Перейти к содержимому
Максиметер

куйды. Машинасыннан төште һəм кулын изəп Мидхəтне үз янына өндəде.

куйды. Машинасыннан төште һəм кулын изəп Мидхəтне үз янына өндəде. — Хəзер сынашабыз, – диде ул, юлга карап. – Аулак. Юлны əйтəм, машиналар күренми. — Кирəкми, күрше, – диде Мидхəт, бəхəсне йомшартырга телəп. – Син салган. — Салса ни? Син салмаганмы? Күршесенең оятсызлыгына Мидхəтнең дə ачуы чыкты. — Салсам да, буема сеңдерəм, синең шикелле тилереп йөрмим, – диде ул, дорфаланып. — Шыр җибəрдеңме? — Юк, курыкмыйм. Куышмыйча да бик яхшы белəм... — Белəсең əбиеңнең келəсен! — Куып җитə алмыйсың?! — Узып та китəм! Мидхəт аракыны əле генə эчеп чыккан иде. Хəйдəр тирлəгəн кайнар кулы белəн аның иңбашына ябышкач, аның ачуы артты, ул күршесенең кулын иң хəрəкəте белəн бəреп төшерде. — Бəйлəнмə, егет! — Бирелəсеңме? Аракы парлары Мидхəтнең кан тамырларына йөгерде. — Ну что ж, – диде ул, – тик əниеңне төшереп калдыр. — Калдырмыйм. – Хəйдəргə хəзер ни əйтсəлəр дə, каршы төшəргə əзер иде ул. — Что ж, – дип кабатлады Мидхəт. Бераз кəгеп алса, кызлар янында һəм базарда ул гел русча сөйлəшə башлый. – Пеняй на себя! Хəйдəр юлга аркылы куйган машинасына таба атлады. — Əни, – диде Мидхəт, ишеккə иелеп. – Син төшеп мине шушындарак көтеп тор. Бу йолкыш əтəчне акылга утыртыйм инде. Узам да, хəзер үк сине алырга борылып килəм. Гөлмəрьям улы сүзенə буйсынып, келəмен кочаклап, машинадан төште дə дəү əрекмəн төбенə барып утырды. — Хəйдəр дə əнисенə шыпырт кына эндəште: — Əллə син дə төшеп торасыңмы? — Юк, – диде кабарынып Гөлбикə. – Шул карачкының келəм кочаклап утырганын карап торыйммы, Хода-бəндəм. Син узарсың! Ишетмəсəң ишет, я Хода. Гөлмəрьям күршесе «карачкы»! Сез ишеттегезме, хөрмəтле укучым? Бу хурлык тамгасы, яман сүз мине тагын үткəн гомергə кайтарды, уллары Мидхəт һəм Хəйдəр белəн мавыгып, без аларның газиз əнкəлəре Гөлмəрьям белəн Гөлбикəне бөтенлəй онытып бетергəнбез! Ярамый, һич тə ярамый! Шашкын куышу башланганчы, аз булса да аналарның күңел пəрдəсен күтəреп карыйк. Бүген авыз тутырып əйтергə дə уңайсыз, əйтми калырга да ярамый, ышанасызмы-юкмы, заманында Гөлбикə белəн Гөлмəрьям ахирəт дуслар иде. Əйе, əйе җырларда мактала торган, теллəрдəн теллəргə күчеп йөри торган чын дуслар иде алар! Берсе Түбəн оч кызы, икенчесе Олы урамда туып үссə дə, сабый чактан ук гел бергə булдылар – курчаклы уйнадылар, тəтəй җыйдылар, бишташ чөйделəр, качышлы, əбəкле, арка кагышлы, пештиле уйнадылар – азмы матур уеннар бар иде атаклы Зəй ягының Язкилде авылында! Барын да уйнадылар Гөлмəрьям белəн Гөлбикə, аерылмас тату дуслар, ишегалларында, тар тыкрыкларда бəбкə-чебилəр белəн бергə аунап песи борчагы, акбаш ашадылар, ындыр артларына чыгып шепкəн удылар. Берсе агач сумка, икенчесе киндер букча асып беренче класска җитəклəшеп барып керделəр. Язларның берсендə, иң ягымлысында, Олы су ташып, тынып, ярларына кайткач, яр битлəренə сап-сары кимəшə башлары чəчелеп утырганда, сандугачлар кунган талларда бермəнчəклəр – тал песилəре – чəчəккə əйлəнгəндə, бəбəйтəкле матур күлмəклəрен киеп, беренче тапкыр су буена уенга бергə төштелəр. Югары очта ике дус, ике яшьти дус үсə иде. Беренчесе – Сəлəхетдин, икенчесе – Мирфатыйх. Шул язда, шушы җəйдə алар көлешə-көлешə янəшə кайткан ал алъяпкычлар ябынган, иңбашларын сикертеп атлаган Язкилде чибəрлəре Гөлбикə белəн Гөлмəрьям артыннан иярделəр. Əй кызык та иде ул чаклар! Кызлар кайта алдан чыкы-чыкы, Мирфатыйх белəн Сəләхетдин аларга якынаерга базмыйлар, бигүк артта да калмыйлар. Күк гөмбəзе чамасыз биек, йортлар-агачлар саф көмештəн коелган, аяк асты йомшак чыклы чирəм, урам-тыкрыкларга хуш ислəр кереп тулган. Ямьле Олы су буенда һаман уен бара, бишле биилəр, җырлыйлар, «Кыз алыш» уйныйлар. Анда олыраклар, парлылар калды. Гөлбикə белəн Гөлмəрьямнең дə адымнары җиңел, сулышлары иркен, йөрəклəр беренче тапкыр дөп-дөп тибə, күңел кытыклана, гел көлəсе килеп тора. Чөнки алар артыннан үсмер егетлəр килə! Икəүлəшеп абына-сөртенə юрттыралар! Борылалар да чыкы-чыкы килəлəр кызлар. Борылалар да чыркылдап көлеп җибəрəлəр. Гөлбикə кыюрак: — Əй, малайлар, бозавыгыз кайтмадымы əллə? – дип эндəшеп алды.

123 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.