— Минем трактор шəбрəк, – дип ирəйде кинəт Хəйдəр. Кичə сыра кушып эчелгəн аракыдан аны...
— Минем трактор шəбрəк, – дип ирəйде кинəт Хəйдəр. Кичə сыра кушып эчелгəн аракыдан аның ми тамырлары котырып сызлый иде. – Син арттан сөйрəлеп йөрмəсəң, мин кишəрлекне тизрəк үтəр идем. — Мактанчык! – диде Мидхəт, җиргə төкереп. — Əллə ышанмыйсыңмы? — Трактор трактор инде! – диде исе китмичə генə Мидхəт. Аның бер дə юкка сүз көрəштерəсе килми иде. — Минеке көчлерəк! – диде Хəйдəр, һаман кабарынып. Егетнең баш чатный, күз алдында аллы-кызыллы түгəрəклəр иде. – Əйдə, ышанмасаң сынап карыйбыз. Җиңə алсаң, сиңа бер ящик аракы! «Сынап карыйбыз» дигəндə Мидхəт куркып калыр дип көткəн иде Хəйдəр, əмма ике гаилə, ике егет арасында барган сүзсез көнчелек, каршылык, көрəш – бер-берсен яратмау, күремсезлек, гаделсезлек белəн телəсə нинди бəхəсне хəл итəргə əзер булу үзенекен итте – алар кул сугыштылар, тракторларны сабаннардан аердылар һəм ике ДТ-75, ике гайрəтле гыйфрит бер-берсенə каршы таранга китте. Бер килеп бəрелештелəр тракторлар, моторлар өзмəс үкерде, металл ышкылган тавыш колакларны ярды. Чигенеп тагын берсенə каршы икенчесе китте, күзлəрен кан баскан егетлəр бер-берсен изеп, таптап китəргə əзер иделəр. Техникум яңа ике тракторын югалтты. Техникум ике егетен югалтты. Хəйдəр белəн Мидхəткə «боксер, кушаматы тактылар һəм судка бирделəр. Егетлəрнең армия сафларына китəр чаклары җиткəн иде, шул гына аларны аяп алып калды, ата-аналарына шактый штраф түлəттелəр дə егетлəрне шыпырт кына озаттылар... «Штраф түлəргə» дигəн язу кайткач, Сəлəхетдин Хəйдəрне үз янына чакырып кертте дə: — Җиңдеңме ичмасам шул сөмсез Мирфатыйх малаен? – дип сорады. — Җиңдем, – диде үкчəсе белəн идəн тырнап Хəйдəр. — Алайса, ярый. Түлəсəк тə түлəрбез шул, – диде Сəлəхетдин, акча янчыгын селкеп. Мирфатыйх та Мидхəттəн допрос алды: — Шул Сəлəхетдин тилесенə җиңдермəгəнсең лə? – дип сорады. — Җиңдермəдем, – диде Мидхəт, муенын кашып, күккə карап. — Ярый алайса, түлəрбез инде, – диде Мирфатыйх, хатыныннан акча янчыгын тартып алып. Егетлəрне армиягə бер айда алдылар. «Бер частька генə элəкмəсəк ярар иде!» – дип телəде Хəйдəр. «Бергə җибəрмəүлəрен сорармын!» – дип уйлады Мидхəт. Телəклəре кабул булды, егетлəрнең берсен көнчыгышка, икенчесен көнбатышка озаттылар. Егетлəр икесе бер елда, аллы-артлы диярлек, армия хезмəтеннəн кайттылар. «Машина алып бирсəң, авылда калам», – диде Хəйдəр əтисенə. «Авылда калсаң, машина алып бирəм», – диде Мирфатыйх Мидхəткə. Сəлəхетдиннəр йортына тиз арада чия төсле «Москвич-412» кайтты. Мирфатыйхныкылар лимон төсле «Жигули»не абзарларына алып кайтып яптылар да, ел дигəндə таш идəнле, бетон түбəле, тимер ишекле, алты йозаклы гараж җиткереп тə куйдылар. «Карак түгел, җил дə үтмəс алар салган гаражларга!» Шулай итеп егетлəр авылда калды. Башта икесе дə тракторда эшлəделəр. «Берүк икесен ике басуга куегыз, югыйсə, бетте баш!» – диде Сəлəхетдин. «Бəладəн башаяк», – диде Мирфатыйх, акча янчыгын хатынына сузып. Ике дисəм аз, өч җəй дисəм күп булыр, тракторда эшлəгəн егетлəр ялынып-ялварып башка эшкə күчтелəр. «Эссе! Башыма ут каба... Тазалыкка туймыйм!» – диде үгез кебек Мидхəт. «Акчасы аз төшə, өйлəнəсе бар!» – диде Хəйдəр. Мидхəт механизатор булып терлекчелеккə күчте. Хəйдəр чия төсле машинасына утырып чыгып югалды. Бер атна күренмəде, ике атна кайтмады, төгəл утыз биш көн югалып торды Сəлəхетдин Хəйдəре. «Эчеп йөридер əле ул боксер», – диештелəр кешелəр. «Караклашып йөридер, шайтан!» – диючелəр дə булды. Сəлəхетдиннекелəр дəшмəделəр. Мирфатыйхлар йортыннан күңелле җыр яңгырады: Бар, зимагур, кайт илеңə, Кайтсаң иген игəрсең, Чабатаңны сука итеп Бутылкаңны җигəрсең. Сəлəхетдин тумасы – җете соры күзле, юка ирене һəрчак кысылган Хəйдəр йодрыкларын йомарлап юкка гына йөрми иде читтə. Ул авылдан авылга, колхоздан колхозга, совхозга, əрмəннəн грузинга, бригадирларга, əртиллəргə юкка гына кагылып, эшлəренə кысылып, төпченеп йөрмəде: колхозларда договор белəн танышты, белеште, законнарны өйрəнде, документ үрнəклəрен күчереп алды. Кирəк икəн
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги