйнə-бəйнə сөйлəп, хəзерге заман татар карчыкларының бик күп серлəрен ачып булыр иде, лəкин безнең максат ул түгел бүгенгə, Гөлбикə белəн аның кодагые Миңлесорур безнең əсəрдə төп урынны тотмыйлар, шуның өчен Байголда чакта сүзне кыскартыйк əле без! Ə кыскасы шул: кодагыйлар бер-берсен ошаттылар, ошатмасалар, бергə кара-каршы утырып ике самоварны екканчы чəй эчə алмаслар иде! Гайбəтче Миңлеҗамал карчык та Гөлбикəне яратты (Гөлбикə хəйлəкəр, керүгə үк күчтəнəчлəрне аңа тоттырды!) Хəйдəр кияү дə ошады аңа. Сүзе-өне юк, өстəл почмагына мыштым гына килеп утырды, əңгəмəгə кысылмады, берəр сүз кушсалар, көлеп-елмаеп ике-өч сүз белəн генə җавап кайтарды. Гөлсабира, кодагыйларның килешеп китүен күреп, кая басканын да белмəде. «Сине җиңəм мин!» – дип уйлады ул, каенанасына карап. «Ə сине бөтереп кенə алам!» – дип уйлады киявенə карамаска тырышып. Аракы эчми, тəмəке тартмый торган кияү – кыз аналарының хыялы! «Тартмыйм!» – диде Хəйдəр һəм Гөлбикəгə карап күз кысты. Тарта иде. Тəмəкене убыр урынына ашый иде. «Əллə берəр генə чəркə тотасыңмы, кияү! Бик бəлəкəйне генə?» – диде Миңлесорур егетне сынар өчен. «Эчкəнем юк!» – диде Хəйдəр, əллə ышанмасларын белеп, өстəп куйды: «Мин рульдə бит, əби!» Ул сыйдан катгый баш тартты. Чынлыкта исə руль-мазар дип тормый, телəсə кайчан эчə ала, күп тə эчə, иртəннəн чөмерə башлаган көннəре бар, алай исерми, эчкəн килеш тə машина йөртə алуы белəн мактанырга гына яратмый иде. Гөлсабираны бер генə нəрсə шиклəндерде: Хəйдəрлəрнең семьясы ишле иде. Ул җəһəттəн дə егет аны бик тиз, аз сүз белəн тынычландырды: «Бүлмəлəр җитəрлек! Ян өй безнеке. Сеңеллəр китə. Энекəшлəрне əйтсəң, алда күз күрер. Аларны да озатырбыз». Гөлбикə юл буе улына тукып килде: «Əллə нилəр вəгъдə итмə, чамалап сүлəш. Баргач, эчə күрмə, аракы ялаган тел – дошманга ялланган тел булыр. Сатар үзеңне! Эчкең килсə, бер яртыны алдым, кайтыр юлга чыккач чөмерерсең. Бездəн сер алып калмасыннар, без аларныкын алып китик!» Кыз карау уртак фикер, уртак теллəр белəн тəмамланды: туйны Сабан туе тирəсенə, июнь ахырынарак билгелəделəр. «Кызымны ерак җиргə җибəрергə бер дə уйламаган идем бит!» – дип шыңшый башлаган Миңлесорурны ахирəте Миңлеҗамал кече якка чакырып себеркесез генə чабып чыгарды: «Тинтəк! Төшкəн җирендə таш булсын дип телəк телə! Ахмак!» – дип, Гөлсабираның яшенə ым кагып алды. Аш-су остасының чышын, пышын бу якта да ишеттелəр, əмма куллар сугылган, вəгъдəлəр бирелгəн иде, аны-моны күпертеп тормадылар. Карчыклар мыштырдашкан арада Хəйдəр Гөлсабираны чолан ишегенə терəп коймак исе килеп торган калын иреннəрен үбеп алды. Кодагыйлар елашып калдылар. Хəйдəр бик əдəпле кыланып кəлəшенə кул бирде, кыз ике куллап аның белəгенə сарылды: «Килеп йөр, Хəйдəр, берүк онытып бетермə. Саргайтырсың инде!» – дип инəлде. (Дәвамы бар.)

322 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.