Перейти к содержимому
Максиметер

Әтәч менгән читәнгә (повесть)

Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 12. Егет белəн кызны Хəйдəр бригадасында ике ел рəттəн эшлəгəн студент таныштырган иде. Алар Хəйдəргə кадəр үк Байголда эшлəгəндə Гөлсабираларда квартирда торганнар икəн. «Алтын кыз», – диде студент. «Алтын» сүзе Хəйдəрнең колагын иркəлəгəн иде. Бүген менə кəлəше егеткə бер дə ошамады. Авызын ныграк ерганда гына җемелдəп китə торган алтын тешлəре дə ошамады, кояш яктысында кызыл кан булып күренгəн алкалары да, алтын суы йөгерткəн чəчлəр дə ошамады. Күз карашыннан ук кəлəшнең туймас җан икəнлеген тоеп утырды егет. Иң нык ошаганы өр-яңа, нибарысы өч йөз җитмеш километр узган «Жигули» булды. Бусы чын мал инде! Һəм Хəйдəр аның бердəнбер хуҗасы булачак. Үлчəү табасына салганда «Жигули» ягы баса иде. Саубуллашып чыгып киткəч, кул болгап калган Гөлсабира белəн чын күз яшьлəрен чыгарган ана күздəн гаип булгач, Хəйдəр җиңел сулады, авылны чыкканчы алар бер сүз дə алышмадылар. Гөлбикə апа бик авыр көрəшлəрдə җиңеп чыккан батыр кыяфəтен саклап, кулларын тезе өстенə салып, тəрəзəдəн иген кырларын, бəрəңге басуларын күзəтеп бара иде. — Машиналары əйбəтме? – дип белеште һəм улы җавап бирмəгəч, – болай бик матур күренə икəн, – дип, фикерен ныгытып алды. Əнисе белəн бер уйда барулары Хəйдəргə ошамады. Ул җəһəт кенə борылды да чия төсле «Москвич»ны юл читендəге куаклыкка алып кереп туктатты. — Ай Аллакай гынам, ник кердең? – диде Гөлбикə апа, як-ягына каранып. — Чишмəсе бар, – диде Хəйдəр, янындагы сумкадан стакан чыгарып. Гөлбикə апа артыгын сорашып тормады, улының кул хəрəкəтлəреннəн, җитдилегеннəн ул барын да аңлады. Ана кеше бер нəрсəне генə белми калды: əйткəнебезчə, булачак килен Хəйдəргə бер дə ошамады, һəм хəзер, барган саен, ара ерагайган саен ныграк ошамый иде. Юк гаеплəр табарга да əзер иде Хəйдəрнең ачулы җаны. Мондый чакта күңелен аракы белəн генə юата торган, тынгысыз җанын исереп кенə юмаларга күнеккəн Хəйдəргə бераз тамак төбе чылатып алырга кирəк иде. Ул, əдəп саклап, бер чакта да əти-əнисе янында эчми иде, бүген дə шулай итте, анасына карамыйча гына шешəне алды, ипи сыныгы белəн каклаган каз кисəген бармак арасына кыстырды һəм шактый читкə китеп, каен күлəгəсенə сузылып ятты. Гөлбикə апа да моменттан файдаланды, чишмəне эзлəп тапты, учы-учы белəн алып, салкын суны кайнарланган киң битенə сипте. Байтак югалып торды Хəйдəр, машина янына килгəндə кулында буш шешə һəм таплы стаканнан башка бер əйбер дə юк иде. — Кузгалыйк əйдə, – диде ашыктырмыйча гына Гөлбикə апа. — Мондый чакта улына сүз кушарга ярамаганны белə ул, белə! — Хəзер, хəзер, – диде Хəйдəр, юл ягына күзен тондырып карап. Менə аның кашлары җыерылып күтəрелде, маңгаена ермач-ермач эзлəр сибелде, аскы ирене өскесе астына кереп качты, сулышы ешайды, борын яфраклары алланды. Ул кулындагы буш шешəне агач төбенə китереп сылады, учын тезенə ышкып алды һəм ишеккə ташланды. — Утыр тизрəк! – дип кычкырды ул коры тавыш белəн. — Ай Аллам, ни булды тагын? — Утыр, дилəр сиңа! – диде, кай арада кереп өлгереп, машинасын кабызырга маташкан Хəйдəр. Син ашыкканда буламыни, кабынмый гына машина, бер басты стартерга Хəйдəр, ике, газны көчəйтеп карады, ниһаять, кабынды, мотор күндəм генə эшли башлауга, Хəйдəр бар көченə педальгə басты, «Москвич» ургылып алга ашыкты. Ул арада аларның борын төбеннəн генə өлгергəн лимон төсендəге сап-сары «Жигули» узып китте, рульдə Мидхəт, арткы урында киерелеп, алагаем зур, калын келəм кочаклап Гөлмəрьям утыра иде. Гөлмəрьям Хəйдəрнең машинасын күрмəде, машинаны да, кашы илəмсез җыерылган Хəйдəрне дə Мидхəт кенə абайлады, абайлагач та тизлеген арттырды. Хəйдəр исə Мидхəт машинасы артыннан ук килə торган аллы-артлы «КамАЗ»ларга юл бирергə мəҗбүр булды, шактый көтəргə туры килде. Ул асфальтка, олы юлга чыкканда сары лимон хəтсез еракка тəгəрəгəн иде инде.

540 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.